Минтимер Шәймиев Чаллыда гамәлгә ашырылучы яңа торак төзелеше проектларын хуплады

2007 елның 31 октябре, чәршәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кама аръягына эш сәфәрен дәвам итә. 31 октябрьдә ул Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Башта ТР Президентка яңа төзелеп килүче 60нчы торак микрорайонын күрсәттеләр.

Әлеге микрорайонда киләчәктә күп катлы 10 йорт калкып чыгачак. Торак йортларның гомуми мәйданы 91969 квадрат метр тәшкил итәчәк. Аларның 74 мең квадрат метры социаль ипотека программасы буенча сафка бастырыла. Төзелешнең заказчысы - "Торак инвестиция компаниясе" ҖЧҖ, генераль подрядчысы - "Йорт төзелеше комбинаты" ҖЧҖ. Хәзерге вакытта биредә биш йорт кулланышка әзер. Әлеге 53 мең квадрат метрның 43 мең квадрат метры социаль ипотека программасы буенча тапшырылачак. 60-03 санлы йортка 97 гаилә инде күчәргә дә өлгергән. 60нчы микрорайонда халык өчен барлык уңайлы көнкүреш шартлары булдыру көтелә. Биредә зур булмаган спорт комплексы, балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары төзеләчәк.

Шунысы кызык, 10 катлы алты йортның тышкы як диварлары Чаллының "Да-Да" балалар архитектура сәнгать мәктәбе яшь рәссамнары проектлары буенча бизәлгән. Минтимер Шәймиев бигрәк тә шул бизәлешләрне ошатты. "Безнең төбәктә җәйләр бик кыска була бит. Шуңа күрә яшәгән йорт-җирләребез кәефне күтәрсә, күңелгә хуш килсә аеруча рәхәт булыр иде", - диде ТР Президенты. Бүген "Да-Да" сәнгать мәктәбе укучылары ачык һавада күргәзмә оештырып, Президентны башка йорт бизәлешләре проектлары белән дә таныштырды.

"Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак" илкүләм проекты буенча Чаллыда берничә микрорайон төзелә башлый. Яңа торак төзелеше проектлары белән Минтимер Шәймиевне дә таныштырдылар. Венгриянең "ТриГранит" компаниясе катнашында төзелүче 15нче микрорайон шәһәр үзәгендә Кама елгасы буенда урнашачак. Сүз "Яр буе" һәм "Яшьлек" микрорайоннары турында бара. Бүген аларның макетларын шәһәрнең "Сәүдә кварталы" сәүдә-күңел ачу үзәгендә күрсәттеләр. Проект буенча "Яр буе" торак секторы 180 гектар җирне биләп торачак. Биредә социаль ипотека буенча 1,5 миллион квадрат метр торак төзергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта инде 57 йортта эш кайный. Төп инвестор - ТР Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды. Ә генераль проектлаучы - "Татгражданпроект" дәүләт унитар предприятиесе. Торак йортлардан тыш, микрорайонда яңа спорт-сәламәтләндерү үзәкләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхауханә, кунакханә, күп катлы гаражлар һәм зур мәдәни-күңел ачу үзәген төзү дә ниятләнелә. "Яр буе" комплексында барлыгы 44 мең кеше яшәр дип көтелә.

"Яшьлек" торак микрорайонының инвесторы исә "Фон" ҖЧҖ. Ул дүрт гектар җирдә төзелеш алып барачак. Биредә 23 торак йорт, 260 автомобильгә исәпләнгән күп катлы гараж, офис биналары, өч мәктәп һәм ике балалар бакчасы булачак. "ТриГранит" корпорациясе 15нче микрорайонны 18 гектар җирдә төзергә ниятли. Монда барлыгы 21 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак.

Минтимер Шәймиев Венгрия компаниясе проектына аеруча югары бәя бирде. Шуны раслап ул аларның мәгълүмат стендына имзасын куеп калдырды. Яңа микрорайоннар территорияләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү өчен Чаллы шәһәр советы 2010 елга кадәр инженер челтәрләрен үстерү программасын кабул иткән. Шәһәрнең "Йорт төзелеше комбинаты" ҖЧҖ, "Стройдеталь" ҖЧҖ, күзәнәкле бетоннар заводы төзелеш өчен кирәкле яңа материаллар җитештерүне үзләштерә башлаган. "Чаллы бүген үзенең киләчәген яхшы күз алдына китерә. Шәһәрнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен комплекслы эш алып барыла. Торак йортлар, сәүдә һәм күңел ачу комплекслары төзелеше буенча әзер проектлар, кирәкле күләмдә инвестицияләр бар. Эре автомобиль төзү үзәге булган Чаллы торак йортларга аеруча мохтаҗ иде. Илдар Халиков җитәкчелегендәге җирле хакимият бу мәсьәләне чишү өчен күп көч куя", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Минтимер Шәймиев шәһәрнең, шулай ук күрше Тукай, Менделеевски, Минзәлә районнары активы белән очрашты.

