Минтимер Шәймиев Татарстанның "Тернәкләндерү травмотологиясе һәм ортопедия" фәнни-тикшеренү үзәгенең яңа бинасы белән танышты

2007 елның 19 ноябре, дүшәмбе

19 ноябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның "Тернәкләндерү травмотологиясе һәм ортопедия" фәнни-тикшеренү үзәгенең яңа бинасында булды.

Республика клиник хастахәнәсе территориясендә урнашкан яңа бинага үзәк моннан ай ярым элек кенә күчте (моңа кадәр ул Горький урамында эшләде). Травмотология һәм ортопедия үзәге республикада халыкка бу өлкәдә медицина ярдәме күрсәтү буенча төп дәвалау учреждениесе санала. Белгечләр фикеренчә, бүген ул кадрлар потенциалы буенча да, техник җиһазланышы белән дә Ауропаның алдынгы клиникалары белән ярышырлык. Бүген ул фәнни-такшеренү институты белән дәвалау клиникасын берләштергән бербөтен организм. Фән белән практиканың бер базада урнашуы - үзәкнең уникальлеге менә шунда. Ул консультатив поликлиниканы, стационарны, Казан дәүләт медицина академиясенең травмотология һәм ортопедия кафедрасын эченә ала. Биредә 490 нан артык галим һәм медицина белгече хезмәт куя.

Киләсе елда үзәк үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Казанда Ортопедия институтына һәм протез остаханәсенә 1918 елда нигез салына. 1920 елда институт ГИДУВ составына кертелә. 1935 елда Казан ГИДУВ ының травмотология һәм ортопедия клиникасы Татар ортопедия һәм травмотология институтына үзгәртелә. 1945 елларда институт атамасына тернәкләндерү хирургиясе дә өстәлә. 1980 еллар ахырында Россиядә шундый 16 травмотология-ортопедия институты исәпләнгән. 1987 елда Казан, Свердловски, Курган институтлары берләштерелә. Башкаладагы институт "Тернәкләндерү травмотологиясе һәм ортопедиясе" Курган фәнни үзәгенең Казан филиалы итеп үзгәртелә һәм шушы формада 1993 елга кадәр яши. Ә аннан соң Татарстан юрисдикциясенә бирелә. Хәзер биредәге фәнни-тикшеренү юнәлеше ТР Фәннәр Академиясенә буйсынса, дәвалау эшчәнлеге тулысынча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына карый. Шул сәбәпле, финанслау да үзгәргән. Федераль карамакта булганда, Мәскәү финансласа, хәзер үзәк республика казнасыннан финанслана.

Әлеге фәнни-дәвалау учреждениесе җитәкчелеге, хезмәткәрләре белән очрашу вакытында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев биредә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы белән кызыксынды. Икътисади яктан ул бүген үзен аклыймы? Аның фикеренчә, алга таба әлеге юнәлешне финанслау өчен бу бик мөһим. Биредә ортопедия институтын табибларның белемен күтәрү өчен генә махсуслаштырып калдыру дөрес булмас иде. Хәзерге вакытта бу өлкәдә хезмәт итүче табибларның белемен күтәрү белән Медицина академиясе дә, ГИДУВ та шөгыльләнә. "Биредә фундаменталь эш белән генә шөгыльләнү җитми. Травмотология һәм ортопедия өлкәсендә алып барылган фәнни эшчәнлек медицина практикасында ярдәм итәргә тиеш", - дип Президент коллектив алдына бурыч куйды.

Горький урамындагы элек урнашкан территориядә үзәкнең иске корпусы бүген буш, ишегалдында яңа хирургия корпусы (бөтен җиһазлары белән) калган. Очрашу вакытында Президент бу мәсьәләне дә кузгатты. Минтимер Шәймиев үзәк җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына шәһәр үзәгендәге бу бинаның милекчесе белән бәйле мәсьәләне хәл итеп, аны реконструкцияләү мөһимлеген искәртте.

"Институт белән клиниканың бергә туплануы бер пациентның берьюлы берничә белгечтән дәвалану мөмкинлеген дә бирә", - ди травмотология һәм ортопедия бүлеге мөдире Юрий Плаксейчук. Үзәкнең стационары 250 пациент урынына исәпләнгән булса да, бүген биредә дәваланучылар саны 300 гә җитә икән. Шуңа күрә койкалар санын тагын да арттыру таләп ителә. Биредә балалар һәм өлкәннәрнең терәк-хәрәкәт аппаратлары авырулары һәм имгәнүләр дәвалана, буыннар протезлана, оча сөяге һәм умырткалыкларга хирургик операцияләр ясала, соңгы елларда дәвалау процессында микрохирургия техникасы кулланыла. Быелдан башлап үзәк федераль квота буенча Татарстан һәм Чувашия халкына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә. Ул заман таләп иткән иң соңгы үрнәктәге җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бүген ортопедия-травмотология, реанимация бүлекләренн караган Татарстан Президенты моны күреп инанды. Реанимация бүлегендәге операция блогындагы 4 койканың һәрберсе 100 әр мең евро тора. Минтимер Шәймиевнең игътибарыннан биредә кулланылучы заманча протез материаллары да читтә калмады. Табиблар аңлатуынча, тез буыны протезы, мәсәлән, махсус җиңел, чыдамлы титаннан ясала икән. "Шушындый протез куелган пациентка бу чит җисемгә ияләнү өчен кимендә 3 ай вакыт кирәк", - ди белгечләр.

