7 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Алтын мөнбәр" III Халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышында катнашты.
Тамашаның мәртәбәле кунаклары - Франциянең гүзәллек, XX гасырның икенче яртысында кинематографиядә элегантлык һәм зәвык символын гәүдәләндерүче дөньякүләм кино йолдызы Катрин Денев, күренекле режиссер Станислав Говорухин, Россиянең танылган актеры Аристарх Ливанов, актриса Ольга Будина, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тормыш иптәше белән һәм башка кино сәнгате йолдызлары булды. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан муниципаль бермәлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов, Татарстан Диния Нәзарәте Рәисе - мөфти Госман хәзрәт Исхакый һәм башкалар катнашты.
Халыкара коръән укучылар бәйгесе дипломанты Ибраһим Сабиров тарафыннан Коръән аятьләренең берсе - "Фатиха" сүрәсе белән ачылган фестиваль, барлык катнашучыларга һәм кунакларга хәерле гамәлләр теләп укылды.
"Алтын мөнбәр" Халыкара мөселман киносы фестивале Көнчыгыш Каннысы исеменә дә лаек кебек. Бу хакта чыгышында Аристарх Ливанов та ассызыклап үтте. Сәхнә түренә узган мәртәбәле кунакларның тәбрикләү чыгышлары аның котлау сүзләре белән башланып китте. Равил Гайнетдин фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләп, залга җыелган һәммә кешегә барлык мөселман җәмәгатьчелеге, ислам дөньясы исеменнән сәламнәрен җиткерде. "Сезгә тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең рәхимлеген һәм хәер-фатихасын теләп калам", - дип, ул әлеге фестивальнең цивилизацияләр арасында, кешелеклелек үсеше өчен теләктәшлек юлыннан атлап бару максаты белән оештырылганын билгеләп узды. "Игелек, шәфкатьлелек, дини әхлак кебек сыйфатларны гәүдәләндерүче, яман күренешләрне алга сөрмәгән фильмнар фестивальдә үз көчен сынап карарга хокуклы", - ди Равил Гайнетдин. Ул Татарстан Президенты, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясенә, фестивальне оештыручыларга тирән рәхмәтен ирештерде. Марат Заһидуллов һәм Зилә Вәлиева үз чыгышларында фестивальнең әһәмиятен, аның толерантлык тәрбияләүдә тоткан урынын бәяләп узды.
"Хөрмәтле ватандашлар! "Алтын мөнбәр" фестиваленең борынгы Казан җирендә тамыр җәя баруына ихлас күңелдән сөенәбез. Искиткеч изге эшне башлап җибәрүчеләргә чиксез рәхмәтлебез", - Минтимер Шәймиев тантанада яңгыраган чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Аның фикеренчә, безнең бүгенге көн яшәешебездә тыныч тормышны кайгырту зарур. "Гомер һәр кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер генә бирелә, аның кадерен белеп яшәргә кирәк. Гомер кебек хәзинәгә бәһа билгеләргә мәдәният ярдәм итә. Мәдәни традицияләр, гореф-гадәтләр аша без үзара якынаябыз. "Алтын мөнбәр" изге идеяләре белән һаман да күбрәк кешене үзенә җәлеп итсен, күбрәк илләрне һәм дәүләтләрне колачласын иде ", - дигән текләкләрен җиткерде Илбашы. Президент "Алтын мөнбәр"не Казан фестивале исеме белән атый башлау турындагы теләген белдереп, моның күркәм яңгырашлы булуына да ярымшаяру белән ишарә ясады. "Фестивалнең кысалары киңәюе өчен без барыбыз да тырырышырга тиешбез, чөнки без булдырабыз", - дип җөпләде республика башлыгы чыгышын.
Тантанада Ислам конференциясе оешмасы Президенты Әхмәт Ихсаноглу, Казакъстан Республикасы Президенты Нурсултан Назарбаев, РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, РФ Мәдәният һәм гаммәви коммуникацияләр министры Александр Соколов һәм башка илкүләм җитәкчеләр исеменнән котлау хатлары укылды.
Фестивальнең мөгаен иң дәрәҗәле кунакларыннан саналган Катрин Денев көчле алкышлар астында шулай ук тәбрикләү сүзләрен белдерде. "Мин тормышта да, сәхнәдә дә үземне үзенчәлекле шәхес дип әйтә алам. Татарстан җиренә аяк басуыма, аның башкаласы белән танышуыма бик шатмын. Шунысы сөенечле, мин Казанга килеп төшкәч, һава шартлары да минем өчен уңай булды. Бүген мин шәһәрнең күркәм урыннары белән хозурланып йөргәндә, язмышларын бәйләүче күп кенә яшь парларны күрдем, чиркәү һәм мәчетләргә кердем", - ди ул. Актриса кешеләрнең күңелен ачу максатын күзаллаган кино сәнгатенең бүген төрле мәдәният вәкиләрен берләштерүенә шат булуын да әйтеп үтте. "Бу дөнья буйлап сибелгән төрле милләт халыкларының бер-берсен аңлавын дәлилли", - ди Катрин Денев.
Ачылыш тантанасында шулай ук фестивальнең жюри рәисе болгар кинорежиссеры Радослав Спасcов, жюри әгъзалары - Ауропа телевидение ассоциациясе генераль продюсеры Инал Шерип, танылган Мисыр актрисасы София әл Әмри катнашты.
Сүз уңаеннан, "Алтын мөнбәр" фестивальнең призлары алдагы еллардагыча булачак. Быел бары бер приз - "ТӨРЕКСОЙ" оешмасының "Төрки дөнья кинематографиясе үсешенә керткән өлеше өчен" дигән махсус бүләк өстәлә. Моннан тыш, призлар арасындаТР Президентының "Сәнгатьтәге гуманлылык өчен" дигән истәлек бүләге дә бар.
Быел исә "Алтын мөнбәр"дә 46 ил катнаша һәм алар тарафыннан барлыгы 200гә якын картина тәкъдим ителде. 49 эш - 16 тулы метражлы һәм 15 кыска метражлы картина, 12 документаль фильм һәм 6 телевизион репортаж кабул ителгән. Конкурстан тыш 26 картина - 11 тулы метражлы, 5 кыска метражлы һәм 10 документаль фильм сайлап алынган. "Бәйгедән тыш, фестивальдә игътибарга лаек башка фильмнар да күрсәтеләчәк. Алар - Павел Лунгинның "Остров" һәм Элия Сулейманның "Божественное вмешательство" картиналары.
Төрле артистлар, җыр һәм биюләр үрелеп барган тантана фестивальнең гимны белән тәмамланды. Тамашачылар тантанадан соң Радослав Спасовның "Украденные глаза" фильмын тамаша кылып калды.