Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Административ хокук бозулар хакындагы Татарстан Республикасы Кодексының 2.9 һәм 3.6 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы хакында", "Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре хакында", "Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау хакында" һәм "Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьялары вазифасын булдыру хакында" Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү турындагы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
Нигездә, законнардагы үзгәрешләр редакцион һәм төзәтмә характерга ия, алар федераль законнардагы үзгәрешләргә бәйле.