Минтимер Шәймиев Бөгелмә районында эшлекле сәфәрдә

2007 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Бөгелмә шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты гыйльми советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Җыелышта шулай ук ТР Президентының киңәшчесе Ирина Ларочкина, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Бөгелмә шәһәре хакимияте башлыгы Наил Мәһдиев һәм "Татнефтегеофизика-Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең фәнни-техник советы әгъзалары да бар иде. Минтимер Шәймиев утырыш залына кергәнче иң элек битумлы нефть табу һәм геология-эзләнү эшләре буенча яңа технологияләр күргәзмәсе белән танышты. Президент игътибарына институтның инклинометр, скважина фильтрлары, "Татнефтегеофизика-Групп" җәмгыятенең скважиналарны гидродинамик тикшерү аппаратурасы, скважина видеокамерасы кебек экспонатлар, шулай ук битумлы нефть продукцияләре үрнәкләре тәкъдим ителде. Татарстанда нефть табу тармагында фәнни-тикшеренүләр алып бару максатында моннан ярты гасыр элек оештырылган институт "Татнефть" ААҖнең бүлекчәсе булып тора. Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты нефть-газ чыганакларын эшкәртү, скважиналар төзү һәм ремонтлау, җир катламнарының нефть бирүен арттыру, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм проектлау эшләре белән шөгыльләнә. Шушы елларда институт галимнәре 1500дән артык фәнни эшләнмәләр уйлап тапкан. Аларның кайберләре Америка, Бөекбритания, Канада, Франция, Япония, Алмания һәм Якын Көнчыгыш илләрендә патент алган. Институт казанышлары дәүләт премияләре белән билгеләп үтелә. Быел гына да институт галимнәре Россиядә - 102, ә чит илләрдә өч патентка ия булган.

Утырышта төп доклад белән нефть институты директоры Равил Ибәтуллин чыкты. Ул Татарстан территориясендә табигый битум чыганакларын эшкәртү мөмкинлекләре турында сөйләде. Билгеле булганча, соңгы елларда Татарстанда битумлы һәм үзлелеге югары булган нефть чыганакларын эшкәртү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә башлады. Әмма битумнарны җир өстенә чыгару бик зур чыгымнар таләп итә, шуңа күрә җитештерү үзен акламый. Шуңа да Татарстан нефтьчеләре өметләрен өзми, яңадан-яңа технология һәм техникалар эшләп чыгара, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнә. Әйтик, Канадада битумлы нефть чыгару тармагы шактый алга киткән. Хәзерге вакытта Татарстанда Яңа Чишмә, Әлмәт, Елхово һәм Чирмешән торак пунктлары тирәсендәге 12 битумлы нефть ятмалары өйрәнелә. Битумнар 80-90 метр тирәнлектә ята. Равил Ибәтуллин сүзләренчә, бу бик зур күрсәткеч. Мәсәлән, Канададагы битум ятмалары аның кадәр тирәндә түгел. Бүгенге көндә Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты горизонталь бораулау технологиясен үзләштерә һәм битумнарны пар-гравитация тәэсиреннән җир өстенә этеп чыгара. Галимнәр чималны ком-таштан чистарту өчен махсус фильтр да уйлап тапкан. Моннан тыш, оптик-җепселле кабель ярдәмендә онлайн режимында скважина торбаларындагы температураны тикшерү системасын да булдырганнар.

Равил Ибәтуллин сүзләренчә, институт Канаданың тагын бер тәҗрибәсен - битум ятмаларын электр белән җылытып өскә суырту ысулын да үзләштерергә ниятли. Гомумән, Татарстанда табигый битумнар чыгаруны җайга салу максатыннан хәзерге вакытта ике төрле үсеш юлы билгеләнгән. Аларның беренчесе - 2020 елга кадәр үсеш концепциясе. Аны тормышка ашырганда елына 1,5 миллион тонна битум табып булыр дип көтелә. Ә икенчесе буенча 2015 елдан тизләтелгән махсус программаны тормышка ашыру һәм эшкәртүче җитештерүләр ачу ниятләнелә. Әлеге программа нигезендә беренче чорда елына 2,5 миллион тонна, ә 2020 елда 5 миллион тонна битум чыгару мөмкинлеге булачак. Равил Ибәтуллин җитештерү үзен акласын өчен елына кимендә нәкъ менә 5 миллион тонна кирәк дип әйтте. Институт директоры тәҗрибә-сәнәгать, геология-эзләнү эшләрен алып бару өчен Россия бюджетыннан ярдәм кирәклеген дә ассызыклады. Чөнки бүгенге чорда бар эшләрне дә "Татнефть" ААҖ финанслый. Тышкы инфраструктура объектларын да Россия инвестиция фондыннан финанслау һәм федераль, республика дәрәҗәсендә төрле салымнарга ташламалар бирү дә сорала.

