6 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Казан" милли-мәдәният үзәгендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгын - ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министр Рафис Хәбибуллинны шәхси составка тәкъдим итте.
5-7 сентябрь көннәрендә Казанда РФ субъектларының янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторларының, "Сынау янгын лабораториясе" суд-эксперт учреждениеләре башлыкларының, "Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте" иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекләре рәисләренең Бөтенроссия уку-методик җыены уза. Рафис Хәбибуллинны тәкъдим итү вакыйгасы җыенның пленар утырышы алдыннан булды. Җыенда Россия Федерациясенең янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы Геннадий Кириллов, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе-Урал төбәге үзәге башлыгы - генерал-майор Валерий Власов һәм башкалар катнаша.
Минтимер Шәймиев җыенда катнашучыларны сәламләп, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда, коткаручыларның үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кешеләрне бәла-казалардан коткару хезмәтләренә югары бәя бирде. "Четерекле хәлләрдән чыгу өчен сездә ихтыяр көче, үз-үзегезгә ышану хисләре җитәрлек", - дип билгеләп узды Президент. Аның әйтүенчә, РФ Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу җитәкчелегендә илдә ышанычлы, чор вәзьгыятьләрен дөрес кабул итә белүче тугры команда оешты. Илбашы Татарстан коткаручыларының лаеклы хезмәтен дә югары бәяләде. Республика хезмәткәрләренең казанышларын ул элеккеге министр тырышлыгы белән бәйләп, бүгенге көндә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе-Урал төбәге үзәге башлыгы вазифаларын башкаручы - ТР ГО һәм ГТХ министрлыгының элеккеге җитәкчесен, генерал-майор Валерий Власовны, ТР алдындагы хезмәтләре өчен, Татарстан Дәүләт бүләге - "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде.
Минтимер Шәймиев Валерий Власовка рәхмәт сүзләрен җиткереп: "Минемчә, иң мөһиме, ул бу хезмәтендә яхшы атмосфера тудыруга иреште. Бу өлкә болай да гадиләрдән саналмый. Шуңа күрә шәхси составта сәламәт климат хөкем сөрергә тиеш", - дип белдерде. Республика җитәкчесе әлеге климатны шул хәлдә саклап калу мәсьәләсендә Рафис Хәбибуллинга якты өметләрен баглады. "Рафис Хәбибуллин - мәктәп баскычыннан ук үзен хокук саклау органнарына хезмәт итүгә багышлаган шәхес. Ул һәрвакыт дисциплинага мәхәббәт һәм җаваплылык тойды", - ди Минтимер Шәймиев. Президент яңа җитәкчегә нәкъ менә коллектив белән бергәләп, кулга-кул тотынышып, авыр хезмәтне җиңеләйтергә тырышырга кирәклеген киңәш итә. Ул министрлык хезмәткәрләренә профилактика юнәлешенә дә җитди игътибар юнәлтү зарурлыгына басым ясады. "Эш барышында үзеңне яхшы яктан танытып, үз сүзеңне әйтә белеп, тәҗрибәңне гамәлләрдә дәлилләп, җәмгыятьтә үзеңне ишеттерергә омтылырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләргә сирәгрәк юлыгу мәсьәләсендә без барыбыз да сезнең хезмәтегезгә битарлык күрсәтмичә, ярдәм итәргә тиешбез. Хезмәтегездә нечкәлекләр җитәрлек. Иң мөһиме, үзегездә, идарә итүегездә җитешсезлекләргә юл куелмасын", - дигән ихлас теләкләре белән мөрәҗәгать итте Президент Рафис Хәбибуллинга, сабырлык һәм түземлелелек теләде.
Рафис Хәбибуллин, үз чиратында, Минтимер Шәймиевкә, РФ Гадәтән тыш хәлләр министры Сергей Шойгуга, бу вазифага үзен ышанып билгеләгәннәре өчен тирән рәхмәтен җиткерде. "Миңа чын ир-ат һөнәре башкару бәхете елмайды. Әлеге хезмәттә иңне-иңгә куеп, кыю хезмәткәрләр генә эшли ала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга һәм Татарстан халкын төрле четерекле хәлләрдән яклап калырга әзер", - ди министр.
Валерий Власов исә, куелган хезмәтенә югары бәя бирелгәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен ирештерде. Шулай ук элек эшләгән коллективын тулы составта бүген тагын бер кат күрү мөмкинлеге тудырылганы уңаеннан да шатлыгын белдерде. Валерий Власов, үзе урынына алмашка килгән Рафис Хәбибуллинга уңышлар теләп, аның үзенә тапшырылган җаваплылыкны тулы күләмдә башкарып чыга алуына өметен җиткерде.