Минтимер Шәймиев: "Казан булачак сайлауларда үрнәк күрсәтергә тиеш"

2007 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

8 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанда шәһәр активы белән очрашты. Башкаланың "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексына җирле муниципаль хакимият, оемалар җитәкчеләре, урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре, табиблар, укытучылар җыелды.

Казан активының киңәйтелгән утырышында республиканың барлык министрлык, идарәчелек җитәкчеләре катнашты. Президиумда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин урын алды.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында 2 декабрьдә Россия Дәүләт Думасына узачак сайлауларда башка төбәкләр белән чагыштырганда, бигрәк тә Татарстан Республикасы актив катнашырга тиешлегенә басым ясады. "Татарстанлыларга илнең бүгенге җитәкчелегенә рәхмәтле булырга, алып барылган сәяси һәм икътисади курска ышаныч белдерергә сәбәп бар, - диде Минтимер Шәймиев. - Онытмыйк, Россия Президенты Владимир Путин Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек комиссиясен үзе җитәкләде, мондый дәрәҗәгә аңа кадәр илнең икенче башкаласы - 300 еллык Санкт-Петербург кына лаек булган иде. Шулай ук Владимир Путин хуплавы белән 2001-2006 елларда Татарстанның социаль-икътисади үсеш программасы тормышка ашырылды. Әлеге "бизнес-проект" Россия күләмендә тәүгесе булды. Россия белән Татарстан хакимият органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турында инде икенче тапкыр Шартнамә төзелүен һәм бу юлы аның федераль закон рәвеше алуын да онытырга ярамый", - дип искәртте ТР Президенты. Аның сүзләренчә, соңгы тапкыр Россия Президенты сайлауларында Татарстан халкының 77,6 проценты катнашкан. "Булачак парламент сайлауларында да бу күрсәткечне киметмәскә кирәк, хәзер иң мөһиме - аңлату эшләре алып бару. Без бер сайлаучыны да югалтырга тиеш түгел", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

ТР Президенты үз чыгышында республика алда торган сайлауларга тотрыклы социаль-икътисади үсеш белән якынлашуын әйтте. "Татарстан сәнәгать продукциясе үсеше буенча агымдагы елны 8,5 процент белән тәмамлаячак. Бу - без фаразлаганнан 1 процентка күбрәк. Җитештерүдә нефть химиясе белән машина төзелешенә өстенлек бирүебез бүген үзен аклый башлады: хәзер "КАМАЗ" автомобильләре дөнья базарын яулый, "Түбән Кама нефть химиясе" ширкате зур табышлар ала, моңа өстәп, Татарстанда югары процент күкертле нефть эшкәртергә сәләтле тагын бер "Түбән Кама" төзелә", - дип сөйләде М.Шәймиев.

Аграр сәнәгать, торак төзелеше, сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларында соңгы елларда алып барылган үзгәртеп кору нәтиҗәләренә Президент аерым тукталды.

"Авыл хуҗалыгы тармагына эре инвесторлар килүе, республиканың куллану базарында да нәкъ менә җирле продукция өстенлек итүе нәтиҗәсендә без бүген азык-төлеккә бәяләрне тотрыклы ясый алдык. Республика хәзер тиешле күләмдә икмәк, сөт, ит җитештерә. Көз айларында ярминкәләр оештыруда актив катнашкан, халыкны кышка очсызрак бәягә азык-төлек белән тәэмин итәргә ярдәм күрсәткән барлык районнарга, шәһәр җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәсем килә. Халкыбызны экологик яктан чиста, табигый продуктлар белән тәэмин итүне мин Татарстанның алга таба өстенлекле проекты булырга тиеш дип саныйм", - диде М.Шәймиев.

Торак төзелешенә килгәндә, ТР Президенты бүген Татарстанда һәр төрле кесәгә туры килердәй торак барлыгын әйтте. "Социаль ипотека программасын тормышка ашырып, без яшь гаиләләрнең, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең, аерым категория гражданнарның яшәү шартларын яхшыртабыз. Илдә банклар ставкасы күтәрелгән очракта да, безнең программа 7 процентны саклап калачак. Хәзер Казан хакимияте дә үз торак программасын булдырырга ният кылды. Әгәр шәһәр халкының яшәү шартларын яхшыртырга омтылыш бар икән, мин бу эшне хуплыйм гына", - диде ТР Президенты.

Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев Казанда урнашкан һәм "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында заманча җиһазландырылган Төбәкара клиника-диагностика үзәге мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмавы турында әйтте. "Әлеге үзәк табиблары йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча елына 6 меңләп операция ясарга сәләтле. Әлбәттә, монда федераль үзәк заказлары зур роль уйный. Белгәнебезчә, әлегә читтән нибары 300ләп кенә заказ килгән. Бу мәсьәләләне федераль хакимият алдында күтәрергә ниятлим", - диде Минтимер Шәймиев һәм тиздән Татарстанга Россия Хөкүмәте рәисе беренче урынбасары, илкүләм проектларны тормышка ашыру барышы өчен җаваплы кеше Дмитрий Медведев киләчәген дә хәбәр итте.

Нәкъ менә Казан өчен әһәмиятле мәсьәләләр дә ТР Президенты игътибарыннан читтә калмады. Минтимер Шәймиев торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр, юллар төзелеше, җәмәгать транспорты белән тәэмин ителеш кебек темаларны күтәрде. Шәһәр хакимияте алдында торак төзелешендә катнашып, акчаларын югалткан халыкка ярдәм итү мәсьәләсен куйды. "Казанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр бүгенге көндә, башка шәһәрләр белән чагыштырганда, иң арзаны: 1 кв. м. 34 сумга төшә, башка шәһәрләрдә ул 50-53 сумнарга чыга. Хәзер без Казанны арзан җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсен чишәбез. Аз керемле халык катламына исә торак-коммуналь түләүләр өчен бөтен республика буенча тәкъдим ителүче субсидияләр киләсе елда да сакланачак, алар турында халыкка аңлатырга кирәк", - дип сөйләде М.Шәймиев.

Сүз азагында янә сайлаулар темасына әйләнеп кайтып, Татарстан Президенты алдагы сайлауларның Татарстан буенча ничек узачагында казанлыларның өлеше зур булачагын ассызыклады. "Безнең иң күп яшьләребез һәм зыялыларыбыз башкалада яши. Алар бигрәк тә дәүләтебезнең киләчәгенә битараф булмаска тиеш. Бүген курыкмыйча әйтә алабыз, Россия үзгәртеп кору елларын мөмкин кадәр югалтуларсыз кичеп чыга алды. Хәзерге көндә инде ирешелгән уңышларны үстерү, илнең дөнья күләмендәге дәрәҗәсен ныгыту бурычы тора. Демократик үсеш юлына баскан Россия, ниһаять, күппартиялелек системасына күчә, дәүләт башында торучылар халыкка биргән вәгъдәләре өчен җаваплы булырга өйрәнә", - диде М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International