20 ноябрьдә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов, ТР Президенты Минтимер Шәймиев «Алабуга» махсус икътисади зонасында узган эшлекле сәфәрен МИЗның аеруча күренекле резидентларның берсе – «Северсталь-Авто-АЛАБУГА» ҖЧҖе белән танышудан башлады.
Әлеге чарада шулай ук РФ Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина, Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Михаил Мишустин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин һәм башкалар катнашты.
«Северсталь-Авто-АЛАБУГА» ҖЧҖ эшчәнлеге белән мәртәбәле кунакларны ширкатьнең генераль директоры Вадим Швецов таныштырды. «Северсталь-Авто» компаниясе «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә гомуми мәйданы 200 мең квадрат метрга якын эре масштаблы җитештерү комплексын булдыру буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра. Комплекска автоҗыю предприятиеләре һәм автокомпонентлар белән тәэмин итү паркы керә. Әлеге комплексны булдыру өчен каралган инвестициләр – 250 миллион доллардан артып китәр дип көтелә. Проект кысаларында 5000 якын өстәмә эш урыны булдырылачак. «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Северсталь-Авто-АЛАБУГА» җитештерү эшчәнлеге өч төп проектны күз алдында тота. «Fiat Ducato» җиңел автомобильләре җитештерүчәнлеге алдында – елына 75 мең данә автомобиль әзерләп чыгару бурычы тора. Инвестицияләр күләме – 150 миллион доллар. «MOTORS CO ISUZU» япон компаниясе белән берлектә йөк автомобильләре җитештерү – икенче проектның асылын тәшкил итә. Автокомпонентлар белән тәэмин итү эше утыргычлар, интерьер өчен пластик детальләр җитештерүне күздә тота.
Бүгенге көнгә кадәр «Fiat Ducato» корпусында технологик җиһазны гамәлгә кертү буенча күп эшләр башкарылган. 20 ноябрьдә исә серияле җитештерүчәнлекнең башланып китүенә дәлил булып торучы төп вакыйга узды – биредә «Fiat Ducato» автомобильләренең конвейеры эшләтеп җибәрелде. «Fiat Ducato» автомобильләренең серияле җитештерү 2008 елның гыйнварында башланып китәчәк. «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Fiat Ducato» ның автомобильләренең 14 модификациясен җитештерү планлаштырла. ISUZU йөк автомобильләрен җитештерү дә 2008 елның гыйнварында башланачак. Автокомпонентлар белән тәэмин итү паркында җитештерүчәнлек үсеше дә 2008 ел башында гамәлгә ашырыла башлаячак.
Ширкәтьнең гомуми эшчәнлегенә күзәтү ясалгач, мактаулы кунаклар «Fiat Ducato» базасында эшләячәк ашыгыч медицина ярдәме, мәктәп автобуслары, гади маршрут автобуслары модель рәтен карап үтте. Мәктәп автобуслары эчтән ачып булмаслык итеп эшләнәчәк. Алар укучыларның букчалары өчен махсус урын әзерләнү белән дә уңайлы. Биредә микрофон да эшләячәк. 15 урынлык авыл мәктәпләре өчен каралган автобусларның ышанычлылыгына Сергей Иванов үзе дә инанды. Предприятиедә махсус кузовлы инвалид автобуслары, ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен автомобиль һәм «Fiat Ducato» базасында коткаручылар өчен дә махсус автобуслар җитештереләчәк.
Сергей Иванов биредә «Fiat Ducato» автомобильләрен җитештерү буенча конвейер линиясенә эшләтә башлауга старт бирде. Әзрәк соңрак "Алабуга" махсус икътисади зонасының рәсми ачылышы тантанасы башланды. Сергей Иванов "Алабуга" махсус икътисади зонасының яңа компаниясенә таныклыклар тапшырды. Шулай итеп бүгеннән "Алабуга" махсус икътисади зонасы резидентлары исемлеге тагын да тулыланды. Аны бүген биш компания тәшкил итә. "Алабуга" махсус икътисади зонасының бүгенге көндә теркәлгән биш резиденты инвестицияләре 2010 елга кадәр 9,5 миллиард сумга тәңгәл булачак. Әлеге компанияләр тарафыннан 4 меңнән артык эш урыны булдырылырга тиеш.