Соңрак Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә катнашты. "Сәламәтлек" илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышка рәсми затлардан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук республиканың муниципаль берәмлек Башкарма комитетлары вәкилләре, галимнәр, медицина университеты һәм көллиятләре студентлары да чакырылган иде.

Төп доклад белән коллегиядә сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов чыкты. Яңа министр үз чыгышында "Сәламәтлек" илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм медицина ярдәме сыйфатын күтәрү өлкәсендә барган үзгәрешләр турында кыскача сөйләде. Мәсәлән, әлеге проектны тормышка ашыру барышында республиканың амбулатор-сырхауханә учрежденияләренә 435 миллион сумлык 400 яңа диагностика аппаратурасы кайтарылган, нәтиҗәдә хәзер диагностик тикшерүләр вакыты 10 көннән 7 көнгә кыскарган. Ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү өлкәсендә дә алга китеш сизелә. Шушы вакыт эчендә бөтен санитар автопаркның 70 проценты алыштырылган. Шулай ук быел социаль хезмәт рәвешендәге дәүләт социаль ярдәменә дәгъва итүче гражданнар өчен федераль бюджеттан 719,54 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Ноябрь аена кадәр халыкка барлыгы 844,9 миллион сумлык дарулар бирелгән, аның 37,5 миллион сумы республика бюджетыннан алынган.

Шунысын әйтергә кирәк, министр республикада медицина буенча яңа проектлар тәкъдим итте. Аларның кайберәүләре Татарстан Президенты тарафыннан да хуплау тапты. Мәсәлән, министр республикадагы эре муниципаль берәмлекләрнең үзәк хастаханәләрендә йөрәк-кан басымы авыруларын дәвалау буенча районара үзәкләр булдыру теләге барлыгын әйтте. Айрат Фәррахов сүзләренчә, бүгенге көндә кеше гомере нәкъ шушы авырулардан еш өзелә икән. Әлеге үзәкләрдә беренче чиратта инсульттан дәваларга җыеналар. Министрның бу проекты 220 миллион сумга бәяләнә. Аның сүзләренчә, финанслауда федераль үзәк тә катнашачак. Проектны тиздән РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыгына тәкъдим итәчәкләр. Гомумән, алга таба Россиянең 9 төбәгендә шундый проектларны тормышка ашыру планы бар икән. Минтимер Шәймиев бу уңайдан Татарстанда кан басымы авырулары белән интегүчеләрнең төгәл санын ачыклау, аларның сәламәтлегенә игътибарны арттыру бурычын куйды. Министр исә әлеге проект уңышлы гына башланып китсә, алга таба республикада инфаркт авыруын кисәтү һәм дәвалау, төрле агуланулардан, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән кешеләргә ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү буенча районара үзәкләр ачу планы барлыгын да әйтте.

Коллегиядә Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар кардиохирургиясе бүлеге мөдире Леонид Миролюбов та чыгыш ясады. Бүгенге көндә Казан балалар кардиохирургиясе үсеше буенча Россиядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирски шәһәрләреннән соң дүртенче урында тора. Республика балалар клиник хастаханәсендә елына 500ләп операция ясала, аларның 40 проценты - 1 яшькәчә балаларга. "Балалар кардиохирургиясен үстерү максатыннан Республика балалар клиник хастаханәсенә соңгы елларда җирле бюджеттан 409 миллион сум акча бүленеп бирелде. Хәзер заманча операцияләр ясау нәтиҗәсендә 100 баланың 92се нормаль тормышка кайтарыла. Шушы вакыт эчендә йөрәк авыруларыннан вафат булган балалар саны 3 тапкырга кимеде, федераль дәвалау учрежденияләренә юллама бирүләр кимеде, операцияләргә чират калмады. Киресенчә, безгә чит төбәкләрдән килә башладылар. Быел 150 федераль заказ алдык", - дип сәйләде табиб.

