24 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Мамадыш районына эшлекле сәфәр кыла. Әлеге сәфәрне Минтимер Шәймиев "Вамин-Татарстан" ачык акционерлык җәмгыятенең райондагы аграр фирмалары белән танышудан башлады. Оешманың мактанырлык уңышлары бар.
Мамадыш муниципаль районы 145301 гектар җирне биләп тора. Аның 132039 гектары - авыл хуҗалыгына билгеләнгән җирләр. Районда "Вамин-Татарстан" акционерлык җәмгыятенең "Нократ" һәм "Тәкәнеш" кебек ике зур аграр фирмасы эшли. Алар элеккеге 11 хуҗалыкны берләштерә. Гомумән алганда, "Вамин-Татарстан" Мамадыш районында авыл хуҗалыгы тармагының 40 процентын үз кулында тота. Шушы бер елда "Тәкәнеш" аграр фирмасының Түбән Оча авылында урнашкан терлекчелек комплексында зур төзекләндерү эшләре башкарыла. Җимерелеп беткән элеккеге иске ферманы аякка бастырып, яңа комплекста 2400 баш мөгезле эре терлек асрарга ниятлиләр. Хәзерге вакытта терлекләрнең баш саны 800гә җиткән. "Вамин-Татарстан" ААҖ җитәкчесе Вәгыйзь Минһаҗев сөйләгәнчә, иске фермаларны торгызу, яңаларын төзегәнгә караганда күпкә арзангарак төшә. Мәсәлән, Түбән Очадагы комплекста бер терлек урыны барлык җиһазлары белән бергә 40 мең сумга чыккан. Яңа фермада исә ул 220 мең сум булыр иде.
"Вамин-Татарстан" үзенең комплексларында җирле төзелеш материалларын файдалана. "Вамин-Татарстан" җәмгыятенең республика буенча барлыгы 408 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, 20дән артык аграр фирмасы исәпләнә, ә төзекләндерүгә алынган иске объектлар 100дән артык. Мамадышта гына да алар 9га җитә. 2010 елга "Вамин-Татарстан" авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә барлыгы 10,8 миллиард сум инвестиция салачак. Шулай итеп, сөт җитештерүне - 9,1, ит җитештерне - 2,2, дуңгыз ите җитештерүне 1,5 тапкырга арттырырга ниятли. Шунысы да бар, "Вамин-Татарстан" үз комплексларындагы сыерлар санын халыктан сатып алынган таналар исәбенә арттырырга планлаштыра. Быел гына да 6-8 авылдан 2100 баш тана сатып алынган. Бу эшне хуплаган Минтимер Шәймиев: "Халыктан алынган мал тазарак, ныклырак була, чөнки аны хуҗасы яратып карап үстерә", - дип әйтеп куйды.
Вәгызь Минһаҗев сүзләренчә, хәзер районда бер генә проблеманы чишәсе калган, ул да булса - юллар. Чөнки авыл эчләрендә, терлекчелек комплексы территорияләрендә юллар салу өчен кирәкле материаллар да, техника да юк. Минтимер Шәймиев юллар төзелеше Татарстанда алдагы елдан чишелә башларга тиешле мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын искә алып, һичшиксез, авыл җирләрендә дә юллар төзеләчәген ассызыклады.
Татарстан Президенты яңа комплекста заманча җиһазлар урнаштырылган терлек комплексларын карап чыкты, сыер савучылар белән аралашты, аларның хезмәт хаклары, эш һәм яшәү шартлары белән кызыксынды. Түбән Оча һәм Яңа Оча авылларында удмуртлар яши. Сыер савучылар сөйләгәнчә, ана телләрендә укырга теләүче балалар күрше Кукмара районының Түбән Үрәс авылындагы урта мәктәпкә барып белем алалар икән. Минтимер Шәймиев Мамадыш муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга әлеге 20ләп баланы мәктәпкә йөртү өчен транспорт мәсьәләсен чишәргә әмер бирде.
Гомумән алганда, "Тәкәнеш" агрофирмасында бүгенге көндә 535 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 3800 сум тәшкил итә. Моннан тыш, хуҗалык эшчеләргә бодай, печән бүлеп бирә. Быел "Тәкәнеш" бер сыердан 3 мең килограмм сөт савып, барлыгы 5346 тонна сөт һәм 488 тонна ит тапшырырга ниятли. Шулай итеп, "Вамин" быел республика буенча авыл хуҗалыгы продукциясен сатып 142268 мең сум табыш алачак. Минтимер Шәймиев "Вамин-Татарстан" башлыгын авыл хуҗалыгы тармагын үзгәртеп кору эшләрен алга таба да уңышлы дәвам итәргә теләде һәм моңа Россельхозбанк аша мөмкин кадәр ташламалы кредитлар җәлеп итәргә киңәш бирде.
Быел Мамадышта "Россия гражданнарына һәркем алырлык һәм уңайлы торак" илкүләм проекты буенча 15 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. ТР Президенты Минтимер Шәймиев яшь гаиләләргә бирелгән яңа йортны карады.
Мамадышның Совет урамында төзелгән, биш катлы йорттагы 56 фатирның 30ы "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы, калганнары республиканың социаль ипотека программасы буенча тапшырылган. Ел азагына кадәр тагын Ленин урамындагы 24 фатирлы йортка да яңа хуҗалары киләчәк. Минтимер Шәймиев, аның белән шулай ук ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин яңа йортның 20нче фатирын карап чыкты. Өч бүлмәле фатирның гомуми күләме 68 квадрат метр тәшкил итә. Яшь гаиләләр белән аралашып, Президент аларны беренче нигезләре белән тәбрик итте. "Фатир ул - капитал, һәр кешенең үз милке булырга тиеш", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Мамадышта яшь гаиләләрне һәм авылларда яшәүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча чиратта 69 гаилә тора. Киләсе елда районда Домолазов урамындагы 18 фатирлы, Юлчы урамындагы 60 фатирлы, Кызыл армия урамындагы 24 фатирлы йортлар да сафка басачак. "Татспиртпром" ААҖ исә биредә 72 фатирлы яңа йорт төзи. Шушы алдагы дүрт елда Мамадыш торак фондын 80,164 мең квадрат метрга арттырырга ниятли, аларның 43,84 мең квадрат метры социаль ипотека программасы буенча, 36,8 мең квадрат метры шәхси торак төзелеше исәбенә төзеләчәк.
Мамадыш муниципаль районы башылыгы Рөстәм Кәлимуллин торак төзелешен тоткарлаган кайбер мәсьәләләрне күтәрде. Алар беренче чиратта канализацияләрнең чистарту корылмалары белән тәэмин ителеше тиешле дәрәҗәдә булмауга кагылды. Бу зарлануга Минтимер Шәймиевнең сүзе бер булды: "Республиканың социаль-мәдәни көнкүрешен яхшырту өчен соңгы елларда күп эшләнде. Хәзер бездә юллар төзелеше беренче урында тора. Киләсе елда бу эшкә бик күп финанс чаралары җәлеп ителәчәк. Шуңа күрә әйтеп куям, районнар үзләренең башка төрле төзелеш планнарын чикләргә мәҗбүр булачак. Бу мәсьәләне чишү юлы бар. Финансларны сез үзегезчә хәл итә алачаксыз. Ул акчаларга юллар төзәргәме әллә башка проблемаларны хәл итүгә тотаргамы", - диде Президент.