"Бүген без Россия икътисады үсеше өчен хәлиткеч роль уйнаучы вакыйга шаһитләре булдык. Махсус икътисадый зоналарны оештыру мәгънәсе бик гади - ул югары технологияле продукция җитештерү күзлегеннән чыгып караганда, бизнесны җәлеп итәрлек шартлар тудыру һәм шуңа бәйле рәвештә диверсификацияле үсеш юлын дәвам итеп, чимал бәйлелегеннән качу, югары өстәмә бәягә ия продукция җитештерүгә кайтып кала", - дип хәбәр итте Сергей Иванов. Аның әйтүенчә, "Алабуга" махсус икътисадый зонасының төп резиденты булып саналган "Северстальавто-Алабуга" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мәйданында башкарылган эшләр, локализация дәрәҗәсе республика сәнәгатенең башка тармаклары, шул исәптән, автокомпонентлар сәнәгате үсешенә ныклы җирлек тудыруга мөмкинлек бирә. Мәртәбәле кунак республика сәнәгате үсешенә бәя биреп, нефть химиясенең югары үсеш алуын, аның автомобильләр өчен шиналар җитештерү, пластмасса әзерләп чыгару, икътисадның башка катнаш тармаклары үсешенә уңай этәргеч ясавын билгеләп үтте. "Нәтиҗәдә мәшгульлек, салым базасы арта. Икътисад чимал бәйлелегеннән азат булып үсеш ала", - дип белдерде Сергей Иванов.
Александр Коновалов, беренче икътисади зонаның нәкъ менә Идел буе федераль округы территориясендә ачылуы уңаеннан горурлык хисләрен белдерде. "Илдә куәтле икътисади кластерлар гамәлгә ашырыла. Татарстан - җитештерелүче продукция күләме буенча гына түгел, бизнес оештыруда да заманча карашлар тудыруда да алдынгы төбәк", - диде. "Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар Россиянең киләчәктәге ныклы үсеш терәге. Бүгенге вакыйга бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия", - дип ассызыклады РФ Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.
РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина исә вакыйгада катнашучыларны тәбрикләп узды. "Әлеге зонаның сафка бастыруга Татарстанның энтузиазм хисе йогынты ясады. Бүген без күргән җитештерү мәйданының көндәшлеккә сәләтле булуы күзгә күренеп тора", - диде ул.
Минтимер Шәймиев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында эшләргә теләүчеләрне яшәү урыны белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде. "Эшче көчләрнең санын арттыру өстендә акрынлап эшләячәкбез. Бу безгә уңай эшчәнлек өчен зарур булган шартлар тудыруны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк", - дип белдерде Илбашы. Аның сүзләренә караганда, биредә җитештерүчәнлек белән шөгыльләнергә теләп, читтән килгән хезмәткәрләр өчен ташламалы шартларда социаль ипотека программасы җәелдереләчәк. "Теләүчеләр байтак. Социаль ипотека программасы буенча 27,5 елга түләү шарты белән эшчеләрне фатирлар белән тәэмин итәчәкбез. Шул рәвешле бирегә яшьләрне җәлеп итү күз алдында тотыла. Бу схеманың нәтиҗәле эшләп китүендә шигем юк", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Ул бу уңайдан вахта ысылуның да эшкә җигеләчәген әйтте. Илбашы ышандырганча, вахта ысулы белән эшкә йөриячәк хезмәткәрләр өчен эш вакытында яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылачак. "Республиканың теләсә кайсы почмагыннан бирегә килеп эшләргә була", - ди ул.
