Минтимер Шәймиев Лениногорски районына эшлекле сәфәр кыла

2007 елның 16 ноябре, җомга

16 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына эшлекле сәфәрен Лениногорскида дәвам итте. ТР Президентын эшлекле сәфәрендә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Лениногорски муниципаль районы башлыгы Исхак Садриев озатып йөри.

Иртә белән Минтимер Шәймиев "Лениногорски механика заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. 2004 елда элеккеге сельхозтехника урынында оештырылган предприятие хәзер "КАМАЗ" һәм "КАМАЗ-Дизель" ачык акционерлык җәмгыяте өчен автокомпонентлар җитештерә. Биредә амортизатор кронштейннары, терәк боҗралар, тапшыргычны күчерү рычагы кронштейннары, арткы подшипник каплагычы, көч агрегатын беркетү кронштейннары кебек барлыгы 34 төрдәге запас частьләр ясап чыгаралар. Заводның генераль директоры Олег Якушкин әйтүенчә, быелның 10 ае эчендә предприятие 82,8 миллион сумлык продукция җитештергән. Бу - узган ел белән чагыштырганда 126 процентка күбрәк. Быел предприятиедә эшчеләрнең саны да арткан, алар 141гә җиткән. Аларның 54е Чаллыдагы "Мастер" Кама индустриаль паркы ачык акционерлык җәмгыятендә арендага алынган мәйданнарда эшли. Уртача хезмәт хакы биредә ике тапкырга диярлек арткан, хәзер ул 12 мең сумны тәшкил итә. 2007 елда җитештерүгә 16,5 миллион сум күләмендә инвестиция кертелгән. Киләсе елдан исә 30-35 миллион сумлык заманча технологик җиһазлар сатып алырга җыеналар. Тагын өстәмә рәвештә 19 төрдәге автокомпонентлар җитештерә башлаячаклар. Моның өчен инде икенче цех та төзелгән.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Лениногорски механика заводына алга таба зур җитештерү үзәге булырга мөмкинлек бар. "Монда 30 ел элек үк чыгарылган иске станокларда шундый зур күләмле җитештерү оештырылган. Елына бер эшче 1 миллион сумлык продукция эшләп чыгара. Киләсе елдан исә яңа җиһазлар кайтарылачак. Заводка "КАМАЗ"ның күп заказларын кабул итәргә мөмкин булачак. Бәлки "Северстальавто" ачык акционерлык җәмгыятеннән дә җиңел автомобильләргә запас частьләр эшләп чыгарырга заказлар кабул итәргә кирәктер. Автокомпонетлар җитештерү республика икътисады өчен якын елларда зур проектларның берсе булып тора", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Завод директоры Олег Якушкин сүзләренчә, аларга инде Америка һәм Алмания машина төзүчеләре дә заказлар белән мөрәҗәгать итә башлаган.

Эшлекле сәфәре барышында Минтимер Шәймиев шәһәрнең яңа Гомум практика табиблары үзәге эшчәнлеге белән дә танышты.

Лениногорскиның Писмән һәм Прибрежный микрорайоннарында яшәүчеләр соравы буенча әлеге медицина үзәге район башлыгы Исхак Садриев карары белән быел август аенда ачылган. Ул элеккеге 105 нче даруханә бинасында урнашкан. Мондагы ремонт эшләрен шәһәрнең оешмалары үз акчаларына башкарган. Хәзер үзәктә 5 меңнән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтәләр. Аларның 1400е - балалар. Гомум практика табиблары үзәге барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шулай ук телефон аша да табиблардан консультация алырга була. Үзәк терапия, хирургия, неврология, офтальмология, отоларингология кебек биш төрле профильдә эшли. Үзәктә 4 табиб, 5 шәфкать туташы, бер фельдшер һәм клиник лаборант хезмәт куя. Биредәге ике табибә чит төбәктән килгән кызлар. Архангельскида һәм Волгоградта медицина институтларын тәмамлаган табибәләр Лениногорскига балаларны дәваларга килгәннәр. Шушы үзәк бинасында ук аларга ике бүлмәле фатирлар да биргәннәр. Минтимер Шәймиев Россия төбәкләрендәге иң талантлы яшьләрне Татарстанга җыярга хыяллануы турында күптәннән әйтеп килә. Шуңа күрә ул читтән килгән яшь табибәләр белән бик теләп аралашты, Архангельски кызы Евгения Асташкинаның фатирын да карап чыкты. Үзәктәге табибларның яшәү һәм эш шартларыннан канәгать калып, Президент аларның хезмәт хаклары белән дә кызыксынды. Хәзер гомум практика табибларына 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү кертелгәч, алар кулларына 13-14 мең сум акча ала башлаган. Шәфкать туташларының да хезмәт хаклары 7 мең сумга күтәрелгән. Киләсе елда Лениногорскиның Геофизиклар микрорайонында да шундый ук медицина үзәге ачылыр дип көтелә.

