25 октябрь көнне Казанда Татарстан студентларының V Конгрессы үзенең эшен дәвам итте. Аның "Уникс" концертлар залында үткән пленар утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук яшьләр корылтаенда 400дән артык делегат һәм республиканың төрле министрлык, идарәчелек җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, галимнәр, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Татарстан студентлары лигасы президенты Марат Бохараев сөйләгәнчә, кичә - Конгрессның беренче көнендә, делегатлар җиде секциягә бүленеп, студентлар тормышының төрле мәсьәләләре буенча фикер алышкан, моннан тыш 2 декабрьдә булачак сайлауларга багышлап, "Яшьләр, сәясәт һәм сайлаулар" дигән темага "түгәрәк өстәл" оештырган. Аларда кабул ителгән карарларны исә Минтимер Шәймиев бик җентекләп өйрәнәчәген әйтте. "Республика яшьләрен бергә җыеп, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләшер өчен Студентлар конгрессы бик файдалы чара, - диде Татарстан Президенты. - Нәкъ шундый җыеннарда кабул ителгән мөрәҗәгатьләр югары хакимияткә барып ирешә, катлаулы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Яшьләр - безнең бүгенге көнебез һәм киләчәгебез, шуңа күрә хакимият сезнең хыялларны чынбарлык итү өчен тырышырга тиеш. Татарстанның Студентлар лигасына озын һәм нәтиҗәле гомер телим", - диде Минтимер Шәймиев конгресска җыелучыларны сәламләп.
Бүгенге көндә Татарстанда 300 меңнән артык студент исәпләнелә. "Бу - зур көч һәм байлык. Нәкъ менә укымышлы яшьләр илебезнең киләчәген хәл итә, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - Никадәр авыр булмасын, без үзгәртеп кору елларын зыялыларыбыз көче белән мөмкин кадәр югалтуларсыз кичеп чыга алдык. Хәзер илебез яңа заман шартларында яши, безнең алда нык икътисадлы чит илләрне куып җитү генә түгел, ә узып китү бурычы да тора". Татарстан Президенты Россиягә демократия төзелеше бер дә җиңел бирелмәвен ассызыклады. Ул илнең тәүге Президенты Борис Ельцин башлаган, хәзерге илбашы Владимир Путин дәвам иткән демократик сәясәтнең уңай нәтиҗәләре турында сөйләде. "Дәүләт һәрвакыт үсеш юлында булсын өчен парламент, Хөкүмәт һәм Президентның бер фикердә булып, бер юнәлештә эшләве мөһим. Безнең максат - шундый бердәмлеккә ирешү", - дип аңлатты ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Россиядә тормышка ашырылган илкүләм проектларның иң авыры - "Мәгарифне үстерү", чөнки мәгариф системасын тамырдан үзгәртеп кору өчен бик күпне эшлисе бар. "Заманча дөньяга көндәшлелекне күтәрә алырлык белгечләр кирәк", - диде Минтимер Шәймиев. Президентта уку йортлары биргән белемнең гамәлгә яраклылыгы зур сорау уята. Мисалга ул "КАМАЗ" предприятиесендәге очракны китерде: "Быел "КАМАЗ"да эшкә 300ләп яшь белгеч алдылар. Әмма алар арасында үткәрелгән тестлар буенча шул ачыкланган: яшь белгечләрнең 12 проценты гына "КАМАЗ" җитештерүе өчен яраклы дип табылган. Белемсез белгечләрдән файда юк, алар җитештерүгә комачаулый. Югыйсә, "КАМАЗ" үзенең кайбер цехларын теге яки бу уку йортына бирергә әзер - иң мөһиме җитештерүне генә арттырырга ярдәм итсеннәр. Ләкин әле бер генә вузның да анда барырга җыенганы юк, чөнки башкарып чыкмабыз дип куркалар, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев һәм шунлыктан Татарстанда тармаклы белем бирү кластерлары системасы булдырылганлыгын әйтте. - Фән һәм җитештерү бергә атларга, эш белән тәэмин итүчеләр үз таләпләренә җавап бирерлек белгечләр әзерләүдә катнаша алырга тиеш", - диде ТР Президенты.
Утырышта Минтимер Шәймиевкә студентлар бик күп сораулар бирде. Кемдер аларны кәгазьгә язып тапшырды, кайберәүләр микрофоннан яңгыратты. Мәсәлән, Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институтыннан Алинә Глухова дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары студентларына да Хөкүмәт гранты буенча чит илләргә стажировкага чыгу мөмкинлеген булдырырга үтенде. Россиядәге чит ил студентлары ассоциациясенең Казан бүлеге яшьләре исә Татарстанда белем алучы чит ил студентларына уку чорында булса да эшкә урнашырга ярдәм итүне сорады. Бүгенге көндә андый студентлар 900гә җитә икән.
Казан дәүләт технология университетыннан Динә Асылгәрәева студентлар сырхауханәләрен тиешле медицина җиһазлары белән, ә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студенты Илсур Хисмәтуллин студентлар оешмалары лидерларын социаль ипотека программасы буенча фатирлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенткасы Анна Яковлева уку йортында күптән түгел ачылган кино һәм телевидение бүлекләренә кирәкле җиһазлар кайтырырга сорады.
Студентлар Президент алдында уку йортларында бик еш күзәтелүче ришвәтчелек мәсьәләсен дә телгә алды. Нәтиҗәдә, Минтимер Шәймиев җитди рәвештә мөгаллимнәрдән студентларга үз белемнәре белән имтихан тапшырырга мөмкинлек бирергә сорарга мәҗбүр булды. Шулай да утырыш күңелле вакыйга белән тәмамланды. Татарстан Студентлар лигасы республиканың яшьләр тормышына беркайчан да битараф булмаган Татарстан Президентына "Ел студенты-2007" бәйгесенең истәлекле билгесен - "Алтын шарф" бүләк итте. "Ел студенты"ның йомгаклау чарасына - 22 ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексына да чакырды. Марат Бохараев студентлар исеменнән шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариевка һәм ТР Ректорлар советы рәисе - КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлаховка да Рәхмәт хатларын тапшырды.