Татарстан Президенты 30 процент локализацияле автокомпонентлар җыю белән мәшгуль булган компанияләрне Татарстан җиренә җәлеп итү мөмкинлеген дә күздән ычкындырмый. Ул шулай ук "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең "КамАЗ" автомобильләре өчен детальләр җитештерү мәйданнарының башка районнарда киң җәелдерелүен искәртте. "Татарстан икътисады өчен яңа юллар ачыла. Яңарыш, алгарышларны үзләштереп барырга өлгерергә генә кирәк", - ди ул.
Минтимер Шәймиев киләчәктә республика икътисады үсешен "кара алтын" табу күрсәткечләрен арттыру хисабына түгел, ә машина төзелеше, нефть химиясе тармагының югары күрсәткечләре бәрабәренә үстерүгә ирешү максаты куелганлыгын ассызыклады.
Алга таба мактаулы кунаклар административ- эшлекле үзәктә "бер тәрәзә" режимындагы дәүләт хезмәтләре күрсәтү системасы белән танышты. Шулай ук аларга таможня хезмәте эше дә күрсәтелде. "Бер тәрәзә" системасы махсус икътисади зонада резидент эшчәнлекләрен тәэмин итү буенча аеруча уңайлы шартлар тудыру өчен эшләнгән. Әлеге система кысаларында махсус икътисади зона резидентлары һәм башка кызыксынган затлар әлеге территориядә эшчәнлек алып бару турындагы килешүләр төзү, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, күчемсез милек объектлары төзү һәм аларны проектлау, ирекле таможня системасы режимында тауар кертү, чит ил эшче көчләрен җәлеп итү һәм башка сораулар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итә алачак.
Алабугадан киткәнче мәртәбәле кунаклар шагыйрә Марина Цветаева каберенә чәчәкләр салды.
Көннең икенче яртысында кунаклар Түбән Кама шәһәренә юл тотты. Биредә Россия Хөкүмәте вәкилен "Түбән Кама Шин" ачык акционерлык җәмгыятендәге яңа заманча җиңел радиаль шиннар җитештерүе белән таныштырдылар.
Билгеле булганча, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең нефтехимия комплексы составына кергән "Түбән Кама Шин" җәмгыяте бүгенге көндә Россиядә һәм БДБ илләрендә җиңел, йөк, авыл хуҗалыгы ассортиментындагы шиннар чыгару буенча иң эре предприятиеләрдән берсе. Елына биредә төрле модельдәге автомобильләр өчен 12 миллионнан артык шин җитештерелә. "Түбән Кама Шин" Россиянең "Автоваз", "КамАЗ", "УралАЗ", "НефАЗ", "Россельмаш" кебек автомобиль җитештерүчеләрен шиннар белән тәэмин итә. Продукциянең 23 проценты нәкъ шуларга китә. 58 проценты икенчел базарга, 19 проценты исә экспортка җибәрелә. Предприятиедә хәзерге көндә 11 мең кеше эшли, уртача хезмәт хакы 13 мең сум тәшкил итә.
Минтимер Шәймиев, Сергей Иванов һәм аларны озата йөрүче рәсми затларны массалы шиннар җитештерү заводында каршы алдылар. Узган ел биредә югары сыйфатлы, техник күрсәткечләре буенча башка популяр тиңдәшләреннән бер дә калышмаган җиңел радиаль шиннар җитештерүе тулы көченә эшли башлады. Җитештерү өчен Италиянең "Пирелли" технологиясе һәм Англия, Алмания, Голландия, Италия җиһазлары сатып алынды. Хәзерге вакытта "Түбән Кама Шин" җиңел радиаль шиннарны "Кама-Евро" бренды буенча ясый: елына 1 миллион 700 мең данә шин чыгара. Киләсе елда алар 2 миллионга җитәр дип көтелә. Югары сыйфатлы шиннар җитештерү өчен быел заводта яңа төрле резин катнашмалар эшләү линиясе дә ачылган. Тулы көченә ул киләсе елдан эшли башлаячак һәм елына 27 мең тонна резин катнашма ясап чыгарачак.
