Рәшит Нургалиев: "Татарстан җитәкчелеге милиционерларның яхшы шартларда яшәве турында кайгырта"

2007 елның 14 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрьдә Казанга эшлекле сәфәр белән РФ эчке эшләр министры - армия генералы Рәшит Нургалиев килде. 14 ноябрь көнне исә ул ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфаров белән берлектә республика милиционерларына "Солнечный город" торак комплексында урнашкан фатир ачкычлары тапшырды.

Рәшит Нургалиев, Татарстанның хокук саклау органнарының тантаналы чарасы башында хезмәттәшләрен тагын бер кат Россия милициясенең 90 еллык юбилее белән тәбрик итте. "Барыбыз да эшебезнең ни дәрәҗәдә авыр һәм җаваплы икәнлеген аңлый. Өстәвенә, бүген хокук саклау органнары вәкилләренә җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклаудан тыш, террорчылык, ришвәтчелек, наркомания кебек XXI гасыр афәте белән көрәшү дә йөкләнә. Шуңа милиционерлар өчен уңайлы торак шартлары тудырылган булырга тиеш", - дип ассызыклады Россиянең эчке эшләр министры. Татарстанда исә милиционерларның лаеклы эшләве һәм яшәве өчен бар мөмкинлекләр дә бар, дип саный Рәшит Нургалиев. Иң мөһиме - бу эшне республика җитәкчелеге башлап йөри.

РФ эчке эшләр министры - армия генералы Рәшит Нургалиев Татарстан милиционерларының техник яктан тәэмин ителгән булуын да күреп алган. "Эш урыннарыда гына тугел, йортыгызда да уңайлы һәм һәр көнне хезмәттән шатланып кайтырлык булсын!"- диде министр.

Билгеле булганча, Милиция көне уңаеннан, бүген "Солнечный город" комплексында - 58, ә Җиңү Проспектындагы йортта 48 фатир хуҗасына ачкычлар тапшырылды. "Солнечный город" микрорайонында бүген 2 нче һәм 12 нче йортлар кулланышка тапшырылды, фатирларның гомуми мәйданы 5476,45 квадрат метрга тигез.

Татарстан милиционерлары өчен йортлар ТР Министрлар Кабинеты һәм Казан администрациясе башлыгы карарлары нигезенләнгән "Солнечный город" проекты кысаларында җиткерелә. Проект "Татинвестгражданпроект" ширкәте тарафыннан эшләнгән.

ТР Эчке эшләр министрлыгы, үз хезмәткәрләрен яхшы торак шартлары белән тәэмин итү йөзеннән, соңгы ун елда 13 күп катлы йортны кулланышка тапшырган. Инвесторлар катнашында, хәзер Чаллы шәһәренең "Яшьлек" һәм Казанның "Солнечный город" комплексында йортлар җиткерелә. Төзелеш өчен, билгеле булганча, федераль бюджет һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды тарафыннан инвестицияләр кертелә.

"Солнечный город" микрорайоны 2009 елга тулысынча җиткерелеп бетәргә тиеш. Алдагы өч елда тагын 545 милиция гаиләләре фатирлы булачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International