Минтимер Шәймиев бюджет өлкәсендә эшләүче татарстанлыларның хезмәт хакларын арттырачак

2007 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

18 октябрьдә ТР Дәүләт Советында 33-нче утырышның икенче эш көне уза. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль район башлыклары, РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутатлары, хокук яклау органнары вәкилләре дә катнаша.

Бу көнне депутатлар 2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты закон проектын тикшерүгә багышлаячак. Шулай ук Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте фондының 2008 елга бюджеты һәм "ТР Иҗтимагый палатасы турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проекты да каралыр дип көтелә.

Бюджет мәсьәләсе алдагы өч елда республиканың социаль-икътисади үсеше өчен аеруча мөһим булуын исәпкә алып, утырышны иртән үз чыгышы белән Татарстан Президенты ачып җибәрде. Сүзне Минтимер Шәймиев соңгы араларда Татарстан халкын гына түгел, бөтен илне борчыган хәлгә - азык-төлеккә бәяләр үсүгә аңлатма бирүдән башлады. "Бәяләр үсешен көнбатыш илләрдә быел игеннең уңмавы белән аңлаталар. Әмма монда Россиянең сайлаулар чорында яшәве белән бәйле сәбәпләр дә булырга мөмкин. Чөнки халык арасында доллар, бензин хаклары турында да төрле имеш-мимешләр йөри", - диде Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты сүзләренчә, Татарстанда азык-төлек бәяләрен тотрыклы итү өчен барлык чаралар күреләчәк. Мәсәлән, хәзерге вакытта Минтимер Шәймиев күрсәтмәсе буенча республика министрлыклары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, әлеге продукцияләрне эшкәртүчеләр һәм сәүдә оешмалары белән килешү төзегән. Аның буенча, кибет киштәләренә чыгарылучы кайбер төр товарларга бәяләр үзгәрмиячәк. Аларның тулы исемлеге газет битләрендә басылып чыгарга тиеш. Минтимер Шәймиев санап үткәннәр арасында - "Дарницкий", "Сельcкий", 1-нче сортлы ак ипи, "Дачный" кебек икмәкләр, 2,5 процентлы майлылыктагы сөт, 1 процентлы һәм майсыз кефирлар, 4 процентлы, 2,5 процентлы һәм майсыз катыклар, майсыз эремчек, 15 процентлы каймак, "Крестьянское" атланмае, "Костромской" сыры, 1-нче категорияле йомырка бар. 19 октябрьдә Татарстанда рапс эшкәртүче яңа май-экстракт заводы ачыуын искә алып, ТР Президенты рапс мае да "Нэфис" компанияләр группасы белән алдан килешенгән бәягә сатылачагын әйтте. "Сөйләшенгән азык-төлекләргә бәяләр 1 гыйнварга кадәр башка артмаячак, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. - Татарстан соңгы елларда иген кырларыннан мул уңыш ала, быел да без 5 миллион тоннадан артык ашлык суктырдык. Кирәк булса дип, киләсе ел өчен дә запасларыбыз бар. Әмма без икмәккә бәяне башкалардан түбән тота алмыйбыз, чөнки аннары аны Татарстаннан алып чыгып китә башлаячаклар. Әле дә республиканың кулланучылар кәрзине - Россиядә иң арзаны", - диде республика җитәкчесе. Боларга өстәп, ТР Президенты муниципаль район башлыкларына, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә шәһәр һәм районнарда яшелчә ярминкәләрен оештырырга тәкъдим итте.

Үз чыгышында Минтимер Шәймиев киләсе елдан республикада юллар төзелеше - беренче урында торачагын тагын бер кат ассызыклады. "Юбилейлар үткәреп ярышу чорын уздык инде. Соңгы елларда мәгариф, спорт, социаль-мәдәни объектлар төзү өлкәсендә күп эшләдек. Планлаштырылган сафка бастырылачак объектларның исемлеге билгеле, аларга гомумән алганда 1 миллиард сумга якын акча кирәк булачак. Хәзер ТР Транспорт һәм юл-хуҗалыгы министрлыгы юл төзелеше буенча 2008-2012 елларга программа эшли. Юллар - безне борчыган күптәнге мәсьәлә, аларга һаман акча җитмәде. Ләкин башка бу хәлдә калдыру да мөмкин түгел, чөнки юллар бөтен төбәкнең икътисадын үстерүдә зур роль уйный", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Билгеле булганча, РФ Президенты Владимир Путин үткән атнада пенсияләрнең база өлешен планнан тыш тагын 300 сумга арттыру турында карар кылган иде. Минтимер Шәймиев исә бүген Дәүләт Советы утырышында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру өчен чаралар күреләчәген хәбәр итте. ТР Президенты сүзләренчә, быелның 1 октябреннән киләсе елның 1 июленә кадәр бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларына ратификацияләнгән, ягъни рәсми расланган түләүләр карала. Ул 771 сумны тәшкил итәр дип көтелә. Моның өчен республика бюджетыннан быел 829 миллион сум, киләсе елга 1658 миллион сум акча бүлеп бирергә туры киләчәк. 1 июль чиге исә киләсе елның шул чорыннан тармаклы хезмәт түләүләренә күчү белән аңлатыла.

ТР Дәүләт Советында чираттагы утырыш узу уңаеннан парламент бинасы каршына пикетка чыгучылар да булды. Алар арасында - тулай торак бүлмәләрен хосусыйлаштыра алмый интеккән һәм өлешләп түләүле торак төзелешендә акчаларын югалткан кешеләр дә бар иде. Татарстан Президенты Хәкүмәт вәкилләренә тиешле чаралар күрергә әмер бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International