Татарстан Президенты республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен "Уңыш-2007" бәйрәме белән тәбрик итте

2007 елның 13 октябре, шимбә

Ел саен авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, республикада алдынгы игенчеләрне һәм терлекчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итү матур традициягә керде. Быел да 13 октябрь көнне Казанда уңыш бәйрәмен билгеләп үттеләр.

"Баскет-холл" залына ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге, республикабыз районнарыннан меңләгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм ветераннары җыелды. Анда тамашачыларга иң элек җырлы-биюле театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Сәхнәгә бер-бер артлы танылган театр актерлары, эстрада артистлары, яшь талантлар чыкты. Аннан соң 2007 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату буенча югары күрсәткечләргә ирешкән районнарны һәм предприятиеләрне бүләкләделәр.

Быел Татарстан басу-кырларыннан 5 миллион тонна иген, 2 миллион тоннага якын шикәр чөгендере җыеп алынды. Бу уңыш белән игенчеләрне һәм күп милләтле республика халкын Татарстан Президенты, "Бердәм Россия" сәяси партиясе рәистәше Минтимер Шәймиев котлады. Гаҗәеп ямьле бәйрәм тамашасын оештыручы кешеләргә рәхмәт сүзләрен әйтеп, Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә җылы теләкләрен җиткерде. "Икмәк - тормышның нигезе, келәт икмәк белән тулса, тормыш та мул була", - дип башлады үзенең чыгышын Татарстан Президенты. Минтимер Шәймиев быел югары күрсәткечләргә ирешкән районнарны атады: "Гадәттәгечә, республика икмәгенә Нурлат районы авыл хуҗалыклары иң зур өлеш кертте. Алар 230 мең тонна ашлык җыеп алды. Арча белән Буа районнары 200шәр мең иген суктырды, Актанышларда - 175 мең тонна, Әлмәт районында - 170 мең тонна. Апаслылар беренче тапкыр 150 мең тонна иген җыеп, гадәттәге күрсәткечләрен ике тапкырга арттырды. Сарман районына эре инвестор - "Татэнерго" ачык акционерлык җәмгыяте килгәч, анда 159 мең тонна ашлык үстерделәр, бу - узган ел белән чагыштырганда, 70 мең тоннага күбрәк. Кукмара, Минзәлә, Аксубай, Чирмешән, Чистай, Теләче, Зәй районнары да үткән елгы күрсәткечләрен күтәрә алды. Әйтергә кирәк, Азнакайның - "Уразай", Актанышның - Нур Баян исемендәге, Әлкинең - "Родина", Арчаның - "Кырлай", Балтачның - "Татарстан", Буаның - "Коммуна", Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыклары һәрвакыт югары уңышка ирешә. Аларның игенчеләренә күпме рәхмәт әйтсәк тә аз булыр кебек", - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Президенты бәйрәмдә терлекчеләр, кошчылар хезмәтенә һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагын аякка бастырырга ярдәм итүче инвесторлар эшенә дә югары бәя бирде. "Татарстанның терлекчелек комплексында зур үзгәрешләр күзәтелә. Бигрәк тә "Красный Восток-Агро", "Вамин-Татарстан", "Алтын башак", "Агросила Групп", "Ак Барс-холдинг", "Бәхетле-Агро" кебек җәмгыятьләр авыл хуҗалыгына яңа караш, бу тармакка яңа техника һәм технологияләр алып килде. Быел сөт җитештерү 1,7 миллион тоннадан артыр, ит - 355 мең тоннаны тәшкил итәр дип көтелә, - диде ТР Президенты һәм сүзен дәвам итеп, кече төр хуҗалыкларның да үсеш алуын искә алды. - Аграр сәнәгатьне үстерү илкүләм проектын тормышка ашыру барышында республикада крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар, кулланучылар кооперативлары эше дә җанланды. 2006-2007 елларда кредит оешмалары кече хуҗалыкларга 3 миллиард сумга 20 мең кредит биргән".

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында кайбер мәсьәләләргә дә тукталды. Ул кайбер район хуҗалыкларының барлык шартлар тудырылып та, сүлпән эшләвенә канәгатьсезлеген белдерде. Соңгы көннәрдә илдә азык-төлеккә бәяләр артуы белән бәйле шаукымлы күренеш барлыкка килүен телгә алып исә Татарстан Президенты бу вәзгыятьне җайга салу өчен бөтен чаралар да күреләчәген ассызыклады. "Татарстандагы үзгәртеп корулар һәрвакыт кешелекле йөзле булуы белән аерылып торды. Минималь куллану азык-төлек җыелмасы бүгенге көндә дә бездә иң арзан, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Авыл хуҗалыгы елына нәтиҗәләр ясап, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе Татарстан икътисадының аграр тармагына аеруча зур өлеш кертүчеләрне билгеләгән иде. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан алды. Болардан тыш, алдынгы районнар һәм илкүләм проектын тормышка ашыручы инвесторлар яңа МТЗ-1221 "Беларусь" тракторларына да ия булды.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үз чиратында иң яхшы хуҗалыкларны, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, комбайнерлар, механизатор, тракторчы, терлекче, сөт савучыларны бүләкләде. Тантанада катнашучыларга сәхнәдәге зур экраннар аша Россия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев та котлавын ирештерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International