ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының "Административ хокук бозулар өчен акча түләтү алымнарын үзгәртү өлешендә административ хокук бозулар хакындагы Татарстан Республикасы Кодексына үзәрешләр кертү турында", "2007-2010 елларга Татартсан Республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча Комплекслы программаны раслау хакында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасы территориясендә гомуми кулланудагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспорты тарафыннан гамәлгә ашырылучы пассажирлар ташуны оештыру хакында"гы Татарстан Республикасы Законының 10нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар хезмәте хакында"гы Татарстан Республикасы Законының 15нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" һәм "2008 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләренең чикләрен раслау турында"гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
Нигездә, законнарга кертелгән үзгәрешләр редакцион һәм төзәтмә характерда, алар федераль законнардагы үзгәрешләргә бәйле. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр һәм 2008 елда халыкны социаль яклауның төбәк стандартын формалаштыру максатында, закон тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре чикләренең күләмнәре расланды.