Минтимер Шәймиев Үзәк Стадионда футбол-җиңел атлетика манежын ачу тантанасында катнашты

2007 елның 29 августы, чәршәмбе

Татарстанда спорт үсешен күзаллап оештырылган чараларның берсе Үзәк стадионда футбол-җиңел атлетика манежы ачылышына багышланды. Әлеге тантананың мактаулы кунагы - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булды.

Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,"Рубин" футбол командасы президенты Александр Гусев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов, РФ Дәүләт Думасының Физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, "Рубин" футбол командасының баш тренеры Корбан Бердыев, спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре, республика һәм Россия данын дөнья күләмендә таныткан танылган спортчылар катнашты.

Тантана җиңел атлетика һәм футбол спорт төрләрен алга сөргән сәхнәләштерелгән тамаша белән ачылды. Яшь спорт сөючеләр мәртәбәле кунакларга "Казан - спорт башкаласы", "Татарстан - рекорд күрсәткечләргә ирешкән республика" шигарьләре астында үз осталыкларын тәкъдим итте.

"Таң калдырырлык гаҗәеп мәһабәт спорт сараен күргәч, күңелләрдән шатлык ташый. Профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнергә әзер торучы балаларның сөенечләрен күреп куанабыз", - дип, Илсур Метшин футбол-җиңел атлетика манежын сафка бастыруда катнашкан барлык шәхесләргә һәммә казанлылар исеменнән тирән рәхмәтен җиткерде.

Котлау чыгышы белән Рөстәм Миңнеханов та мөрәҗәгать итте. "Әлеге объектны файдалануга тапшыру белән без профессиональ спорт әзерлегенең яхшыруы белән беррәттән, яшь футболчылар һәм җиңел атлетчыларның осталыгы камилләшүенә өмет тота алабыз", - ди Премьер. Ул әлеге спорт төрләре буенча дан казанган спортчылар - дөнья чемпионатлары һәм олимпиада призерлары - Денис Капустин, Гөлнара Сәмитова, Екатерина Волкова һәм башкаларны санап узды. "Сафка бастырылучы спорт корылмалары мәсьәләсендә быел Татарстанда үтә дә уңышлы ел булды. Буада бассейн комплексы, Алабугада Үзәк стадион, Әлмәттә теннис үзәге - болар барысы да быел файдалануга тапшырылган объектлар", - ди Рөстәм Миңнеханов. "Ышанам, спорт өлкәсендә тудырылучы яңа шартлар республикада массакүләм һәвәскәр һәм профессиональ спортны югары сыйфат дәрәҗәсенә күтәрергә ярдәм итәчәк", - дип тәмамлады Хөкүмәт Рәисе.

Корбан Бердыев исә, Татарстан Президентына, Казан футболчыларының премьер-лигага чыккан көнендә манеж төзелешен хуплаганы өчен рәхмәтен белдерде.

Ауропада бердәнбер саналган 400 метр озынлыктагы йөгерү юлы булган өсте ябулы манеж Казанда футбол, җиңел атлетика кебек олимпия спорт төрләрен тулы күләмдә үстерергә ярдәм итәчәк. Манеж җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасының төп тренерлык базасы урыны булып, җәйге спорт төрләре буенча ел әйләнә ярышлар үткәрергә, Россия, Ауропа, дөнья һәм олимпиада чемпионнары исемнәре өчен көрәшүче югары класслы спортчыларны дөнья мәйданына чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Манеж территориясендә спорт секцияләре һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эше оештырылачак.

1000 утыру урынына исәпләнгән манеж 178 гә 92 метр мәйданга һәм 24 метр озынлыкка ия. Аның составына 105 кә 68 метр мәйданда уен кыры, 400 әр метр озынлыктагы - 4 һәм100 әр метрлык 6 йөгерү юлы, озынлыкка, шест белән биеклеккә сикерү буенча секторлар, ядрә ыргыту кебек спорт төрләре өчен мәйданнар каралган. Манеж бинасы янына 122 урын сыйдырышлы чишенү бүлмәләре белән 2 административ-көнкүреш корпусы төзелгән. Заказчысы Казан мэриясе булган манежның генераль проектировщигы "Татинвестгражданпроект" унитар предприятиесе. Генераль подрядчы оешма - "Интехстрой - Р" ҖЧҖ. Объектның смета бәясен 445,8 миллион сум тәшкил итә. Финанслау бары тик бюджет чыганакларыннан - 434,7 миллион сум күләмендә башкарылган, шул исәптән, 212,2 миллион сумны РФ бюджеты, 58 миллион сумны ТР бюджеты күчергән булса, 164,5 миллион сум Казан бюджеты казнасыннан алынган. Төзелеш-монтаж эшләрен төгәлләү өчен тагын 11,1 миллион сум акча таләп ителә.

Тантана ахырында яңа манежның Татарстан спортчылары өчен киләчәктә башлангыч мәйдан булуын теләп, Минтимер Шәймиев манеж диварлары эчендә беренче тупка типте һәм Корбан Бердыев торган капкага беренче гол кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International