1 ноябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2007 ел өчен Арбузов исемендәге халыкара премияне тапшырды. Фосфорорганик химия өлкәсендәге уңышлар өчен бирелүче әлеге дәрәҗәле премиягә беренче тапкыр хатын-кыз галимә - Россия Фәннәр академиясе академигы, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры Ирина Белецкая лаек булды.
Халыкара премияне тапшыру тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.
Татарстан Президенты Указы белән Казан химия мәктәбенең күренекле галимнәре Александр һәм Борис Арбузовлар хөрмәтенә булдырылган халыкара премия 1997 елдан ике ел саен тапшырылып килә. Төрле елларда аны Казаннан Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Аркадий Пудовик, АКШ профессоры Льюис Квин, Польшадан Ян Михальский, Франциядән Франсуа Матей, Алманиядән Эдгар Нике, соңгысында Япониядән Масааки Йошифуджи алган иде.
Шушы мәртәбәле премиянең быелгы лауреаты 74 яшьлек Ирина Белецкая МДУның химия факультетында органик элемент тоташмалары лабораториясен җитәкли. Ул Ломоносов, Менделеев, Несмеянов, Демидов исемендәге премияләре лауреаты, органик һәм фосфорорганик химия, металл-органик тоташмалар һәм металл-комплекслы катализ химиясе өлкәсендә зур галимнәрнең берсе булып санала. Ирина Белецкая меңнән артык фәнни мәкалә һәм 6 монография авторы, "Органик химия журналы" баш мөхәррире.
Тантанада бик күп дәрәҗәле галимнәр - Халыкара Арбузов исемендәге премия тапшыру комитеты әгъзалары - ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгәров, РФА Казан фәнни үзәге рәисе Александр Коновалов, КДУ ректоры Мәкъзүм Сәлахов, КДТУ профессоры Сергей Дьяконов, РФА Казан фәнни үзәгенең А.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры Олег Синяшин, шулай ук республиканың югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм химия тармагында эшләүче предприятие вәкилләре бар иде.
Минтимер Шәймиев Ирина Белецкаяга Халыкара премиянең истәлекле медален һәм лауреат дипломын тапшырды, галимәнең озак еллар органик химия өлкәсен үстерүгә керткән өлеше өчен шәхсән үзеннән, республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт исеменнән рәхмәт сүзләрен әйтте. Лауреатны тәбрик итеп, ТР Президенты: "Беренче тапкыр премиягә хатын-кыз галимә лаек булды, - диде. - Ирина Белецкаяның фәнни эшчәнлеге һәрвакыт уңышка йөз тота. Ул бөтен гомерен органик химия тармагын үстерүгә багышлаган кеше, аның ачышлары дөнья күләмендә әһәмияткә ия", - диде ТР Президенты.
"Бүгенге тантана барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга. Быелгы Арбузов исемендәге премия белән без Россиянең органик химия мәктәбенә, күп буын галимнәрнең фәнни эшенә бәя бирәбез, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - Илебезнең һәр өлкәдә фәнни нигезе нык, әмма барлык уйлаганны ахырына кадәр җиткерү өчен әле күп тырышасы бар. Фән үсеше зур игътибар сорый, бу бигрәк тә хакимият тарафыннан лаеклы шартлар тудыруга кагыла", - диде Минтимер Шәймиев.
Ирина ханым дәрәҗәле премия өчен Татарстан Президентына, республикадагы хезмәттәшләренә рәхмәтен белдереп, нәкъ менә Минтимер Шәймиевнең ахыргы сүзләрен телгә алды: "Минтимер Шәймиевнең фәнне үстерүгә, фән кешеләренә карата фикерен сөнеп кабул иттем. Татарстан Президенты илебезнең фәнни нигезен ныгыту һәм үстерү мөһимлеген аңлый, бу мәсьәләнең чишелеш юлларын эзли. Мин үзем дә киләчәк өчен борчылып яшим, чөнки талантлы яшьләребез үсеш өчен шартлар эзләп, әледән-әле чит илләргә китәргә мәҗбүр була", - диде Ирина Белецкая.
Галимә сөйләгәнчә, ул Александр Арбузовның үзен дә хәтерли икән. "Мин, яңа гына Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган яшь белгеч, 1957 елда Казанга Александр Арбузов оештырган фәнни-гамәли конференциягә килгән идем. Дәрәҗәле галимнең ул вакытта яшьләр белән теләп аралашуына сокландым. Миңа Александр Арбузов үз куллары белән ясаган химик әсбап бүләк иткән иде, ул хәзер дә саклана", - дип хатирәләрен яңартты галимә.
Чыннан да, Александр һәм Борис Арбузовлар яшь буын химикларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән галимнәр. Аларның бу эшен Казанда бүген дә дәвам итәләр: 2006 елда Казан Башкарма комитеты органик һәм органик элементлы химия өлкәсендә тикшеренүләр үткәрүче яшь галимнәр өчен Арбузов исемендәге премия булдырды.
Халыкара премияне тапшыру комитеты рәисе - ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров сүзләренчә, быелгы Арбузов исемендәге премиягә 5 галим тәкъдим ителгән булган, әмма сайлау комитеты беравыздан Ирина Белецкая өчен тавыш биргән. Әхмәт Мәзгәров тагын бер серне дә ачты: Ирина ханым - Казан килене икән. Ирина Белецкая үз чыгышында тормыш иптәше, галим Рөстәм Шакировны җылы сүзләр белән телгә алды.