Үзәктән чыккач Минтимер Шәймиев берникадәр шәһәрнең торак фонды белән дә танышты. Бигрәк тә иске, моннан 30 еллар элек төзелгән йортларның ишегаллары, подъездларның чисталыгын һәм төзеклеген тикшерде, ул йортларда яшәүче кешеләр белән аралашты. Форсаттан файдаланып лениногорскилылар Минтимер Шәймиевкә күптән түгел бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен кертелгән 770 сум күләмендәге өстәмә түләү өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты республиканың Лениногорски шәһәрендә җирле һәм күрше Әлмәт, Чирмешән районнары активы белән очрашты. Минтимер Шәймиев Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә 2 декабрьдә РФ Дәүләт Думасына булачак сайлауларга әзерлек барышы һәм, гомумән, бу якларда социаль-икътисади мәсьәләләр чишелеше белән кызыксынды.

"Халкыбызның көнкүрешен, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү - ул безнең көндәлек эшебез, - дип мөрәҗәгать итте Президент шәһәрнең Мәдәният йортына җыелган җитәкче даирәләргә. - Соңгы елларда Татарстанда бу юнәлештә җитди эшләр башкарылды: торак төзелеше, сәламләтлек саклау, аграр хуҗалык, мәгариф өлкәләрен үстерүгә зур игътибар бирелде. Әлбәттә, чишеләсе мәсьәләләр кала килә, әмма без аларның чишелеш юлларын беләбез. Шуңа күрә без гади сайлаучылар янына ачык йөз белән бара алабыз", - диде М.Шәймиев.

Татарстан Президенты республика сайлауларга уңышлы икътисади күрсәткечләр белән якынлашуын ассызыклады. М.Шәймиев сүзләренчә, быел җитештереп сатылган сәнәгать продукциясе күләме буенча 9 процент үсеш көтелә, Россия буенча ул 7 процент күләмендә бәяләнә.

"Татарстан икътисадының нигезен тәшкил итүче Татнефть", "Түбән Кама нефть химиясе", "КАМАЗ" кебек компанияләр бүгенге көндә бөтен республикада җитештерү көчләрен үстерергә ярдәм итә. Хәзер эшләргә теләгән бөтен районнарга да төрле юнәлештәге җитештерү мәйданнарын ачарга мөмкинлек бар. Мәсәлән, "КАМАЗ" предприятиесе үзенең автомобильләренә запас частьләр җитештерергә заказлар бирергә әзер. Андый кечкенә автоагрегат заводын мин Актанышта күреп кайткан идем инде, бүген Лениногорскида карадым. Биредәге механика заводында чын мәгънәсендә "алтын куллы" кешеләр эшли. Завод елдан-ел эшчеләр санын, шуңа өстәп, хезмәт хакларын арттыра. Киләсе елдан анда техник базаны нигездән яңартырга җыеналар. Шундый ук җитештерүләрне һәр районда җәелдерергә кирәк", - диде М.Шәймиев.

