30 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы яңартылган мәйданда тантаналы төстә иҗади интеллигенция әһелләренә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды.
Тантанада РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов,ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Быел ТР Президенты Указы нигезендә Г. Тукай исемендәге бөек премиягә өч лауреат лаек дип табылган. Язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев "Иске сәгать дөрес йөри" прозаик әсәрләр җыентыгы һәм "Ядькәр" җырлар китабы өчен, композитор Рәшит Кәлимуллин соңгы елларда симфоник иҗаты, шул исәптән, кыллы уен кораллары өчен "Тукай көйләре" симфониясе, "Казан турындагы риваять" концерт-поэмасы һәм "Урман авазлары" симфоник әсәре өчен, Рада Нигъмәтуллина, Изабелла Рогожина һәм Марина Нигъмәтуллина составындагы авторлык төркеме "Тукайга мәхәббәт белән" исемле скульптура эшләре сериясе өчен дәрәҗәле премия белән бүләкләнде.
Минтимер Шәймиев лауреатларны бүләкләү белән бәйле күңелле мизгелләргә керешкәнче, иң элек, казанлыларны үзе исеменнән, Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән, Республика һәм Шәһәр көне белән тәбрикләде. "Социаль-сәяси тормыш өлкәсендә башкарылучы гамәлләр үзен аклый. Республика чәчәк атуын дәвам итә", - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы Татарстан халкына.
Лауреатларны бүләкләү тантанасында Минтимер Шәймиев премия хуҗаларының һәммәсе турында да җылы сүзләрен җиткерде. Бүләкләнгән шәхесләрнең барысы исеменнән республика җитәкчесенә һәм Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп, Разил Вәлиев җавап сүзен әйтте. "Республиканың әдәбият һәм сәнгать әһелләре өчен бирелә торган Тукай бүләгенең Республика көнендә - 30 нчы августта бирелүе символик мәгънәгә ия. Үз республикасы, дәүләте булмаган халыкның мәдәнияте дә, теле дә булмас иде. Тукай премиясен мәшһүр шагыйрьнең бөеклеге белән чагыштырып карарга кирәк. Тукай ул - кул җитмәслек биеклектә. Бу биеклекне яулар өчен, безгә барыбызга да бик күп маңгай тирен түгәргә кирәк әле", - дип, Разил Вәлиев Минтимер Шәймиевкә, республика җитәкчелегенә һәм лауреатларның хезмәтләренә тиешле бәясен биргән халыкка рәхмәтен ирештерде.
РФ Хисап палатасы рәисе, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин, Россиянең иң күркәм шәһәрләренең берсе булып саналган Казан халкын һәм республика җәмәгатьчелеген олы бәйрәм белән котлады. "Елдан-ел республиканың эре шәһәрләре - Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм башка шәһәрләрнең гүзәлләнә һәм камилләшә баруын күрәбез", - диде ул. "Тукай премиясенең гамәлдә булуы искиткеч. 27 яшендә дөнья куюына карамастан, әлеге шагыйрь ярдәмендә Лермонтов, Пушкин, Крылов әсәрләре татар телендә дөньяга танытылган. Татарстан - мәдәнияткә, әдәбиятка һәм сәнгатькә гашыйк республика", - дип белдерде Сергей Степашин.
Илсур Метшин шулай ук башкала халкын һәм кунакларын бәйрәм белән тәбрикләп, Камал театры каршындагы мәйданда фонтан бакчасы ачылуын игълан итте. Дәрәҗәле кунаклар мәйдан тирәли әйләнеп, фонтан белән хозурланды.