"Татнефтегеофизика-Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә геология-эзләнү эшләре өчен техника һәм технологияләрне үстерү турында утырышта оешманың генераль директоры Ренат Харисов чыгыш ясады. Әлеге компания Россиядә эре геофизика оешмаларыннан берсе. Хәзерге вакытта аның структурасында 6 меңнән артык кеше исәпләнә. Ел саен компания 6 миллиард сумлык эшләр башкара, Себер, Мари Эл, Чуашия, Удмуртия, Казакъстан, Үзбәкстан, Гарәп ярымутравы төбәкләре, хәтта Африка территориясендә дә нефть ятмаларын эзли.

Галимнәрне игътибар белән тыңлаганнан соң, Минтимер Шәймиев аларга республиканың битумлы нефть табу буенча бизнес-проектын әзерләргә киңәш итте. "Җентекләп өйрәнелгән һәм дәлилләнгән проектны без Россия Хөкүмәтенә тәкъдим итәчәкбез. Татарстанга Россиядә беренчеләрдән булып яңа җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бар. Әмма аның табышлылыгын да тәэмин итү мөһим. Моның өчен, әлбәттә, кайбер салымнардан азат булу таләп ителә", - диде Минтимер Шәймиев. Утырыш азагында галимнәр Татарстан Президентына битумлы нефтьтән җитештерелгән продукция үрнәкләрен күрсәтте.

Соңрак Минтимер Шәймиев шәһәрнең Техника йортында Бөгелмә, күрше Азнакай, Баулы, Ютазы муниципаль районнары активы белән очрашты. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан бу районнар үзләренең нефтьчеләре белән данлыклы. Шуңа да Президент сүзне республикада нефть тармагы нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләреннән башлады. "Сер түгел, соңгы елларда Татарстан эшкәртелмәгән нефть сатудан читләшә башлады. Алдагы утыз елда республикада нефть табуны елына 30 миллион тоннадан арттырмау бурычы куелды. Максат - нефть эшкәртү производстволарын киңәйтү, нефть химиясе тармагын үстерү". Татарстан Президенты республикада табылган нефтьнең югары күкертле булуын күптәннән искәртеп килә. Андый нефтьне эшкәртү күпкә катлаулырак һәм чыгымлырак. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәре янында "Татнефть" ААҖ яңа заманча нефть эшкәртү заводы төзи. Аның беренче чираты инде ике елдан сафка басыр дип көтелә.

Татарстан Президенты очрашуда Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы муниципаль районнарында 2 декабрьдә РФ Дәүләт Думасына үтәчәк сайлауларга әзерлек барышы белән дә кызыксынды. Сайлауларга санаулы көннәр генә калып бара. Минтимер Шәймиев Россиянең киләчәген хәл итәчәк әлеге сәяси вакыйгада Татарстан гадәттәгечә зур активлык күрсәтергә тиеш дип ассызыклады. "Республика сайлауларга тотрыклы социаль-икътисади уңышлар белән якынлаша" - дип белдерде Илбашы һәм өстенлекле илкүләм проектларның уңай нәтиҗәләренә аерым тукталды. "Соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирәбез. Республика клиник хастаханәсенең барлык 14 хирургия бүлмәсен дә җиһазландырдык. Хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсендә дә шундый ук үзгәрешләр бара. Казандагы Төбәкара клиник-диагностик үзәге йөрәк, кан тамырлары авырулары буенча елына 6,5 мең операция ясарга сәләтле. Алга таба да нанотехнологияләр үзләштерүгә зур игътибар биреләчәк. Без республикада кеше гомерен озайту, яшәү дәрәҗәсен яхшырту өчен барысын да эшләргә тиеш", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты Бөгелмәгә килгәнче районның үзәк хастаханәсенең кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителеше белән кызыксынган. Бүген ул хастаханәгә аеруча кирәк булган яңа рентген аппараты алып килергә вәгъдә итте. Яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим рольне уйнаучы торак белән тәэмин ителеш турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев уңай якка үзгәрешләр булуны билгеләп үтте. Районнарны ул социаль ипотеканың 7 процент ставкасы үзгәрмәячәгенә ышандырды. "Белгәнегезчә, 2005 елдан Россиядә бушка фатир бирү туктатылды. Миңа бу хакта һаман да кабатлау җиңел түгел, әмма чынбарлык шундый. Шуңа күрә без Россиядә тиңе булмаган социаль ипотека программасын булдырдык. Аның буенча фатирны 27,5 елга алып була. Казандагы торак базарында бер квадрат метр 40 мең сумга тиңләшсә, социаль ипотека буенча ул 19 мең сум тора. Ә районнарда аның бәясе 17-18 мең сум. Әлеге программа буенча фатир алган яшь гаиләләр белән аралашканда күрәм - яшәләр моңа бик шат. Чөнки гаилә өчен иң беренче чиратта торак кирәк. Бюджет өлкәсендә яшәүчеләрнең фатир мәсьәләсен чишү өчен дә социаль ипотека бердәнбер юл", - диде президент.

