Минтимер Шәймиев РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесен кабул итте

2007 елның 7 сентябре, җомга

7 сентябрьдә яңа тикшерү органы - Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты эшли башлый. Шул уңайдан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТР Прокуроры Кафил Әмиров һәм РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе Владимир Киршинны кабул итте.

"Илдә демократик җәмгыять үсү белән бергә законнар да камилләшә, тагын бер яңа хокук органы төзү дә моны дәлилли", - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Минтимер Шәймиев элек Лениногорск районы прокуроры булып хезмәт куйган өлкән юстиция киңәшчесе Владимир Киршинны яңа вазифасында тәүге эш көне белән тәбрикләде. "Сездә тәҗрибә җитәрлек, командагыз да чын профессионаллардан тора. Шушы җаваплы вазифада уңышлар телибез", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International