Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев илдәге соңгы сәяси процессларны илебез лидеры нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирүче хәлиткеч вакыйгалар дип атады.
"Соңгы вакытта, аеруча соңгы тәүлекләрдә илдә мөһим хәлиткеч сәяси процесслар бара. Аларның бәһасе - дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итү һәм аның алдагы язмышы турында кайгырту", - дип белдерде "Интерфакс" агентлыгына Минтимер Шәймиев һәм боларның барысының да "беренче чиратта илнең хәзерге Президенты - Владимир Владимирович Путин белән бәйле булуын" ассызыклады.
Татарстан Президенты фикеренчә, соңгы сигез ел дәвамындагы уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлеге фонында В.Путинның соңгы адымнары илкүләм лидер төшенчәсен ачып сала. В.Путин алдан ук өченче срокка бармаячагы турында белдерде, шул рәвешчә, илнең төп законының нинди вазифа биләүгә карамастан, һәркем өчен мәҗбүри булуын шәхси үрнәгендә күрсәтте, дип искәртте ул.
"Бу адым, һичшиксез, күркәм традиция тудыра һәм киләчәктә дәүләтнең тотрыклы үсеш нигезе булып тора. Бу - һәркем өчен сабак", - дип ассызыклады М.Шәймиев. Моннан тыш, җәмгыятьтәге югары рейтингы булган В.Путин 2 декабрь көнне РФ Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясенең гомумфедераль исемлеген җитәкләде. "Бу адым аның илнең көчле, реаль сәяси партиясе үсешенә керткән өлеше булды", - дип саный Татарстан лидеры. Ул Президентлыкка кандидат Д.Медведевның хәзерге Президентка Хөкүмәтне җитәкләү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итүен "мантыйкка ярашлы, нигезле, дөрес", дип саный.
"Владимир Владимирович ризалык бирер дип уйлыйм. Бу аның чираттагы миссиясе булачак, чөнки ул ризалашкан очракта, Д.Медведев кандидатурасы сайлаучыларның максималь теләктәшлеген алачак", - дип белдерде республика башлыгы.
Россия Федерациясе Президентының бу адымнары Россия дәүләтенең хәзерге үсеш чорында илкүләм лидер нинди булырга тиеш дигән сорауга тулы җавап бирә, дип билгеләп үтте М.Шәймиев. "Тагын бер кат ассызыкларга телим: нәтиҗәдә, соңгы елларда илдә сайлап алынган һәм гамәлгә ашырылган курсның күчүчәнлеге тулысынча тәэмин ителә", - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.