30 августта чал тарихлы башкалабызның бу символының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы рәисе Олег Морозов, РФ Хисап палаты рәисе Сергей Степашин, "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Владимир Якунин, Транспорт министры урынбасары Евгений Москвичев һ.б. катнашты.
Казансу елгасының ике як ярында урнашкан микрорайоннарны тоташтыручы бу күперне төзү эшләре 2004 елда башланып киткән иде. "Миллениум"ны генераль проектлау эшләре белән "Казгражданпроект" институты" ААҖ, ә вантлы күперне проектлау белән Мәскәүнең "Гипротрансмост" институты шөгыльләнде. Төзелешнең генераль подрядчысы - "НУР-1" ҖЧҖ төзелеш фирмасы. Ул күпергә керү юллары төзелеше белән шөгыльләнде. Шулай ук подрядчы буларак катнашкан Саратовның "Волгамост" җәмгыятенең "3 нче Мостотряд" предприятиесе күпернең терәкләрен урнаштыру, күпер аралыкларын монтажлау, йөрү полосасын сафка бастыру белән шөгыльләнде. Күпер төзелеше федераль һәм республика казналарыннан финансланып, проектлау чыгымнарын да кертеп, бу максатларга 3 млрд. сумнан артык акча тотылган.
"Миллениум" күперенең беренче чираты моннан 2 ел элек, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә файдалануга тапшырылган иде. Икенче чиратны төзү эшләре 2006 елда башланды. Гомумән алганда, Казандагы иң биек һәм иң зур күпер саналган "Миллениум" һәрберсе бер яклы хәрәкәт өчен генә җайлашкан ике мөстәкыйль күперне берләштерергә тиеш дип уйланылган. Бүген ачылган икенче чираты аңа шушы үзенчәлегеннән тулысынча файдалану мөмкинлеге бирә. Бу ике корылманы бер конструкциягә 42 метрлы биеклектәге һәм 17 метр киңлектәге "М" хәрефе формасындагы пилон берләштерә. Ул меңьеллык символы буларак бу катлаулы корылманы бизәкләү символы гына түгел, ә күпернең төп детале дә. Аңа ике күперне тоташтыра торган аралыкны тотып торучы вантлар беркетелгән. "Миллениум" күперенең озынлыгы 831 м булса, аңа керә торган юлларны да исәпкә алып, ул 1524 м га җитә. Күпер 20 мең тонна авырлыктагы тимер-бетон эшләнмәдән, 10 мең ярым тонна авырлыктагы металл конструкциядән тора.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, бу күпернең тулысынча ачылышын Казан халкы да, автомобильчеләр дә зарыгып көткән. "Миллениум" күпере бүген башкалада төзелүче Кече Казан боҗрасының бер өлеше. Ул шәһәр үзәген транспорт бөкеләреннән азат итү өчен хезмәт итәргә тиеш. Моның шулай булачагына шик юк: һәр ягы 3 полосадан торган яңа күпер тәүлегенә 20 меңнән артык автомобильне уздырырга сәләтле. Казан мэры бу объектка зур өлешләрен керткән Татарстан Президенты, Хөкүмәте, төзүчеләр исеменә миллионлы Казан халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүген автомобиль хәрәкәте өчен тулысынча ачылган күпердән беренче булып аны сафка бастыруга зур көч куйган фидакарь төзүчеләрне утырткан яңа "Нефаз", "МАЗ", "Higer" автобуслары узды. Автобуслардан эстафетаны ретроавтомобильләр - республиканың иске модель автомобильләр яратучылар клубы (Клуб-21) вәкилләре алды.
Күперне ачу тантанасында катнашкан РФ транспорт министры урынбасары Евгений Москвичев белдерүенчә, республика халкы мондый куанычлы вакыйгаларның алга таба да шаһитлары булачак. Аның сүзләренә караганда, якын перспективада Татарстан аша халыкара әһәмияттәге трасса сузу мөмкинлеге карала. Бу яңа транспорт коридоры Кытай белән Финляндияне тоташтыруга хезмәт итәчәк.