Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең "Илнең профессиональ командасы" проекты Федераль эксперт советы рәисе Алексей Гордеевтан хат килде.
Хатта А.Гордеев "Агросәнәгать комплексы" бүлеге буенча "Илнең профессиональ командасы" гомумроссия проектын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне, шулай ук проект финалчыларының Мәскәүдә "Агросәнәгать атналыгы - 2007" дигән исем астында үткән бәйрәм чараларында катнашуын оештыруда теләктәшлек күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә.
"Хәзерге вакытта Федераль эксперт советы тарафыннан лауреатлар исемлеге (барлыгы 1000 кеше) - Россиянең 83 төбәгеннән агросәнәгать комплексының иң яхшы җитәкче кадрлары ачыкланган. Проект лауреатлары агросәнәгать комплексы системасы җитәкчеләре арасында лидерлар дип санала. Алар предприятие белән нәтиҗәле идарә итү тәҗрибәсенә ия, социаль проектларны гамәлгә ашыруда актив тормыш позициясе били, илебез үсешенә сизелерлек өлеш кертергә сәләтле", - дип хәбәр итә үзенең хатында Россия авыл хуҗалыгы министры.
Проект лауреатлары арасында Татарстан Республикасының 44 җитәкчесе бар. Менә алар: Владимир Панков ("Кызыл Шәрык-Агро" ААҖнең директорлар Советы рәисе), Дамир Фәйзрахманов (Саба районының "Саба агрофирмасы" ҖЧҖ генераль директоры), Виктор Аверьянов ("Химокам-Агро" ҖЧҖ генераль директоры), Фәнүр Мәгъҗанов (Тукай районының "Кама беконы" ҖЧҖ генераль директоры), Вәгыйзь Минһаҗев ("Вамин Татарстан" ААҖ генераль директоры), Лев Семенов (Түбән Каманың "Бәхетле-Агро" ААҖ генераль директоры), Владимир Аппаков (Түбән Кама районының "Якташлар" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе), Илшат Гомәров (Алексеевски районының "Гомәров И.Н. крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе), Мэльс Миңнуллин (Арча районының "Сафия-1 феремер хуҗалыгы" ҖЧҖ җитәкчесе), Айрат Габдрахманов (Азнакай районының Тымытык авылы "Габдрахманов" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы), Замир Гыймранов (Питрәч районының "Ватан" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе), Анатолий Крамин ("Крамина А.А. крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Биектау районының Өле авылы "Йорт куяннары нәсел заводы" генераль директоры), Минталип Миңнеханов (Тукай районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы), Рафил Нуретдинов (Мөслим районының Мәлләтамак авылы "Нур" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы), Илгиз Хәйруллин (Әтнә районының Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе), Ришат Хисаметдинов (Яшел Үзән районының "П/Ф Казанская" ААҖ генераль директоры), Рамил Нотфуллин (Балтач районының "Татарстан" ҖЧҖ директоры), Раиф Гыйльмуллин (Балтач районының "Алга" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе), Барис Гафуров (Чүпрәле районының "Чынлы" ҖЧҖ директоры), Нәфыйк Хөсәенов (Кукмара районының Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе), Әнвәр Вафин (Лаеш районының "Березовка" ҖЧҖ директоры), Айрат Гапсәламов (Актаныш районының Нур Баян исемендәге ҖЧҖ директоры), Шәйдулла Сәлахов (Арча районының "Ак барс-Агро" ҖЧҖ директоры), Геннадий Миңнуллин (Баулы районының "Колос" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе), Җәүдәт Хөсәенов (Буа районының "Коммуна" ҖЧҖ җитәкчесе), Ильяс Әхмәтов (Алексеевски районының "Родина" күмәк хуҗалыгы рәисе), Фәрит Гыйрфанов (Балтач районының Тимирязев исемендәге ҖЧҖ җитәкчесе), Мансур Әхмәтов (Арча районының "Ватан" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе), Әнәс Рәхмәтуллин (Нурлат районының Хафизов исемендәге ҖЧҖ җитәкчесе), Зөлфәт Галиев (Әтнә районының "Күңгәр" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе), Таһир Ибраһимов (Апас районының "Ибраһимов һәм К" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе), Зөфәр Кавиев ("Әнәле" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ҖЧҖ башкарма директоры), Рәис Миңнегулов (Чирмешән районының "Таң" КП җитәкчесе), Илһам Кәримов (Саба районының "Урта Саба" ҖЧҖ җитәкчесе), Владимир Белосков ("Яшел урам" ҖЧҖ директоры, "Земля-землица" газетасының баш мөхәррире), Илдар Закиров ("Сельская жизнь" газетасының үз хәбәрчесе), Владимир Изергин ("Бугульминская газета"ның баш мөхәррире), Рөстәм Сәхапов ("Agriculture" журналының баш мөхәррире), Ринат Гайзатуллин ("Казан ит комбинаты" ААҖ генераль директоры), Алмаз Шәрипов ("Чаллы икмәк продуктлары комбинаты" ААҖ генераль директоры), Рәшит Шәйхетдинов ("Татспиртпром" ААҖ генераль директоры), Рамил Имамиев ("Вамин-Татарстан" ААҖнең филиалы - "Чаллы сөт комбинаты" директоры), Рафаэль Юнысов ("Чаллы икмәге" ЯАҖ генераль директоры), Равил Фазлыйәхмәтов ("Алабуга ит-консерва комбинаты "ААҖ" генераль директоры).