Казанга биоягулык сәнәгате үсеше темасына фикер алышу максаты белән килгән мәртәбәле кунаклар - РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевның эш визиты, республиканың Лаеш районы Усады авылында башланып китте.
Биредә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казанның дәрәҗәле кунаклары, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин һәм башкалар рапс эшкәртү буенча Казан май-экстракция заводын ачу тантанасында катнашты. Тантананың олы кунакларын Лаеш муниципаль районы башлыгы Александр Тимофеев һәм "Нәфис косметикс" ААҖ директорлары советы рәисе Ирек Богуславский каршы алды.
"Бүген Татарстан тормышында гына түгел, Россия тарихы өчен дә зур әһәмияткә ия вакыйгага җыелдык. Казан май-экстракция заводы ачылышы - агросәнәгать комплексында заманча технологияләрне эшкә җигә башлауның күркәм бер мисалы", - дип, Борис Грызлов шушы вакыйга уңаеннан җыелган һәммә кешене бәйрәм белән котлап мөрәҗәгать ите.
Алексей Гордеев рапс эшкәртү буенча сафка баскан заводның төзелешендә федераль һәм республика хакимиятләренең бердәм тырышлыгын ассызыклап үтте. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы мәһабәт заводны аякка бастыруда үзеннән өлеш керткән төзүчеләргә, проектировщикларга, инвесторларга тирән рәхмәтен җиткерде.
Минтимер Шәймиев чыгышында рапс эшкәртү технологияләрен үзләштерү белән беррәттән, бөртекле ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча да идеяләрне гамәлгә ашыру мөмкинлеген ассызыклап үтте. Шул нисбәттән, ул быел республикада елына 5 миллион тонна икмәк суктырылганын билгеләп үтте.
Тантаналы чыгышлардан соң мәртәбәле кунаклар электрон төймәчекләргә басып, символик төстә заводны ачып җибәрде.
"Казан май-экстракция заводы" ААҖ елына 300 мең тоннага якын рапс эшкәртәчәк, 135 мең тонна тирәсе чистартылмаган май һәм югары аксымлы катнаш азык өчен нигез булып саналган 150 мең тоннага якын шрот җитештерәчәк. Проектның гомуми бәясе 4,6 миллиард сумнан гыйбарәт, аларның 3,4 миллиард сумы - Казан май-экстракция заводы төзелеше өчен сарыф ителгән булса, калган 1,2 миллиард сумы - Казан май комбинаты мөмкинлекләрен киңәйтүгә тотылган. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды проектны гамәлгә ашыруга 613 миллион сум акча керткән.
Завод ачылышы тантанасында катнашкан кунаклар бүген автомашиналарның рапс бушатуын, форпресс цехын, шрот грануляциясе цехын һәм Казан май комбинатында май тутыру цехын карады.
Бу минутларда алар Казан дәүләт университетында "Россиядә биоягулык сәнәгате үсеше" темасына багышланган киңәшмәдә катнаша.