Минтимер Шәймиев оешкан җинаятьчел төркемнәрне фаш итүдә катнашкан милиционерларны бүләкләде

2007 елның 9 ноябре, җомга

9 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республикада оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә зур өлеш керткән милиция хезмәткәрләрен бүләкләде. Билгеле булганча 10 ноябрьдә милиционерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Шуңа күрә Казан Кремленә чакырып, Татарстан Президенты үзе кабул итүе милиционерлар өчен икеләтә куанычлы вакыйга булды. Минтимер Шәймиев Указы белән дәүләт бүләкләре "Тагирьяновчылар" оешкан җинаятьчелек төркемен фаш итүдә катнашкан хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылды.

Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры беренче урынбасары Равил Моратов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе генерал-майор Евгений Вдовин катнашты.

Быел август аенда республика Югары мәхкәмәсе Чаллы шәһәре территориясендә оешкан "Тагирьяновчылар" бандасының 16 әгъзасын ирекләреннән мәхрүм итте. Төркемнең башлыгы Эдуард Тагирьянов һәм аның өч ярдәмчесе гомерлек срок, калганнары 19-22 ел алды. Җинаять төркеменең ике әгъзасына шартлы рәвештә 8 ел бирелде.

"Тагирьяновчылар"ны Чаллы милиционерлары 90-нчы еллар азагында ук оператив исәпкә куйган иде, әмма төркем бик "чиста" эшләгәнгә, җаваплылыкка тартырлык дәлилләре булмады. Ныклап тикшерүләр исә 2003 елның 29 маенда "КамАз-Металлургия" ААҖ генераль директоры Виктор Фабер белән икътисад департаменты директоры Наталья Стародубцева урланганнан соң башланды. Кешеләр урлау һәм акча талау белән шөгыльләнгән төркем бүгенге көндә 21 кешене үтерүдә гаепләнә. Җинаять эше материаллары 119 томны һәм тагын өстәмә 5 томны тәшкил итә. Оператив-тикшерүләр барышында "Тагирьяновчылар"дан бик күп утлы корал табыла.

"Үзгәртеп корулар чорында, 90-нчы еллар башында илдә халыкны иң нык борчыганы - җинаятьчелек иде. Ул чорда социаль-икътисади вәзгыятьнең никадәр авыр булуын хәтерлибез: эшсезлек арткан чак, хезмәт хаклары түбән яисә, гомумән, түләнми иде. Әмма ул вакытта халыкны иң куркытканы җинаятьчелек булды, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев милиционерлар белән очрашуда. - Соңгы елларда республиканың хокук саклау органнары җәмгыятьтә тәртип урнаштыру өчен күп көч куйды. Бу эштә дәүләт органнарының, иҗтимагый оешмаларның да өлеше бар. Куанычка, хәзер безнең халык җинаятьчелек мәсьәләсен инде андый ук кискен дип исәпләми. Кешеләр иминлеген саклау өчен алга таба да бергә эшләргә кирәк", - диде ТР Президенты. Ул шулай ук барлык милиционерларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, алга таба да җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.

М.Шәймиев сүзләренчә, быел Татарстанда кылынган җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка азрак, шул ук вакытта ачылган җинаять очраклары да арта. "Иң мөһиме республикада оешкан җинаятьчелеккә каршы җитди көрәш бара. "Һади Такташ", "29-нчы комплекс" кебек эре җинаять төркемнәре фаш ителүе дә шуны дәлилли. Хокук саклау органнары моннан 10-15 ел элек булган җинаятьләрне ачуга ирешә. Чыннан да, бездә "бурычлар" калырга тиеш түгел", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Минтимер Шәймиев Татарстанда наркотикларга каршы көрәшне арттыру кирәклегенә дә басым ясады. Монда наркотик матдәләрне законсыз әйләнештән алу гына түгел, ә синтетик наркотиклар җитештерүне кисәтү дә уяулык таләп итә. Болардан тыш ТР Президенты җәмәгать тәртибен саклауда мөһим роль уйнаган участок милиционерларының эш шартларын яхшырту, юл-транспорт һәлакәтләре очракларын киметү максатында республиканың юл хуҗалыгын үстерү турында да фикерләрен җиткерде.

"Тагирьяновчылар" өчен исә бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Указы белән беренче бүләк - "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены ТР эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗановка тапшырылды. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, республиканың иң дәрәҗәле бүләген хокук саклау органнары вәкилләре тәүге тапкыр ала. Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә Эчке эшләр министрлыгының Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре - милиция подполковниклары Алексей Сергеев белән Ринат Хөсәенов, милиция майорлары Марат Вәлиев, Раил Гайфетдинов һәм Сергей Карпов лаек булды. РФ Прокуратурасы карамагындагы Татарстан буенча Тикшерү комитетының Чаллы буенча җитәкчесе урынбасары, 1 класслы юрист Олег Ульянченкога "Татарстанның атказанган юристы", ТР Эчке эшләр министрлыгының Җинаять эзләү идарәсе башлыгы милиция полковнигы Владимир Ивановка "Татарстанның атказанган эчке эшләр идарәсе хезмәткәре" мактаулы исемнәре бирелде.

Болардан тыш кайбер милиционерларга ТР Президентының Рәхмәт хатлары да тапшырылды. ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны исә Минтимер Шәймиев исемле алтын сәгать белән бүләкләде. Министр әйткәнчә, хәзер хокук саклау органнары алдында "Тагирьяновчылар"дан "бушаган" урынга башкаларны китермәү бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International