Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевтан татарстанлыларның зур хезмәт җиңүе - биш миллион тонна ашлык суктырулары белән котлаган телеграмма килде.
"Татарстан Республикасының кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, аграрий галимнәре, авыл зыялылары иң җылы рәхмәт сүзләренә лаек. Сез быел яхшы эшләдегез. Илебезнең үзебездә җитештерелгән икмәк белән тәэмин ителәчәген ышанып әйтә алабыз.
Сезгә, хөрмәтле Минтимер Шәрипович, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Барлык кыенлыкларны бергә үтүебезне телим. Авыл хуҗалыгы продукциясенә гадел бәяләр булсын. Хезмәт шатлык китерсен. Кояш вакытында җылытып, яңгырлар вакытында яусын. Күпмилләтле Татарстан халкының һәр йортында муллык, сәламәтлек, бәхет һәм өмет булсын", - диелә телеграммада.