Кунакларга заводта шушы резина катнашмалар ясау линиясен, вулканизация участогын, шиннарны җыю комплексын күрсәттеләр. Сергей Иванов фикеренчә, "Кама-Евро" шиннарына реклама җитми. "Федераль телеканалларда 5 минут саен Көнбатыш илләренең шиннарын рекламалыйлар. "Түбән Кама Шин" предприятиесенә дә үз продукциясен тәкъдим итәргә өйрәнергә кирәк", - дип белдерде Сергей Иванов җитештерү белән танышып чыкканнан соң предприятиенең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Соңыннан кунаклар Түбән Кама шәһәрендә яңа су чистарту станциясе кулланышка тапшырылу тантанасында катнаштылар. Россиядә тиңе булмаган төзелешне Түбән Каманың "Камаглавстрой" идарә итү компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте алып барды. 8,5 гектарда урнашкан яңа станция 26 төп һәм ярдәмчел корпуслардан тора. Биредә су 5 төрле чистарту уза. Башта ул ультрашәмәхә нурланыш ала. Аннан аны әшәке дисперсияле кушылмалардан азат итәләр, озонлаштыралар, кварцлы ком тутырылган фильтрлар һәм ташкүмерле фильтрлар аша уздыралар. Монда ук суны фторлаштыру һәм хлор белән зарарсызландыру да каралган. Станция автоматик рәвештә суның сыйфатын тикшереп торучы заманча лаборатория белән тәэмин ителгән.
Су чистарту станциясен тантаналы төстә эшләтеп җибәрү өчен идарә пультына бүген Сергей Иванов, Минтимер Шәймиев һәм Александр Коновалов бергәләп бастылар. Сергей Иванов сүзләренчә: "Соңгы елларда Россиядә сәнәгать тармагын үстерүгә, аңа инновацияле технологияләр җәлеп итүгә күп игътибар бирелә. Болар барысы да халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен эшләнә. Әмма чиста һава һәм чиста су да яшәү дәрәҗәсенең сыйфатын билгеләүче күрсәткеч, - дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе беренче урынбасары. - Безгә экологик мәсьәләләргә дә игътибарны арттырырга һәм аларны чишү өчен эре предприятиеләр көчен тартырга кирәк", - диде С.Иванов.
Александр Коновалов исә Татарстан Россиядә социаль мәсьәләләр чишү буенча янә үрнәк тәҗрибә күрсәтүен ассызыклады: "Идел елгасы була торып та Идел буе федераль округындагы төбәкләрдә әле дә су белән тәэмин ителеш мәсьәләсе саклана. Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре исә аның чишелешен үз кулларына алды. Алар табыш арттыру турында гына түгел, ә үзләрендә эшләүче халыкның көнкүреш шартларын яхшырту турында да уйлый", - диде РФ Президентының вәкаләтле вәкиле.
Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында түбәнкамалыларга республиканың күп милләтле халкы исеменнән рәхмәт cүзләрен җиткерде: "Түбән Каманың сәнәгать оешмалары республика икътисадының нигезен тәшкил итә. Инде берничә буын түбәнкамалылар үзләренең тырыш хезмәтләре белән бу төбәктә югары көндәшле җитештерүләр сафка бастыра. Шунысын әйтергә кирәк, бүген биредә әйләнә-тирә мохитнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә - яңа чиста җитештерүләр ачыла, электән эшләп килгән технологияләр яңартыла башлады",- дип сөйләде Минтимер Шәймиев. Яңа су чистарту станциясен ачу тантанасында Татарстан Президенты аны сафка бастыруда катнашкан алдынгы төзүчеләргә "Татарстанның атказанган төзүчесе" мактаулы исемнәрен дә тапшырды. Алар - "Камаглавстрой" идарә итү компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте эшчеләре Алексей Телегин белән Әзһәр Биктимеров. "Түбән Кама нефть химиясе" предприятиесе хезмәткәре Александр Карманов исә "Татарстанның атказанган химигы" исеменә лаек булды.