4 сентябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Актаныш агрегат заводы" ЯАҖ эшчәнлеге белән танышты.
Илбашын сәфәрдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, министрлык һәм ведомство башлыклары, Татарстанның икътисади потенциалын тәшкил итүче оешма һәм предприятие җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары һәм башкалар озатып йөрде.
"Буш мәйданнарның файдасызга ятуына юл куя алмыйбыз. Теләк булганда һәрвакыт яңа җитештерүчәнлек эшен оештырып җибәрергә була", - дип Минтимер Шәймиев моңарчы буш булган ничек итеп эшкә җигелүен Актаныш мисалында күрсәтергә карар кылынганын билгеләп үтте. Шуның белән бергә, ул бүгенге сәфәрнең төп максатын да ассызыклады. "Миңа эшче көчләр җитми дигән зарлар башка яңгырамасын иде. Бер генә яңа эшче кул пәйда булса да, моңа сөенеп, шунда ук аны яңа җитештерү предприятиесенә яхшы вазифага билгеләү ягын кайгыртырга кирәк. Татарстанда эшсезлек төшенчәсе хакимлек итә алмый", - ди Президент. Аның сүзләренә караганда, файдасыз саналган бер квадрат метр җиргә салым түләп яту мәгънәсез. Киресенчә, һәр карыш җирдән керем алынырга тиеш. Гомумән алганда, республика җитәкчесе яңа җитештерүчәнлек зоналары сафын киңәйтергә теләүчеләргә хәер-фатихасын бирде.
"Актаныш агрегат заводы" ЯАҖ Актанышта 2006 елның мартында, бөлгенлеккә чыккан "Авыл хуҗалыгы техникасы" предприятиесе мәйданында оеша. Әлеге проект "КАМАЗ" ААҖ белән берлектә, ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм торак пунктларында эре предприятие партнерлары буларак аерым җитештерү төрләрен булдыру процессларын активлаштыруга әһәмиятле игътибар күрсәтү зарурлыгы буенча Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру максатында, Актаныш муниципаль районының нәтиҗәле тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, булган социаль проблемаларын киметү, яңа эшче урыннар тудыру максаты белән әзерләнә. Инвестиция проектын гамәлгә ашыруның төп партнерлары буларак, ТР Инвестиция-венчур фонды - проектны финанслау, ТР җитештерү субконтрактациясе үзәге бизнес план әзерләү, Ижау шәһәрнең "Кам-Станко" ҖЧҖ - җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә ярдәм итә.
Җитештерүчәнлек программасын "КАМАЗ" ААҖ колодкаларга 50 процент ихтыяҗын каплауга исәпләнгән. Проект куәтләренә чыгу 2007 елның декабренә планлаштырылган. Елына 18 мең деталь җитештерергә җыеналар. 48,1 миллион сум күләмендә инвестиция салынган проект үзен өч ел эчендә аклар дип ниятләнә. Проектның биш елга каралган чиста кыйммәте 32,2 миллион сумнан гыйбарәт. Колодкалар әзерләүне күзаллаган проект нигезендә, җитештерелгән продукциядән елына 147 миллион сум күләмендә табыш алу ниятләнә. Биредә эшкә җигелгән 40 кешенең хезмәт хакы 6700 сум тәшкил итә.
Заводның план күрсәткечләре белән танышкач, Минтимер Шәймиев "Агромастер" универсаль чәчү комплексын карап узды. Актаныш машина-трактор станциясендә елына 1 миллион - 1 миллион 200 сум күләмендә продукция җитештерү фаразлана. Илбашы җиһазлар турында нечкәлегенә кадәр төгәллек, сыйфат тәэмин ителешлегенә басым ясады.