"CITOGIC-2007" конгрессында ягулык-энергетика комплексындагы югары технологияләр турында фикер алышына

2007 елның 5 сентябре, чәршәмбе

5 сентябрь көнне Казанның "Корстон" комплексында XVII "Газ, нефть сәнәгате, энергетика һәм югары элемтә технологияләре" "CITOGIC-2007" халыкара конгрессы эшли башлады. Тантаналы ачылышта һәм конгрессның пленар утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Ел саен уздырыла торган форум РФ Президенты һәм Россия Хөкүмәте ярдәмендә үтә һәм XXI гасырның эре илкүләм социаль юнәлешле нефть-газ һәм энергетика проектларын гамәлгә ашыруга багышлана. Быелгы конгресста, аерым алганда, сүз нефть белән бергә табыла торган газны утильләштерү һәм нефть-газ чыганакларын үзләштергәндә, сузылучанлык дәрәҗәсе югары булган нефтьне әзерләү, экологик яктан чиста технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү, озак вакытлы инвестицияләр җәлеп итү, икътисадның төп тармаклары өчен технологлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү турында бара. "CITOGIC-2007"не оештыручылар арасында - "Газпром" ААҖ, Татарстан Хөкүмәте, РФ Технологик фәннәр академиясе. Утырышны әлеге академиянең президенты Борис Никитин алып барды.

Конгрессның пленар өлешендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Владимир Путинның форумда катнашучыларга сәламләү телеграммасын укыды. Телеграммада, аерым алганда, конгрессның илдә уңай инвестиция климаты формалаштыруда сизелерлек роль уйнавы турында билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Фрадков, РФ Дәүдәт Думасы Рәисе Борис Грызлов һәм Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов сәламләү телеграммалары да укылды.

Минтимер Шәймиев форумда үз чыгышын Татарстанның икътисадны үстерүнең инновацияле юлына күчү мәсьәләләренә багышлады. Шуңа бәйле рәвештә, ул конгресс тарафыннан эшләнгән тәкъдимнәр безнең республикада да ихтыяҗ булыр дигән ышаныч белдерде. РФ Дәүләт думасының Экология комитеты рәисе идарә ителә торган рисклар принцибын гамәлгә ашыру нигезендә, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү темасына чыгыш ясады. РФ Федерация Советының Икътисади сәясәт, эшмәкәрлек һәм милек комитеты рәисе урынбасары Владимир Гусев үз чыгышын углеводородларны тирән эшкәртү нигезендә, 2015 елга кадәр вакытка химия һәм нефть химиясе сәнәгате үсеш стратегиясенә багышлады.

"Газпром" ААҖ идарә рәисе урынбасары Александр Ананеков газ тармагын үстерү перспективалары турында сөйләде. Аның чыгышын "Газпром" идарәсе әгъзасы, газны транспортировкалау, җир астында саклау һәм файдалану департаменты башлыгы Богдан Будзуляк тулыландырды, ул компаниянең экология сәясәте турында хәбәр итте.

"Татнефть" ААҖнең үзлелек дәрәҗәсе югары булган нефть чыганакларын эшкәртү торышы турында компаниянең баш геологы сөйләде. Болгариянең "Овергаз Инк" компаниясе департамент җитәкчесе Стела Благоева атмосферага парник газларын чыгаруны киметү буенча эшчәнлек турында сөйләп үтте.

Соңыннан Милли технологик премия тапшыру булды. Технология үсешенә зур өлеш керткән өчен "Татнефть", "Түбән Кама Нефтехим", "Таттрансгаз", "КАМАЗ" һәм "Космос-Нефть-Газ" һәм "Астраханьгазпром" ФПКның авторлар коллективы номинантлар булды.

Конгресс барышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" идарә рәисе урынбасары Александр Ананеков ТР Хөкүмәте һәм "Газпром" ААҖ арасында республиканы газлаштыруда хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйды.

5 сентябрь көне программасында - конгресс ачылышы һәм Милли технологик премиянең яңа лауреатлары хөрмәтенә ТР Президенты исеменнән тантаналы кабул итү. 6 сентябрь көнне форум эше фәнни-технологик сессияләр кысаларында түбәндәге темалар буенча үтәчәк: "Газ сәнәгатенең яңа югары технологияләре", "Нефть, нефть эшкәртү сәнәгате һәм энергетиканың яңа югары технологияләре", "Төзелеш элемтәләре һәм мәгълүмати технологияләр ассамблеясы" "Инвестицияләр, финанс-икътисади һәм ягулык-энергетика комплексы реаль секторының банк технологияләре, социаль технологияләр".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International