Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Валдай" Халыкара дискуссия клубының IV утырышы эшендә катнашты.
"Валдай" клубы 2004 елның сентябрендә Россия мәгълүмат агентлыгы "РИА Новости", Тышкы һәм оборона сәясәте советы, "The Moscow Times" газетасы, "Россия глобаль сәясәттә" һәм "Russia Profile" журналлары инициативасы белән оеша. Клубның исеме, аның әгъзаларының беренче очрашу урыны - Валдай күле белән бәйле. Нәкъ менә шушы гүзәл табигатьле урында - "Валдай" ял йорты территориясендә беренче клуб очрашуы уза. "Россия гасырлар чигендә: өметләр һәм чынбарлык" исемле тәүге конференция 3-4 сентябрьдә Бөек Новгород шәһәрендә уздырыла.
Минтимер Шәймиев клуб делегатларын сәламләп, кыскача Болгар дәүләте һәм Россия дәүләтләре барлыкка килү тарихына, аларның иң элек сәүдәгәрлектәге хезмәттәшлегенә, Киев Русендә христиан диненең - 988 елда, ислам диненең Болгар дәүләтендә иртәрәк - 922 елда кабул ителүенә тукталды. Илбашы шулай ук илдә президентлык институтын гамәлгә кую карары кабул ителгәч, РФ һәм ТР Президентлары сайланып куелуы, ике Президентның 1994 елда беренче Шартнамәне имзалавы, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның алып барган сәясәте, илдә яңа иҗтимагый-сәяси строй урнашуы, бүгенге Президент Владимир Путинның белән килешеп, 2001-2006 елларны үз эченә керткән Татарстанның социаль-икътисади үсеше турындагы программаны кабул итеп, аны гамәлгә ашыру, республиканың федератив дәүләт буларак, бердәм хокукый киңлеккә керүе, Татарстанда нефть чыгаруны тотрыклы хәлгә җиткерү, авыл хуҗалыгы тармагын өстенлекле өлкәгә әверелдерү, социаль мәсьәләләрне хәл итүне алгы планга чыгару һәм башка өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләр хакында гаять җентекләп бәян итте.
Президентның һәр нәрсә турында нечкәлекләренә кадәр ихлас сөйләме "Валдай" Халыкара дискуссия клубы әгъзаларына тирән тәэсир итте булса кирәк. Очрашу аларның Минтимер Шәймиевкә купсанлы сораулар яудыруы белән дәвам итте. Алар Татарстан Президентының республиканың киләчәген ничек күзаллавы, күпмилләтле республикада татарларның үзаңы ни дәрәҗәдә булуы, башка милләтләргә һәм диннәргә караш, күптеллелекнең ни рәвешле гамәлгә ашырылуы, террорлыкка каршы тору буенча нинди сәясәт алып барылуы һәм башкалар белән кызыксынды. Республика башлыгы Татарстанның икътисади үсеш моделе тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
Дискуссия клубы эшчәнлеге елга бер тапкыр сентябрь аенда даими очрашуларны күз алдында тота. Делегатларның Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән гадәткә кереп киткән очрашулары оешманың абруен тагын да күтәрә. "Валдай" клубы бурычы - Россия буенча әйдәп баручы ил һәм чит ил белгечләренең Россия һәм җәмгыять турында дәрәҗәле фикерләр ишетә алучы халыкара эксперт мәйданын формалаштыру. Клуб делегатлары Россия дәүләте сәясәте курсына иҗади анализ бирү, якын киләчәктә Россиянең нинди юлдан атлавына күзәтү ясау, иҗтимагый-сәяси стройга кагылышлы күптөрле фикерләр туплау максатын билгели. Клубның төп әгъзалары - әйдәп баручы чит ил һәм Россия сәясәтчеләре һәм экспертлары, Россия чынбарлыгын халыкара мәйданда өйрәнүдә беренче затлар. Быел шундый дәрәҗәле чараны үткәрү урыны итеп Казан сайлануы очраклы түгел. Татарстан мисалында оештыручылар Россияне чит ил экспертларына, бай тарихлы, күпгасырлы мәдәният һәм традицияләргә ия, толерантлык хисен истә тотып, төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә гомер кичерүче ил буларак күрсәтергә тели.
"Валдай" халыкара дискуссия клубының IV утырышында 100 гә якын делегат катнаша. Алар арасында Россия, АКШ, Бөекбритания, Алмания, Швейцария, Испания, Япония - барлыгы 12 илдән сәясәтчеләр, экспертлар һәм әйдәп баручы журналистлар бар.
Клуб эшчәнлеге Казанда ике көнгә каралган. 10 сентябрьдә "Россия - Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында", "Россия 2008 елдан соң: үсеш модельләре" сессия утырышлары уза. Делегатлар Казан дәүләт университеты, Төбәкара клиника-диагностика үзәге, "Казан" халыкара ат-спорт комплексында "Россия гражданнарына - уңайлы һәм һәркем ала алырлык торак" өстенлекле илкүләм проекты күргәзмәсе белән танышачак һәм алар өчен Татарстанда социаль ипотека программасы тәкъдир ителәчәк.
11 сентябрьдә кунаклар республиканың дин әһеллләре белән очрашып, "XXI гасыр дөньясы: диннең кайтуы" исемле өченче сессия утырышында катнашачак.