Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ауразия Үсеш банкы идарәсе Рәисе Игорь Финогенов җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте

2007 елның 3 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ауразия Үсеш банкы (АҮБ) идарәсе Рәисе Игорь Финогенов белән очрашты.

Мәгълүм булганча, Ауразия Үсеш банкы Казакъстан һәм Россия тарафыннан 2006 елның гыйнварында барлыкка килә. Әлеге банкны гамәлгә кую буенча Килешү РФ Президенты Владимир Путинның Астанага эш сәфәре кысаларында имзалана. Агымдагы елның язында килешү ике илнең парламентлары тарафыннан раслана. Банк илләрнең икътисадын ныгыту, үзара сәүдә һәм башка багланышлар үсешен тәэмин итү, шул исәптән, шәхси-дәүләт партнерлыгы формасында тотрыклы үсешкә уңай йогынты ясау максаты белән оештырыла.

Ауразия Үсеш банкының башлангыч капиталын 2008 елга 1,5 миллиард АКШ доллары тәшкил итәр, дип көтелә. Россия Федерациясе өлеше 1 миллиард доллар булса, Казакъстан өлеше 500 миллион доллардан гыйбарәт.

АҮБ Казанга визиты кысаларында бүген ТР Хөкүмәте һәм Ауразия Үсеш банкы арасында килешү имзалануы ниятләнә. Шулай ук АҮБ делегациясе Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен тәкъдир итүдә дә катнашачак. Биредә Ту-334 очкычын җитештерү программасы тәкъдим ителәчәк. Банк вәкиллеге ТР Сәнәгать һәм сәүдә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары һәм республиканың башка ведомстволары белән инвестиция проектлары буенча мәгълүмат алмашачак. Моннан тыш, АҮБ Татарстанда иң күләмле проектларның берсе - Менделеевски шәһәрендә "Аммоний" ААҖ яңа җитештерү комплексы төзелешендә дә үзенең инвестордаш булу мөмкинлеген карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International