19 октябрь көнне иртән "Казан" халыкара аэропортына РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов белән Россия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевны алып килгән самолет төшеп утырды. Аэропортта мәртәбәле кунакларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев каршы алды.
Дәүләт җитәкчеләренең Татарстанга эш визиты биоягулык җитештерү мәсьәләләренә багышланган. Алар Казанга килүгә үк Лаеш районының Усады авылына юл тотты. Анда Казан май-экстракция заводын ачу тантанасы була. Бу предприятие елына 300 мең тоннага якын рапс эшкәртәчәк һәм 100-110 мең тонна рапс мае җитештерәчәк. Ул кислоталар алу һәм синтетик юу чаралары җитештерү өчен кулланылачак. 46,7 миллион евро бәясендәге май-экстракция заводын төзү проекты ТР Инвесиция-венчур фонды һәм "Казан май комбинаты" ААҖ хуҗасы "Нәфис-Косметикс" компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылган.
Шуннан соң Минтимер Шәймиев, Борис Грызлов һәм Алексей Гордеев Казан дәүләт университетында "Россиядә биоягулык сәнәгате үсеше" мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашачак.