Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы утыз өченче утырышы үз эшен 17-18 октябрь көннәрендә дәвам итә. Чәршәмбе утырышынд ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
Көн тәртибенә нигездә 28 сентябрьдә узган утырышта каралмый калган 29 мәсьәлә һәм 2007 елның 11 октябрендә ТР Дәүләт Советы Президиумында тәкъдим ителгән 22 мәсьәлә кертелде. Алар арасында федераль закон проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимияте вәкиллекле органнарының закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре дә бар.
Аерым алганда, депутатларга Татарстан Республикасы Сайлау кодексына, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында", "Татарстан Республикасының Җәмәгать палатасы турында", "Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында" закон проектларына үзгәрешләр кертү күздә тотыла.
"Татарстан Республикасының 2008 елга бюджеты турында" ТР закон проекты һәм "Татарстан Республикасында 2007-2010 елларда хокук бозуларга каршы тору буенча Комплекслы программаны раслау турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проекты беренче укылышка чыгарыла. "Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" һәм "2008 елда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр киселешендә торак-коммуналь хезмәтләр тупланмасының чик бәяләрен раслау турында" ТР законнары проектлары икенче укылышта каралачак.
Парламентның 18 октябрь көнне узачак утырышында депутатлар "Татарстан Республикасының 2008 елга бюджеты турында" ТР законы проекты һәм "2008 елга Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында" ТР законы проектын тикшерәчәк дип көтелә.