Минтимер Шәймиев "Динамо" (Казан) командасын чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында җиңүе белән котлады

2007 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев чирәмдәге хоккей командасы коллективына, "Диномо" җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка, клуб президенты Рөстәм Сабировка, баш тренер Араик Маргарянга Россия чемпионы исемен яулауга бәйле рәвештә котлау телегараммасы җибәрде.

"Татарстан спорт сөючеләре һәм шәхсән үз исемемнән тантаналы вакыйга - чирәмдәге хоккей буенча 5 тапкыр Россия чемпионы титулын яулау белән котлыйм. Казан командасының Россия беренчелегендә җиңүе әйбәт традициягә әверелеп бара һәм без хоккейчы һәм тренерларга, менеджерлар һәм клубның барлык белгечләренә максатка омтылышлары, тырыш хезмәт һәм һаман да алга хәрәкәт иткән өчен рәхмәт белдерәбез. Шунысы сөнечле, Татарстанда спортка, аерым алганда, чирәмдәге хоккейга бирелә торган игътибарны сезнең команда йөзе белән кайтара, республикада алып барыла торган физик культура һәм спортны актив үстерү, тиешле инфраструктураны интенсив камилләштерү сәясәтенең дөреслеген һәм нәтиҗәлелеген раслый. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм спортта уңышлар телим. Сезгә - көчле фикердәшләр командасына ышанабыз, сездән яңадан-яңа казанышлар һәм әйбәт җиңүләр көтәбез", - диелгән республика Президенты телеграммасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International