Авыл хуҗалыгы тармагы темасына күчкәч, Илбашы тәнкыйтьтән тыелып кала алмады. "Бу районнарга минем зур дәгъвам бар. Сезнең сөт җитештерү, игенчелек буенча күрсәткечләрегез уртача республиканыкыннан шактый түбән. Мәсәлән, Татарстанда бер сыердан уртача 4 мең килограмм сөт савып алына, ә сездә әлеге күрсәткеч - 3,5 мең килограмм. Иген уңышы да сездә бер гектардан 25 центнер гына алынган, ә республика буенча әлеге күрсәткеч уртача 30-35 центнер тәшкил итә. Моның төп сәбәбе - районның инвесторлар белән эшләмәвендә. Алар заманча техника, яңа технологияләр белән килер иде. Республиканың авыл хуҗалыгы да уңышлы эшли ала. Кайбер яңа фермалар сөтне элек тулы бер район җитештергән күләмдә бирә. Без нинди генә авыр чорлар булмасын, авылны саклап калырга тырыштык. Әмма бит анда эш урыннары һәм хезмәт хаклары да булдырырга кирәк. Өстәвенә, инвесторлар файдалануга тапшырылган җирләрдән җирле үзидарәләргә салым түли, ягъни керем белән тәэмин итә", - дип аңлатырга тырышты Минтимер Шәймиев залда утырган җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. Республика алдында торган өстенлекле проектларга килгәндә, Минтимер Шәймиев киләсе елга юллар төзелеш беренче урынга чыгачагын ассызыклады. "Татарстанның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә яхшы юллар мөһим роль уйный. Шуңа күрә алдагы елларда социаль-мәдәни объектлар төзелеше чикләнеп, нәкъ менә юлларга игътибар бирәчәкбез. Республиканың зур шәһәрләрдән алып, кечкенә авылларга кадәр юл челтәрләре белән тәэмин итәчәкбез", - дип белдерде ул.

Татарстан Президенты очрашуда район хезмәтчәннәренең күп санлы сорауларына да җавап бирде. Җыелышта шулай ук ТР Дәүләт Советы секретаре Валентина Липужина, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

15 ноябрь көнне кичен Минтимер Шәймиев Бөгелмә дәүләт рус драма театрында спектакль карады. Президентның театр сәнгатен яратуын республикада яхшы беләләр. Шуңа күрә район хакимияте башлыгы Наил Мәгъдиев, театр директоры Владислав Юдин Минтимер Шәймиевне Бөгелмә театрының 73нче иҗат сезоны ачылышына да чакырды. Театр инде бер гасырлык тарихы булган бинада урнашкан. Моннан ике ел элек театрның 70 еллык юбилеена биредә зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Ул вакытта Татарстан Хөкүмәте ремонт эшләренә 100 миллион сум акча бүлеп биргән иде.

Бүген театрда яшь драматург Марина Ладоның "Очень простая история" спектаклен күрсәттеләр. Бу әсәр Россиядә иң танылган пьесаларның берсе. Узган сезонда Казанны Яшь тамашачылар театры да аның премьерасын тәкъдим иткән иде. Минтимер Шәймиевне театр фойесында ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, театр директоры Владислав Юдин һәм бер төркем артистлар каршы алды. Труппада яшьләрнең күплеге күзгә ташлана. Кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә биредә Наил Мәгъдиев үзе ярдәм итә. Мәсәлән, биш яшь артистны ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга җибәргән. 2005 елда Казан театр училищесы да Бөгелмә театры өчен 16 кешедән торган курс җыйган. Шәһәрнең Җәлил урамында 44нче йортта 7 фатирны яшь актерларга бирер өчен ремонтлыйлар. Минтимер Шәймиев театрга бүләк белән килде. Аның 70 еллык юбилеенда була алмавына кызгану хисләрен белдереп, Президент бүгенге очрашуга сөенгәнен әйтте. "Бөгелмә театры бай тарихка ия. Ул инде күпме еллар Бөгелмә халкына рухи азык бирә. Яңартылган бина да үзенең җыйнаклылыгы һәм зәвыклылыгы белән таң калдыра", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев. Ул театрга автобус бүләк итте.

ТР Президенты белән бүгенге сезон ачылышына чакырылган "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов исә афишалар бастыру өчен кечкенә типография алып бирергә вәгъдә итте. Бүләкләү моның белән генә тәмамланмады. Татарстан Президенты республиканың театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән актерларга һәм иҗади хезмәткәрләргә мактаулы исемнәр дә тапшырды. Шулай итеп, театр актрисасы Галина Чистякова ТРның атказанган артисты, бутафория цехы мөдире Ольга Кулагинага һәм театрның рәссамы Андрей Борисов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәренә лаек булды. Минтимер Шәймиев Бөгелмә театрына үзенчәлекле тәкъдим дә ясады. Ул театрга СССРның халык артисты Алексей Баталов исемен бирергә киңәш итте. Әлеге артист үзенең иҗат юлын нәкъ менә Бөгелмәдә башлаган булган. Ул театрны һаман да онытмый. 73нче иҗат сезоны ачылу белән котлап телеграмма да юллаган булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International