6 сентябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев гарәп илләренең сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль Берлеге президенты, Fransabank Group компанияләр төркеме башлыгы Кассар Аднан җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
Делегация составында BLC Bank (Ливан) директорлар Советы рәисе Карам Шади, DELTA Group, Groope Solvochem идарәләре рәисләре һәм башкалар катнашты.
Минтимер Шәймиев кунакларны җылы сәламләп, Кассар Аднан әфәнденең гарәп илләрен дөньяда таныту буенча зур эш башкаруын һәм аның бу юнәлештә беренчеләрдән булып баруын билгеләп үтте. Илбашы фикеренчә, Россия дә яңа шартларда гарәп илләре белән тыныч, тыгыз хезмәттәлеккә йөз тота. Татарстанның исә ислам дөньясы белән элемтәләре киңкырлы. Татарстан дөньядагы 21 гарәп иленең 14-е белән хезмәттәшлек алып бара. Төп партнерлар булып Судан, Мисыр, Сирия, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тора. Аларга бездән нигездә, йөк машиналары, очу аппаратлары һәм төрле запас частьләр, каучук һәм резинотехник эшләнмәләр, агач материалы, оптик приборлар экспортлана. Татарстан Президенты билгеләп узганча, республикада нефть-химия, машина төзелеше тармагы нык алга китте һәм киләчәктә шушы өлкәләр буенча гарәп илләре белән уртак хезмәттәшлекне киң җәелдерергә мөмкин.
Кассар Аднан әфәнденең Татарстанга беренче килүе түгел. 6 ел элек ул бездә булып киткән инде. "Шушы аз гына вакыт эчендә дә без Татарстанның нык алга киткән төбәк булуын күрәбез. Дөньяның башка эре инвесторларының Татарстан белән кызыксынуы, эшлекле хезмәттәшлеге тикмәгә түгел. Республика гарәп илләре сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы Генераль Берлегенең актив әгъзасы булып тора. Безнең делегация составында гарәп илләре һәм Төркиянең эре бизнесменнары. Мин ышанам, алга таба Татарстан белән безнең киңкырлы хезмәттәшлек тагын да яңа юнәлешләр алыр", - ди Кассар Аднан әфәнде. Ул. Татарстан Президенты белән очрашу барышында, шулай ук нефть, химия, күчемсез милек, туризм, банк секторына һәм башка тармакларга инвестицияләр кертү хакында сүз баруын хәбәр итте. Мондый сөйләшүләрнең нәтиҗәсе буларак, Казанда 2008 елның маенда Россия-Гарәп Эшлекле Советының чираттагы форумын уздыру ниятләнә. Дөрес, ул башта агымдагы елның ноябренә билгеләнгән булган. Тик алда изге Рамазан ае һәм аннан соң мөселманнар өчен зур бәйрәмнәр дәвам итә. "Сездәге кыш айлары исә безне куркыта, шуңа яз мондый җыен өчен кулай булыр", дип өстәде делегация башлыгы. Форумда дөньядагы 21 гарәп иленнән һәм Төркиядән эре бизнес даирәләре җитәкчеләре катнашачак. Кассар Аднан белдергәнчә, гарәп илләрендә бизнес, шәхси сектор тотрыклы нык үсештә һәм инвестицияләр өлкәсендә аларда зур проектлар бар икән.
Президент белән очрашудан соң, анда катнашкан Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, "гарәп илләре бизнесменнарының тәкъдимнәре кызыклы, игътибарга лаек һәм алар республикага зур күләмдә инвестицияләр кертергә әзер. Хәзергә 20 миллиард доллар күләмендә инвестиция турында сүз бара. Бу аеруча нефть-химия өлкәсендә, шулай ук белгечләр әзерләүдә Казан дәүләт университеты белән дә багъланышлар фаразлана", - дип хәбәр итте.
Кремльдә, гарәп илләренең сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы Генераль Союзы президенты җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда шулай ук, Татарстан Президенты каршындагы икътисадый мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.