Җитештерү тармагын үстерергә, аны белемле кадрлар белән тәэмин итәргә нәкъ менә мәгариф өлкәсендә барган үзгәртеп корулар ярдәм итәчәген ассызыклады Президент. "Безнең яшьләребез тормышта үз урыннарын тапсын, алган белемнәре буенча эшкә урнаша, тормышларын җайлый алсын өчен без кластерлы мәгариф системасына өстенлек бирергә булдык. Хәзер барлык балаларга да 11 сыйныфлык белем алу мәҗбүри ителде. Мәктәп үзенең "брагын" 9 сыйныфтан соң училищеларга "куып чыгарудан" туктарга тиеш. Хәзер безнең һөнәри училищеларыбыз эре предприятиеләр белән үзара бәйләнештә торачак - анда бүгенге көндә эш базарында кирәкле белгечлекләр генә әзерләнәчәк. Шул ук вакытта предприятиеләр яшьләрне алга таба югары уку йортында белем өстәп чыгарга да ярдәм итәчәк. Мәсәлән, кичә Бөгелмәгә баргач, "Татнефтегеофизика" компаниясе җитәкчесе Ринат Харисов үзендә алты мең хезмәткәр эшләвен әйткән иде һәм бу да аңа әле аз икән, кадрларга кытлык бар ди ул. Бу очракта мин Казандагы югары уку йортларының геология факультетларына заказлар бирергә тәкъдим итәр идем", - дип сөйләде ТР Президенты. Кадрлар кытлыгын хәл иткәндә "география" мәсьәләсе комачауламаячак, дип тә өстәде Президент: "Эшче куллар кирәк булган предприятиеләргә кешеләрне вахта белән дә йөртергә әзер без", - диде ул.

Минтимер Шәймиев әйткәнчә, гомер-гомергә нефть районнары саналган Лениногорски, Чирмешән, Әлмәт яклары һәм республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан тагын берничә район алга таба да нефть тармагында әйдәп баручылар рәтендә калачак. Билгеле булганча, хәзер Татарстанда битумлы нефть табуны үзләштерә башлыячаклар, ә битум ятмалары нәкъ шушы территорияләрдә саклана.

Шулай да Президент чыгышында тәнкыйть сүзләре яңгырады. Ул инде нефть табуга түгел, ә авыл хуҗалыгы тармагына кагылды. "Бу якларда күпме терлек үстерәләр, сөт савалар, никадәр икмәк җыеп алалар дип кычкырып сорарга күңелем бармый. Быел Татарстан буенча, бер сыердан уртача 4000 килограмм сөт савып алынган булса, Лениногорскида, мәсәлән, ул 2700 килограмм гына. Югыйсә, хәзерге көндә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештереп сату аеруча файдалы эшкә әйләнде, - дип борчылып фикерләрен җиткерде М.Шәймиев. - Гомумән, Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча беренче урында тора. Без басу-кырларыбыздан ел саен тотрыклы рәвештә 5 миллион тонна ашлык җыеп алабыз. Ул безгә икмәк пешерергә, терлек азыгы җитештерергә, сатуга чыгарырга, хәтта биоягулык җитештерергә дә җитә. Районнарга инвесторлар җәлеп итәргә кирәк. Әйтик, хәзер Татарстандагы кайбер фермалар элек бер район биргән кадәр сөт савып ала", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев залда утырган муниципаль район башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы өчен җаваплы җитәкчеләргә атап.

Президент үзенең чыгышында сәламәтлек саклау, торак белән тәэмин ителеш, юллар төзелеше турында да җентекләп сөйләде. Соңыннан исә залда утыручылар Президентка үзләрен борчыган сорауларын бирә алды. Мәсәлән, бүгенге очрашу нәтиҗәсендә Әлмәтнең Югары Акташ авылында яңа мәктәп төзү мәсьәләсен хәл иттеләр. Биредәге мордва мәктәбен төзеп бетерү өчен 50 миллион сум акча таләп ителә икән. Минтимер Шәймиев бу эшкә республика, Әлмәт муниципаль районы бюджетлары һәм "Татнефть" ярдәмгә киләчәк дип ышандырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International