Минтимер Шәймиев Татарстанның яңа тарихы буенча ачык лекция укыды

2007 елның 22 октябре, дүшәмбе

22 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанда лекция укыды.

Билгеле булганча, быел республика мөгаллимнәренең Зәй шәһәрендә узган традицион август киңәшмәсендә киң катлам халык арасында аң-белем таратуның бер юлы буларак, Татарстанда Халык университетын ачу турында килешенгән иде. Анда республиканың күренекле шәхесләрен җәлеп итеп, төрле темаларга ачык лекцияләр оештыру мөһимлеге сөйләшенде.

Шулай итеп, беренче булып әлеге лекцияләр циклын Татарстан Президенты ачып җибәрде. ТР Фәннәр академиясе конференцияләр залына аны тыңларга республиканың ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, галимнәр һәм аспирантлар, мәктәп укытучылары - барлыгы берничә йөз кеше җыелды. Лекциянең темасы - "Татарстан үзгәртеп кору елларында" дип аталды.

"Минем моңа кадәр бер тапкыр да лекция укыганым булмады", - дип сүзен башлады Минтимер Шәймиев. Ике сәгатьтән артып киткән лекциясендә Президент соңгы ике дистә елда Татарстан тарихында эз калдырган вакыйгаларга, республиканың сәясәт һәм икътисад өлкәсендә булган үзгәртеп коруларына бүгенге көннән чыгып бәя бирде.

Минтимер Шәймиев Советлар Союзын таркатуга китергән сәбәпләрне, ул чорда булган сәяси хәлләрне искә төшерде. Аның сүзләренчә, узган гасырның 80-нче еллар азагында җәмгыятьнең социалистик дәүләт төзелешен саклап калырга омтылмавында бер гади сәбәп бар: "СССР чорында халыкның югалтыр әйбере, бернинди милке юк иде", - диде Минтимер Шәймиев.

"Үзгәртеп корулар башлангач, 1990 елда Россия үзенең хокуклары кысылган дип исәпләп, беренчеләрдән булып суверенитетлык игълан итте. Гомер-гомергә дәүләтчелек турында хыялланган Татарстан халкы да сәяси хәрәкәттән читтә калмады. Шул ук елның 30 августында республика үз хокуклары мәсьәләсен алгы планга куйды. Ул вакытта демократия эләмен күтәргән Борис Ельцин безне суверенитетлык алырга өндәде. Аның бу адымы - иң дөрес карарларның берсе иде. Без Борис Ельцин белән туган тел, милли мәдәният, үзаң кебек Татарстанны борчыган күп төрле мәсьәләләр турында ул вакытта озак сөйләштек һәм республика белән Россия хакимият органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү өчен беренче шартнамә өстендә эшли башладык. Ул өч елга сузылды. 1994 елда имзаланган шартнамә бик күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итте. Милек хокуклары белән бәйле булган 13 килешү төзелде. Чөнки Татарстанның 90 процент милке үзгәртеп кору елларына кадәр советлар союзы хөкүмәте карамагында иде. Бу шартнамә булмаса, бүген Татарстанның социаль-икътисади язмышын хәл итүче сәнәгать һәм энергетика компанияләре дә булмас иде. Нәкъ менә беренче шарнамә безгә быел аның икенчесен төзергә мөмкинлек бирде һәм ул инде хәзер федераль закон көченә ия", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

Президент Татарстанның яңа тарих битләрендә аерым урын алган 1992 елгы референдумны искә алды. "Референдум нигезендә без 1992 елның 6 ноябрендә үзебезнең Конституциябезне кабул иттек. Россия Федерациясе үзенекен бер ел үткәч кенә булдырды, әлбәттә, аларда бер-берсенә каршы килүче маддәләр бар иде, шуңа күрә соңрак Конституцияләрне тәңгәлләштерү эше башланды", - диде М.Шәймиев.

Республика җитәкчесе соңгы елларда Татарстанның социаль-икътисади үсешендә аеруча Россия Президенты Владимир Путинның роле зур булуын ассызыклады. "Нәкъ аның тәкъдиме белән Татарстанда 2001-2006 елларда социаль-икътисади үсеш программасы тормышка ашырылды. Республиканы бөтен дөньяга таныткан, төбәккә бик күп инвестицион проектлар җәлеп итәргә ярдәм иткән вакыйганы - Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүне оештыру комитетын да Владимир Путин үзе җитәкләде", - диде Минтимер Шәймиев.

"Декабрьдә РФ Дәүләт Думасына булачак сайлаулар Россия алдында зур бурычлар куя, - дип сүзен дәвам итте ТР Президенты. - Сайлауларда "Бердәм Россия" партиясенең җиңүе - Владимир Путин алып барган, социаль-икътисади үсешкә юнәлтелгән сәяси курска ышаныч белдерүне аңлатачак. Владимир Путинның акыллы сәясәте илне кризистан чыгарды. Шуңа күрә безгә хәзер бар көчебезне ирешелгән уңышларны саклауга һәм үстерүгә юнәлтергә кирәк. Зур территориягә һәм табигать байлыкларына ия Россия көчсез ил була алмый. Ул дөньяда абруйлы дәрәҗәгә ирешергә лаек", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

"Татарстанда үткәрелгән үзгәртеп корулар барысы да кешелекле йөзле булуы белән аерылып торды, - дип басым ясады Минтимер Шәймиев. - 1993-1997 елларда без минималь хезмәт хакы күләмен яшәү өчен кирәк булган минимум күләменә кадәр күтәргән идек. Моннан соң да алдагы ике елда янә шушы күрсәткечләргә ирешү бурычын куябыз", - диде ТР Президенты. Алда торган планнарга килгәндә, М.Шәймиев, әлбәттә, Татарстанда асфальт юллар мәсьәләсен чишү бурычы торганлыгын да искә алды: "Хәзерге көндә нәкъ менә юллар төбәкнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә мөһим роль уйный", - диде ул.

Гомумән, үзенең чыгышында Татарстан Президенты "Бердәм Россия" сәяси партиясе белән Владимир Путин тормышка ашырган илкүләм проектларының нәтиҗәләреннән канәгать калуы турында әйтте. Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар һәм чишеләсе мәсьәләләргә исә Минтимер Шәймиев аерым лекция багышларга тәкъдим итте. Һәр сүзендә Татарстан Президенты барлык тармакта да иң мөһиме көндәшлелекне күтәрә алу мөмкинлекләрен турдырырга киңәш итте: "Бүгенге ачык дөнья шартларында көндәшлелелек - беренче урында тора. Мәгариф өлкәсендә булсынмы ул, икътисадтамы, мәдәнияттәме, безнең белгечләребез, оешмаларыбыз заман таләпләренә җавап бирә алырлык булырга тиеш", - дип чыгышын тәмамлады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International