ТР Президенты ике законны имзалады

2007 елның 13 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларына дәүләти теркәү буенча вәкаләтләрне бүлеп бирү турында" һәм "Физик культура һәм спорт турында"гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы Татарстанның ике законын имзалады.

"Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларына дәүләти теркәү буенча вәкаләтләрне бүлеп бирү турында"гы ТР Законына кертелгән үзгәрешләр 2008 елның 1 гыйнварыннан җирле үзидарә органнары тарафыннан бала тууны дәүләти теркәү, никах укыту, никахны өзү, уллыкка (кызлыкка) алу, аталыкны билгеләү, исем алыштыру процедураларын башкаруны күздә тота.

"Физик культура һәм спорт турында"гы ТР Законына кертелгән үзгәрешләр федераль законнардагы үзгәрешләргә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International