Минтимер Шәймиев "Аксенов - фест - 2007" Беренче халыкара әдәби-музыкаль фестивалендә катнашучылар белән очрашты

2007 елның 3 октябре, чәршәмбе


3 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Аксенов - фест - 2007" Беренче халыкара әдәби-музыкаль фестивалендә катнашучы мәдәният әһелләре белән очрашты. Илбашы белән ике сәгатькә диярлек сузылган җанлы әңгәмәдә язучылар Василий Аксенов, Михаил Генделев, Михаил Веллер, Анатолий Гладилин, Александр Кабаков, Евгений Попов, шагыйрәләр Белла Әхмәдуллина, Светлана Васильева, рәссам Борис Мессерер, музыкант Андрей Макаревич, "Октябрь" әдәби-нәфис журналының баш мөхәррире Ирина Барметова, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев очрашуның башында Казанга бердәм җыелып килергә вакыт, теләк һәм мөмкинлек тапкан иҗат төркеменә рәхмәтен җиткерде. Кунаклар исә, Татарстан башкаласында Василий Аксеновның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтү теләге белән килгәннәрен әйтеп узды. Президент иҗадилыкның, төгәл һәм нык шәхси позициясе булган иҗат кешеләренең интеллигенциягә уңай йогынты ясавын, 100 процентлы төзек җәмгыять формалашуга уңай тәэсир итүен ассызыклады. "Чын күңелдән иҗат итеп, әсәрләр белән халыкны җәлеп итү ул - куәтле көч", - дип белдерде Президент.

Очрашу тәмамланганнан соң, Минтимер Шәймиев, Казанның мәртәбәле кунаклары - Василий Аксенов һәм Белла Әхмәдуллина журналистларның сорауларына җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International