Татарстаннан бишенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка "Бердәм Россия" партиясеннән 22 кандидат тәкъдим ителә

2007 елның 15 сентябре, шимбә

15 сентябрьдә "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XII хисап-сайлау конференциясе үзенең эшен дәвам итте. Конференциядә алдагы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка күрсәтелгән һәм республиканың барлык төбәк бүлекләрендә якланган кандидатлар расланды.

Исемлекнең башында "Бердәм Россия"нең Югары Советы Рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тора, икенче булып Дәүләт Думасы спикерының беренче урынбасары, Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" сәяси партиясе фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Олег Морозов һәм өченче кандидат – Татарстан төбәк бүлеге Сәяси Советы Сәркатибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Депутатлыкка тәкъдим ителгән кандидатлар буенча соңгы карар партиянең бөтенроссия җыенында каралачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International