3 ноябрьдә Казанда Татарстан халыклары съезды уза. Башкаланың “Корстон” комплексында үткәрелүче съездга 700гә якын делегат, күп санлы кунаклар җыелды.
Съезд эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ төбәкләрне үстерү министры урынбасары Камил Исхаков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин, Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе, Россиянең Таҗикстандагы вәкаләтле вәкиле Рамазан Абдулатипов катнашты.
Залга үткәнче кунаклар беренче катның фойесында “Татарстан халыклары милли аш-су атнасы” бәйгесендә җиңгән милли җәмгыятьләрнең аш-су күргәзмәсен, “Татарстан – уртак йортыбыз” фотографияләр һәм “Татарстанның социаль-икътисади үсеше” мультимедияле күргәзмәләре белән танышты.
Республика тарихында икенче тапкыр узучы съезд Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сәламләве белән ачылып китте. Татарстан Президенты үз чыгышында республиканың барлык күп милләтле халкына мөрәҗәгать итте: “Татарстан һәрвакыт төрле милләт кешеләре өчен туган йорт булды. Аларның күбесе республиканың, ил һәм тарихи Ватаннарының үсешенә зур өлеш кертте. Бездә Украина Халык Республикасының беренче Президенты Михаил Грушевский, беларус әдәбияты классигы Янка Купала яшәгән, Казахстаннан Җиһангир хан укыган. Казанда күренекле телчеләр поляк Иван Бодуэн де Куртенэ һәм дагстанлы Александр Казем-бек, хакасс халкы улы галим Николай Катанов, татар этнографиясен өйрәнгән немец Карл Фукс эшләгән. Республика чуаш Иван Яковлев, башкорт Мәҗит Гафури, мари Василий Мосолов, мордва Михаил Девятаев һәм башка танылган исемнәр белән бәйләнгән. Алар барысы Татарстанның горурлыгы булып тора. Моннан биш ел элек узган Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре Татарстан территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең артуын күрсәтте. Һәм без, татарстанлылар, аларның барысына: “Рәхим итегез!” - дип әйтәбез”, - диде Татарстан Президенты.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, быелгы съезд республиканың этник мәдәни тормышындагы мөһим вакыйгаларга туры килә - Татарстанның Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе оешканга унбиш ел тула, шул ук вакытта әлеге берләшмәнең чираттагы конференциясендә катнашучылар съездга ассоциацияне Татарстан халыклары Ассамблеясенә үзгәртү мөрәҗәгате белән чыга. “Республикада милли традицияләрне торгызу һәм саклауда Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясенең роле зур. Аның көче белән бүген бездә якшәмбе мәктәпләре эшли, миграция мәсьәләләре чишелеш таба. Ассоциация һәрвакыт дәүләт, җирле үзидарә хакимиятенең ышанычлы хезмәттәше булды. Без бергә бик күп мәсьәләләрне хәл итә алдык. Республиканың күп милләтле хәрәкәте 90-нчы елларда Татарстандагы иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне дә җайга салырга ярдәм итте. Хәтерләсәгез, Татарстан халыкларының беренче съезды Россия тарихының авыр чорында узды: бер яктан милли үзаң үсеш алган булса, икенче яктан милләт һәм динара киеренкелекләр арткан вакыт иде, кайбер төбәкләрдә алар хәтта ачык бәрелешләргә китерде. Безнең республика исә төрле милләт вәкилләрен тынычлык һәм бердәмлек кебек гомумкешелек идеяләре белән берләштерүгә иреште. Бу алга таба республиканың социаль-икътисади һәм мәдәни үсешен тәмин итте. Бүген Татарстан – Россия һәм чит илләрдә аеруча үсеш алган төбәкләрдән берсе санала”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев һәм боларның барысы өчен күпмилләтле Татарстан халкына хөрмәт хисләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Билгеле булганча, бүгенге съездда республиканың дәүләт милли сәясәте концепциясе тикшерелә. Аның съездга чыгарылуын Минтимер Шәймиев шулай ук: “Дәүләт белән гражданлык җәмгыятенең үзара ышанычлы мөнәсәбәтен дәлилли”, - диде.
Съезд илнең иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйгалар – Россия Дәүләт Думасына сайлаулар алдында җыелды. “Россия соңгы елларда тотрыклы сәяси, икътисади шартларда яши, илнең халыкара дәрәҗәсе үсә. Россиянең күпчелек халкы Президент Владимир Путин алып барган үсеш юлын дәвам итү яклы. Чөнки илебездә барлык халыкларның тигезлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт сәясәте, милләт һәм динара түземсезлеккә каршы көрәш алып барыла”, - дип белдерде М.Шәймиев.
Съезд Россия халыклары көне алдыннан үтә. “Бу көн күп милләтле Россия халкының буыннан-буынга күчеп килүче бердәмлек традицияләре билгесе булып тора. Уртак йортыбыз - Татарстан һәм Россиянең чәчәк атуы өчен барча халыкларга иминлек, бердәмлек телим”, - диде Минтимер Шәймиев.
Форумга уңышлы эш теләп, бүген Мәскәүдәге күп санлы рәсми затлардан да котлау телеграммалары килгән иде. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Сергей Миронов, РФ Федераль мәдәният һәм кинематография агентлыгы җитәкчесе Михаил Швыдкой хатларын яңгыратты. РФ төбәкләрне үстерү министры исеменнән исә Камил Исхаков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле исеменнән Владимир Зорин чыгыш ясады.