19 ноябрь көнне Казанга Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов килде. Аэропортта аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башака рәсми затлар каршы алды.
Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында Сергей Иванов “Алабуга” ачык икътисад зонасын ачу танатанасында катнашыр дип көтелә. Монда ул «Северстальавто-Алабуга» җитештерү урыннары белән танышып чыгачак. Соңрак Сергей Иванов "Нижнекамскшина" ААҖ заводына китәчәк һәм анда Түбән Кама шәһәре буенда су чистарту станциясен эшләтеп җибәрү тантанасында катнашачак.