17 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "ТриГранит Девелопмент Корпорэйшн" компаниясе президенты һәм Директорлар советы рәисе Шандор Демьянны кабул итте.
Республика башлыгы белән очрашуга шулай ук Шандор әфәнденең тормыш иптәше Лидия Демьян, "ТриГранит Холдинг Россия" компаниясе президенты Ференц Барта да килгән иде.
"ТриГранит Девелопмент Корпорэйшн" компаниясе 1997 елдан эшли, аның штаб-фатиры Венгриянең Будапешт шәһәрендә урнашкан. Әлеге компания инвестиция, төзелеш белән шөгыльләнүче, милек өлкәсендәге проектлар белән идарә итүче холдингтан гыйбарәт. Мәсәлән, компания Үзәк һәм Көнчыгыш Ауропа илләрендә күп функцияле комплекслар, торак, кунакханә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре төзелешләренә акча бирә, дәүләт белән эшмәкәрлек хезмәттәшлеге өлкәсендә актив эшли. Үзәк Ауропаның милек базарына компания инде 2 миллиард евро акча керткән. Алга таба да ул ун илдә, шул исәптән Россиядә дә, төрле проектлар тормышка ашыру өчен барлыгы 8 миллиард евро тотарга ниятли.
Быел "ТриГранит" "Газпромбанк-Инвест" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән торак һәм коммерцияле милекләр төзү буенча уртак предприятие ачу турында килеште. Уртак предприятие Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ярославль, Архангельск шәһәрләрендә һәм Краснодар краенда милек белән бәйле проектларны тормышка ашырачак. Нәтиҗәдә Россия милек базарына 5 миллиард евро күләмендә инвестиция салыныр дип көтелә.
"ТриГранит Девелопмент Корпорейшн" компаниясенең башка бүлекчәләре дә Россия төбәкләре белән тыгыз эшли, әйтик соңгы вакытта алар катнашында Воронеж һәм Рязань өлкәләрендә шикәр чөгендерен эшкәртү заводлары төзелә.
Хәзерге вакытта "ТриГранит Девелопмент Корпорейшн" компаниясендә безнең республика аеруча зур кызыксыну уята. Очрашуда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Шандор Демьян ике яклы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты. "ТриГранит Девелопмент Корпорейшн" компаниясенең Татарстанда бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында зур проектлар тормышка ашырырга нияте бар. Моннан тыш Казан шәһәрен үстерүгә кагылышлы планнар да карала.
ТР Президенты сараенда узган сөйләшүдә Татарстан ягыннан шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, РФ Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар буенча комитеты рәисе урынбасары Ринат Гобәйдуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.