17 ноябрь көнне Тверь өлкәсенең “Завидово” резиденциясендә Владимир Путин “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев дә катнашты.
Россия Президенты “Бердәм Россия” депутатларын Дәүләт Думасында эшләре тәмамлану белән котлады. В.Путин ассызыклаганча, хәзерге Дәүләт Думасы меңнән артык закон кабул итте. "Бөтен күләмнең өчтән икесе сезнең фракция тарафыннан кертелгән, гамәлгә ашырылган бөтен уңай эшләр "Бердәм Россия" ярдәмендә, аның турыдан-туры катнашында башкарылган", - дип билгеләп үтте Президент.
Ил башлыгы хезмәт хакларын, пособиеләрне арттыру, ана капиталы турындагы социаль законнарның мөһимлеген ассызыклады. "Бу профессиональ рәвештә, вакытлы эшләнде, сезгә шуның өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде В.Путин.