Минтимер Шәймиев федераль заказлар республиканың башка эре медицина үзәкләре өчен дә мөһим әйбер булуын ассызыклады. "Төбәкара клиника-диагностика үзәге, шулай ук югары квалификацияле белгечләр һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән Казандагы башка медицина үзәкләренә дә федераль заказлар таләп ителә. Үткән атнада Казанга РФ Хөкүмәте рәисе беренче урынбасары Дмитрий Медведев килгәч тә бу мәсьәләне күтәргән идем. Заказлар булса хезмәт хаклары да, эш кәефе дә башкачарак була ул. Федераль үзәк Россия төбәкләрендә югары технологияле медицина үзәкләрен булдыру турында күптән белдергән иде, әмма соңгы вакытларда, минемчә, бу эш тынып калды. Ә бит сүз кеше гомерләрен саклап калу турында бара", - дип белдерде М.Шәймиев.

Кардиохирургия бүлеге мөдире ТР Президентына хәзерге вакытта операция ясалган балаларга тернәкләндерү үзәге кирәклеген әйтте. Минтимер Шәймиев башлаган эшне ахыргача җиткерү мөһимлегенә басым ясап, моның өчен тиешле бина һәм шартлар оештырырга вәгъдә бирде.
Билгеле булганча, Татарстанда соңгы 5 елда гомумтәҗрибә табиблары эшчәнлеген җәелдерүгә өстенлек бирелә башлады. Хәзерге вакытта участок медицина оешмаларында гомумтәҗрибә табиблары саны 50 процентка арткан (2003 елда алар 9 процентны гына тәшкил итә иде). Нәтиҗәдә хроник авырулар белән интегүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү очраклары 10 проценттан (2005 елда) 8 проценттка кимегән (2006 елда), көндезге стационардагы урыннар 90нан (2005 ел) 821гә җиткән (2006 ел).
Утырышта гомумтәҗрибә табиблары эш шартлары турында Бөгелмә район хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Ирина Губина сөйләде. Ирина ханымга район буенча 2100 кеше беркетелгән икән. Табибә сүзләренчә, хәзер авырулар аңа теләсә кайсы вакытта шалтыратып киңәш сорый, яисә теркәлү узмыйча туры кабинетына үтә ала. Атнага бер тапкыр ул үзе дә авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын барып кайта.

Гомумтәҗрибә табиблары турында сүз киткәч, министр Айрат Фәррахов аларны җиңел автомобильләр белән тәэмин итү мәсьәләсен телгә алды: "Якын елларда Татарстан җиңел автомобильләр чыгару үзәге булачагына ышанычыбыз зур. Бәлки нинди дә булса ташламалы юл белән гомумтәҗрибә табибларына шәхси автомобильләр сатып алырга ярдәм итә алырбыз? Алар авылларга ешрак чыга алыр иде", - диде Айрат Фәррахов.

Минтимер Шәймиев үз чиратында гомумтәҗрибә табибларының эшен компьютерлаштыру мәсьәләсен күтәрде. Ирина ханымның чыгышыннан һәм бигрәк тә аның эшеннән канәгать калып, Президент табибәгә республиканың атказанган табибәсе исемен бирергә тәкъдим итте. "Гомумтәҗрибә табиблары, участок милиционерлары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре - болар барысы да җирле халыкның иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйнаучы кешеләр. Бүген безгә нәкъ менә аларның эшен оештыруга өстенлек бирергә кирәк", - диде М.Шәймиев. Утырышта башка табибларга да мактаулы исемнәр тапшырдылар.

Коллегия Татарстан Президенты чыгышы белән тәмамланды. "Узган гасырның 90-нчы елларында бөтен ил буенча башланган үзгәртеп корулар чорында бигрәк тә табибларга авырга туры килде. Бүген исә үзгәртеп корулар нәкъ менә сәламәтлек саклау өлкәсендә бара. Шунысын аңларга кирәк, бары тик үзгәртеп корулар аша гына без медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын күтәрә һәм табибларны лаеклы хезмәт хаклары белән тәэмин итә алачакбыз. Тармаклы хезмәт хакларын түләүгә күчә бару нәтиҗәсендә хәзер кайбер табиблар бик зур булмасада да, яхшы гына хезмәт хаклары ала башлады, - дип сөйләде М.Шәймиев. - Безнең төп бурычыбыз - халыкны үз сәламәтлегенә игътибарын арттыру, хроник авыруларны кисәтү, үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. "Тамчы тама-тама ташны тишә", - ди халык мәкале. Шуңа күрә бертуктамый бу хакта сөйләсәк һәм, әлбәттә, җиң сызганып эшләсәк нәтиҗәсе булмый калмаячак. Республикада юллар белән тәэмин ителеш мәсьәләсен хәл итәчәгебезне белдердек инде: ә без әйткән сүзебезне үти торган республика. Шуңа күрә һәр авылга барып җитәрлек яхшы юллар салыначагын әйтә алам", - диде Минтер Шәймиев А.Фәрраховның "Һәр авылга барып җитеп, авыруны тиз арада хастаханәгә алып килерлек юл шартлары булырга тиеш", - дигән сүзләренә җавап итеп. 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International