Минтимер Шәймиев Яшел Үзәндә яңа терапия корпусын ачты

2007 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

22 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Яшел Үзәнгә эшлекле сәфәр кылды. Президент биредә җирле халык тормышындагы мөһим вакыйгада - Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең яңа терапия корпусын ачу тантанасында катнашты. Минтимер Шәймиевне сәфәрдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Яшел Үзән муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Геннадий Емельянов озатып йөрде.

Терапия корпусы узган гасырның 90нчы еллар азагында төзелә башлаган. Кызганычка, үзгәртеп кору елларында илдәге күп кенә башка социаль объектлар кебек үк ул да авыр язмышка дучар булган - төзелеш туктап калган.

Төзелеш эшләре федераль һәм республика бюджетларыннан финансланган, барлыгы шушы вакыт эчендә 90 миллион сум акча тотылган. Гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрны тәшкил итүче корпус алты катлы бинадан гыйбарәт. Биредә офтальмология, неврология, терапия бүлекләре урнашкан. Хәзер елына хастаханәдә 7 мең кешене кабул итә алачаклар. Стационарда 299 койка-урын булдырылган. Терапия корпусын төзегән "РовАмир" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективына бүген район хакимияте башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды.

Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбе укучылары да тантанага бүләк белән килгән иде. Алар яңа медицина бүлегенә үзләренең иң матур рәсемнәрен бүләк итте.ТР Президенты корпусның процедуралар уздыру кабинетларын, палаталарны карап чыкты, табиблар, шәфкать туташлары белән аралашты. "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында Татарстанда соңгы елларда күп эшләнә: заманча медицина үзәкләре сафка баса, булган хастаханәләр кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителә. Гомумән, без республикада медицина өлкәсен үстерүгә инде күптәннән игътибар бирә башладык. Россиядә беренчеләрдән булып республиканың баш клиник хастаханәсендә хирургия бүлеген тулысынча яңарттык. Республика балалар клиник хастаханәсен, онкология үзәген җиһазландыруны дәвам итәбез, күптән түгел ортопедия үзәген ачтык. Ә Төбәкара клиник-диагностика үзәген сафка бастыргач, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары буенча бөтен төрдәге операцияләрне ясый башладык", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

"Хакимият нинди генә заманча шартлар тудырмасын, кеше беренче чиратта үз сәламәтлегенә битараф булмаска тиеш. Саулыгы какшап киткән очракта кешеләр гомумтәҗрибә табибларына мөрәҗәгать итә ала. Алар халык сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз җилкәләренә алды. Һәр кеше игътибар үзәгендә торырга тиеш, чөнки үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү бер тапкыр гына бирелүче гомерне саклап калырга ярдәм итә". Президент сүзләренә караганда, соңгы елларда кан басымына бәйле чирләр белән авыручыларның саны арта баруы күзәтелә. "Әлеге авыруны кисәтү максатыннан без республиканың зур супермаркетларында кан басымын үлчәү һәм кандагы шикәр күләмен тикшерү хезмәтләрен ачарга карар кылдык. Кеше сәламәтлеген кайгыртуга, авыруларны кисәтүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга республикада алга таба да өстенлек бирәчәкбез. Спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану традицияләрен формалаштыру өстендә эшләячәкбез", - дип ышандырды Минтимер Шәймиев.

Татарстан Президенты катнашында бүген Яшел Үзәндә тагын бер шатлыклы вакыйга булды: Минтимер Шәймиев җирле үзәк район хастаханәсенең 3нче санлы сырхауханәсе өчен яңа бина төзергә фатиха бирде.

Терапия корпусын карап чыккач, Минтимер Шәймиев аннан ерак түгел урнашкан балалар шәһәр хастаханәсендәге төзекләндерү эшләренең барышы белән дә танышты. Биредә дә "РовАмир" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Дүрт катлы бинаның беренче катында әле ремонт ясалмаган. Шуңа күрә Минтимер Шәймиев элеккеге палатадагы шартларны үз күзләре белән күрде. Монда ремонт быел август аенда башланган, төзекләндерү эшләре 25 миллион сумга бәяләнә. Хәзерге вакытта дүртенче кат кулланышка әзер инде. Анда менгәч әкият дөньясына эләккәндәй буласың: коридор стеналары төсле рәсемнәр белән бизәлгән, палаталар үзләренең пөхтәлеге, яктылыгы белән аерылып тора. Минтимер Шәймиев хастаханәдә дәваланучы балалар һәм аларны караучы аналар белән күреште, хәлләрен сорашты. Сабыйларның тизрәк терелүен теләп, уенчыклар бүләк итеп калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International