Алексей Федоров: "Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе" Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе составында иң төп урынны алып торачак"

2007 елның 5 октябре, җомга

5 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе" ФДУП территориясендә үткән "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" (БАК) ААҖ Идарәсе утырышында катнашты.

Чара барышында "Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе" ФДУПнең БАК составында агымдагы һәм киләчәктәге эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде. Утырышта шулай ук әлеге корпорациянең Идарә рәисе Алексей Федоров, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, БАКнең идарә әгъзалары, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

Алексей Федоров билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта БАК Идарәсе күчмә утырышлар тәҗрибәсен ешрак файдалана. "Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе" әле БАК составына рәсми рәвештә кермәгән, тик инде хәзердән үк катлаулы мәсьәләләр хакында бергәләп фикер алышу таләп ителә, дип ассызыклады БАК президенты.

А.Федоров сүзләренчә, Казан җитештерү берләшмәсе БАК структурасында иң төп урыннарның берсен алып торачак. "Октябрь азагына кадәр без Казан авиация җитештерү берләшмәсен техник яктан җиһазландыру, коммерцияле контрактлар файдалану, кадрлар потенциалын арттыру һәм эшчәнлекнең башка аспектлары буенча тәкъдимнәр әзерлибез", - дип хәбәр итте утырышта катнашучыларга корпорация башлыгы.

Ул шулай ук иң әһәмиятле һәм катлаулы мәсьәлә Ту-334 самолетын файдалануга тапшыру белән бәйле дип билгеләп үтте. "Әлеге мәсьәләдә ахыргы ноктаны куймадык әле без", - диде А.Федоров. БАК Идарәсе әгъзаларын Россия авиакомпанияләрен Ту-334 самолетлары белән тәэмин итүнең инвестиция проекты белән ТРның беренче вице-премьеры Борис Павлов таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International