Чаллы Татарстанның иң зур шәһәрләреннән берсе. Биредә республика икътисадының нигезен тәшкил итүче мөһим сәнәгать объектлары урнашкан. Булачак сайлауларда да Чаллы халкының активлыгы зур роль уйнаячак. Минтимер Шәймиев чаллыларның сайлауларга әзерлек барышы белән кызыксынды. "2 декабрьдә РФ Дәүләт Думасына үтәчәк сайлаулар гадәти сайлаулар гына түгел. Аның нәтиҗәләре киләсе елга Россия президенты сайлауларына да тәэсир итәчәк, илебезнең алга таба да үсеш юлын билгеләячәк, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев үз чыгышында. - Президент Владимир Путин алып барган акыллы сәясәт илгә кризис чорыннан чыгарга ярдәм итте. Безнең алда хәзер ирешелгән икътисади тотрыклылыкны саклау һәм Россия дәүләтенең дөньядагы дәрәҗәсен ныгыту бурычы тора. Сәяси ыгы-зыгыга вакытыбыз юк безнең", - диде Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты республиканың сайлауларга икътисади уңышлар белән якынлашуын әйтте. "Татарстан сәнәгать продукциясе күләме буенча 2007 елны югары күрсәткечләр белән тәмамлаячак", - диде Минтимер Шәймиев. Президент биредә Чаллы халкы керткән өлеш зур булуны ассызыклады. "КАМАЗ" предприятиесен сафка бастырган елларны яхшы хәтерлим. Ә бүген исә, "КАМАЗ"ны Россиядә генә түгел бөтен дөньяда яхшы беләләр. Завод чыгарган йөк автомобильләре һәр дүртенчесе чит илләргә сатыла. Чит ил компанияләре белән уртак производстволар ачып, предприятие автомобильләрнең техник үзлекләрен камилләштерүдән туктамый, Ауропа стандартларына туры килерлек Евро-3 һәм Евро-4 двигательләрен ясап файдалана башлады", - диде Президент.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан 2010 елга автомобильләр җитештерү үзәге булачак. "Без буш сүзләр сөйләп, озак планнар корып вакыт үткәреп йөрмибез. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстан тыныч кына яңа производстволар үзләштерә. Чаллы Татарстанны КамАЗлар белән танытса, "Алабуга" махсус икътисади зонасы төрле маркадагы җиңел автомобильләр һәм аларга запас частьләр җитештереп җирле икътисадны ныгытачак. 2010 елга "КАМАЗ"да 70 мең йөк машинасы, "Алабуга" махсус икътисади зонасында 200 меңгә якын җиңел автомобиль чыгарылачак. Яңа производстволар ачу Кама аръягы районнарында эшсезлек мәсьәләсен хәл итәргә булыша", - диде Минтимер Шәймиев. Президент Чаллы күршесендәге Тукай, Минзәлә районнарынында социаль-икътисади үсешенә зур бәя бирде. Илкүләм проектларны тормышка ашыру барышында мәгариф, сәламәтлек саклау, торак төзелеше һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары турында сөйләде.

Сайлаулар темасына әйләнеп кайтып, Минтимер Шәймиев республиканың икътисади уңышлары турында сайлаучылар белән очрашканда сөйләргә һәм аңлатырга киңәш итте. "Без Татарстанда проблемалар юк дип белдермибез. Көн үзәк чишеләсе мәсьәләләр кала бирә. Әмма аларны чишү юлларын да тәкъдим итә алабыз. Халык сәяси тормышка битараф калмаска тиеш. Чөнки ул балаларның киләчәк тормышын хәл итәчәк", - диде Минтимер Шәймиев. ТР Президенты залда утырган район вәкилләренең күп санлы сорауларына да җавап бирде.

Бүгенге җыелышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, , ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы секретаре Валентина Липужина, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һбм башка рәсми затлар да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International