Дмитрий Медведев: "Татарстанның яшьләр сәясәте башка төбәкләргә үрнәк булырлык"

2007 елның 12 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрь көнне Татарстан башкаласына Дмитрий Медведев килде. РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Казанга эш сәфәрен Россия Ислам университетыннан башлады. Илнең беренче вице-премьерын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тул вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Эшлекле сәфәрнең программасы югары белем бирү мәсьәләре белән бәйле. Төгәлрәге – Россиядә дини белем бирүче уку йортларын дәүләт стандартына туры килерлек сертификатлар белән тәэмин итү. Аннары дини белем алучы студентлар да дәүләт стандартларына туры килерлек дипломнар ала алырлар иде.

Россия Ислам университетына килүгә мәртәбәле кунаклар уку йортының китапханәсендә булды. Ул вуз ачылганның беренче елыннан ук эшли һәм 4 меңгә якын саклау берәмлегеннән гыйбарәт. Китапханәнең уку залы 30 утыру урынына исәпләнгән, ә бу вузда белем алучылар санының 10 процентына якын дигән сүз. Китап фонды нигезен гарәп телендәге басмалар тәшкил итә. Шулай ук рус, татар, инглиз, төрек һәм фарсы телендәге китап, газета һәм журналлар бар. Тәкъдим ителгән әдәбият, нигездә, ислам тарихы, ислам хокукы, Коръәнне һәм аңа бәйле фәннәрне өйрәнү, ислам тәгълиматына карый. Китапханәгә килүчеләр гомуми гуманитар фәннәрдән чит телләр, дини тәгълимат, теология, сәясәт белеме, социология, философия һ.б. өйрәнү буенча дәреслекләрне ала. Китапханәдә Коръәннең аудиоязмасы һәм башка аудиоматериаллар бар. Китап фондын даими тулыландырып тору өчен ТР Милли китапханәсе һәм Казан дәүләт университеты китапханәсе белән килешүләр төзелгән.

Китап фонды белән танышып, китапханә персоналы белән аралашканнан соң, Дмитрий Медведев, Минтимер Шәймиев һәм аларны озатып йөрүче затлар вузның компьютерлар классын карады. Сүз уңаенда, студентлар һәм укытучылар көче белән РИУның сайты эшләнгән. Әлеге интернет-ресурс җәмәгатьчелеккә уку йорты тормышы, мөселман мәгарифендәге яңалыклар белән оператив мәгълүмат бирүне максат итеп куя. РИУ сайтындагы форум республиканың мөселман яшьләре арасында шактый популяр.

Россия Ислам университетының конференцияләр залында Казанның дини һәм дөньяви белем бирү йортлары, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелеге белән очрашу узды. Дмитрий Медведев бу әңгәмәдә РФ Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр буенча комиссия рәисе сыйфатында катнашты.

Соңрак Дмитрий Медведев Казан дәүләт университетында студентлар белән очрашты. Борынгы һәм дәрәҗәле уку йорты бусагасын атлап керүгә, университет ректоры Мәгъзүм Сәлахов Дмитрий Медведевны иң элек уку йортының музее белән таныштырды. Бу вакытта исә төп бинаның "Көнчыгыш канат"ындагы конференцияләр залында Россия Хөкүмәте вәкилен университетның төрле факультетларында белем алучы иллегә якын студент көтте. Алар арасында механика-математика, физика, химия, икътисад, халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәясәт белеме, тарих, юридик, филология, биология факультетларында укучы яшьләр бар иде. Дмитрий Медведев студентлар җыелган залга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев белән бергә үтте. Бүген студентлар биргән сорауларның кайберләренә аларга да җавап тотарга туры килде. Гомумән, бер сәгатьтән артык сузылган сөйләшүдә Дмитрий Медведев яшьләрне кызыксындырган һәм борчыган уннан артык сорауга җавап бирде. Студентларны хәзерге вакытта иң борчыганы, әлбәттә, ул - югары белем сыйфаты, уку йортында алган белемне чынбарлык тормышта файдалану мөмкинлекләре, илдә яшь белгечләрне эш белән тәэмин итү, югары хезмәт хаклары кебек мәсьәләләр. Шулай ук Казан яшьләре Дмитрий Медведевнең бүгенге көндә илдәге сәяси вәзгыятькә карата фикерләрен дә ишетәсе килде.

Дмитрий Медведев өчен студентлар белән аралашу гадәти хәл. Ул бүген үзе дә дәүләт вазифасына килгәнче, ун еллап, 1999 елга кадәр Санкт-Петербург дәүләт университетында укытканын әйтте, үткән елларны сагынып искә алды. Билгеле булганча, Д.Медведев белеме буенча - юрист, 1987 елда Ленинград дәүләт университетын, 1990 елда аспирантураны тәмамлаган, юридик фәннәр кандидаты, доцент. Шулай да ул дәүләт эшенә күчүенә үкенми. "Минемчә, югары уку йортында билгеле бер белгечлек алып чыккан бүгенге яшьләрнең берсе дә дәүләт эшеннән баш тартмас иде. Гомумән, хәзерге көндә Россиядә дәүләт эшчәнлеге кызыксыну тудырмаслык дип бәяләнми, чөнки илебездәге социаль-икътисади вәзгыятьне яхшырту өчен бик күп эшләр башкарылып килә. Алар барысы да дәүләт башында торучылардан алдынгы белем, зур көч һәм энергия таләп итә", - дип фикерен белдерде Дмитрий Медведев.

РФ Хөкүмәте рәисе беренче урынбасары сүзләренчә: "Моннан 15 еллар элек Россиянең кайчан да булса аякка басачагын күз алдына китерергә авыр иде. Мин узган гасырның 80-нче еллар азагында, 90-нчы еллар башында булган хәлләрне яхшы хәтерлим. Шулай да авыр үзгәртеп кору елларын без, иң мөһиме, сәяси тотрыклылык белән кичеп чыга алдык, - диде Д.Медведев. - Россия - федератив дәүләт һәм дөньяда иң зур илләрдән берсе. Соңгы елларда безнең социаль-икътисади өлкә сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Зур җитештерүләр сафка баса, эш урыннары, хезмәт хаклары, торак мәсьәләләре чишелә. Хакимиятнең бердәм фикердә булуы илебезгә алга таба да үсеш юлында булырга ярдәм итәчәк. Безгә президентлык институтын саклап калу кирәк, чөнки нәкъ ул Россияне дөнья картасында сакларга мөмкинлек бирә. Күп партиялелек системасын үстерү дә мөһим. Илнең заманча сәясәт мәйданында төрле караштагы партияләр яшәргә хокуклы, бу юнәлештә безгә әле күп тәҗрибә туплыйсы бар", - диде РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары.

Бүген иң күп сораулар яудырган юридик факультет студентлары Дмитрий Медведевка истәлеккә гаилә хокукы буенча китап бүләк итте. РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары исә Казан дәүләт университетының барлык яшьләренә XXI гасырда укуларында да һәм булачак эшләрендә дә уңышлар теләп, уку йортының кунаклар китабында теләкләр язып калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International