24 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тантаналы төстә республиканың күп балалы аналарын кабул итте. Билгеле булганча, 25 ноябрь көнне Россиядә Әниләр көнен билгеләп үтәләр. Татарстанда әлеге бәйрәм уңаеннан ятим балаларны тәрбияләүче әниләрне хөрмәтләделәр - башкаланың "Корстон" комплексындагы Бал залына йөздән артык хатын-кызны чакырып, изге эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Республикадагы гаиләләрдә бүгенге көндә ятим яисә ата-ана каравыннан мәхрүм калган 9726 бала тәрбияләнә. Аларның 5615-е - туганнары опекасында яши, 2686-сы - уллыкка һәм кызлыкка, ә 1425 бала - тәрбиягә алынган. Соңгыларын 905 гаилә карый. Үткән елларда бигрәк тә республиканың Әгерҗе, Азнакай, Тәтеш, Спасс, Алабуга, Мөслим, Нурлат, Чистай муниципаль районнарында һәм Чаллы шәһәрендә яшәүче парлар ятимнәрнең язмышына битараф кала алмаган. Аларның барысына да Татарстан Президенты шәхсән үз, республиканың Дәүләт Советы, Хөкүмәт һәм күп милләтле халык исеменнән тирән хөрмәт хисләрен белдерде. "Төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш шартларында калган, ятимлеккә дучар ителгән гөнаһсыз балаларга ана назын бирүче, аларның киләчәк язмышын хәл итүче хатын-кызларның бу изге эшләре бәяләп бетергесез. Сезгә күпме генә матур сүзләр әйтсәк тә, аз кебек тоела. Әниләр көне - безнең һәрберезгә тормышыбыздагы иң мөһим кешене искә төшерүе белән кадерле бәйрәм ул", - диде Минтимер Шәймиев әниләр алдында чыгыш ясаганда.
"Кызганычка, ятимлекнең сәбәпчесе дә - аналар. Ел саен балалар йортларына урнаштырылучы сабыйларның яртысыннан күбрәге ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән гаиләләрдән китерелә. Бу - җан әрнеткеч хәл, җәмгыятебезнең уртак бәласе. Әмма нәкъ шул вакытта ана кешенең чиксез мәхәббәте никадәр кадерле әйбер икәнен аңлыйсың, ятимнәр кайгысына битараф булмаган парларга сокланасың", - диде ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев әйткәнчә, тәрбиягә бала алучылар саны арта баруында соңгы елларда илдә бу юнәлештә эзлекле рәвештә дәүләт ярдәме күрсәтелүе дә зур роль уйный. Хәзер, мәсәлән, мәктәп яшенә кадәрге бала өчен - 6701 сум, ә инде мәктәп яшендәге бала алсаң ата-анага 7347 сум күләмендә акча түләнә. Тәрбиягә алучы кеше укытучы яисә медицина хезмәткәре булса, тагын 1150 сум өстәлә. "Шулай да, минемчә, балаларны тәрбиягә акча өчен генә алмыйлар. Аллаһы тарафыннан ана булырга билгеләнгән ханымнар ятим балаларның киләчәге өчен гомер буена борчылып яшиләр. Әйтик, Лениногорскидагы Рыбаковлар гаиләсен республикада яхшы беләләр. Светлана ханым тормыш иптәше белән соңгы 17 елда 21 бала тәрбияләп үстерде. Хәзерге көндә дә аларның 7-се әле бу гаиләдә яши. Светлана ханым балаларын югары уку йортларында укыту мәсьәләсен күтәрә: "Бюджет бүлекләренә укырга керү авыр, ә түләүлегә барырга - акча җитми", - ди ул", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев. Президент ятим балаларга урта һәм югары һөнәри белем бирү мәсьәләсен республика дәрәҗәсендә хәл итәргә вәгъдә итте. "Югары уку йортларының Ректорлар советы, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән без бергәләп бер уртак килешүгә килербез дип уйлыйм. Балаларның ятимлектә гаепләре юк, гаепле эшләре аларның нәкъ менә җәмгыятебез каравыннан һәм кайгыртуыннан мәхрүм калган очракта бик тиз барлыкка килергә мөмкин", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
ТР Президенты Светлана Рыбакова сүзенә колак салмый кала алмады, бу ханым республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә дәрәҗәгә лаек: ул Россиянең "Халыклар дуслыгы" орденына, "Мәрхәмәт" балалар орденына ия ана. Бүген Минтимер Шәймиев аның түшенә республиканың "Фидакарь хезмәт өчен" медален дә такты.
Бәйрәмдә гаилә институтын ныгытуга өлеш керткәннәре, һәркайсы берничә ятим бала тәрбияләп үстергәннәре өчен олы йөрәкле ханымнарга Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларга Азнакайдан Зәмирә Мортазина, Мөслимнән Марсилә Маликова, Минзәләдән Надежда Самарина, Тәтештән Валентина Чугунова, Алексеевскидан Людмила Панкратова, Аксубайдан Валентина Маланчева, Әгерҗедән Айсинур Бәһаветдинова, Чистайдан Галина Муравьева, Актаныштан Фазыйлә Шәйхетдинова, Балык Бистәсеннән Сәлимә Шәвәлиева һәм Чаллыдан Галия Галишина лаек булды.
Татарстан журналистлары хезмәтләре дә игътибардан читтә калмады. Татарстан Президенты Рәхмәт хатын "Время и деньги" газетының бүлек мөхәррире Галина Григоренкога озак еллар ана һәм бала темасын яктыртканы өчен тапшырды. Минтимер Шәймиев алга таба да гаммәви мәгълүмат чараларында ятимлек мәсьәләләренә ныграк игътибар бирергә киңәш итте. "Газет битләрендәге мәкаләләр, телевидение тапшырулары аша безнең - дәүләт җитәкчелегенең, шулай ук киң катлам җәмәгатьчелек вәкилләренең күңелләренә үтеп керергә, ятимлеккә карата битарафлык хисләрен юк итәргә кирәк", - дип теләде Минтимер Шәймиев. Гомумән, Президент киләсе елда да республикада ятимлекне бетерү - көннең төп темаларыннан берсе булачагын ассызыклады. "Быел Татарстанда узучы Хәйрия елы уңаеннан бик күп изге эшләр башкарылды, аларны киләсе елда да дәвам итәргә кирәк. Өстәвенә, 2008 ел - Россиядә Гаилә елы итеп игълан ителде", - диде ТР Президенты.
Татарстанда тәүге тапкыр ятимнәрне тәрбиягә 1997 елда Спасс районында алалар. Лидия һәм Павел Исаевларның уллары - Ваня белән Володя инде үзләре хәзер гаилә корган. Исаевлар башлаган күркәм традицияне районда башка гаиләләр дә дәвам итә. Бүгенге көндә республикада иң күп тәрбиягә алынган балалар нәкъ менә анда: Спасс районнында 82 бала тәрбиядә яши. Минтимер Шәймиев тәрбиягә алу эшендә муниципаль район җитәкчелеге, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең роле зур дип исәпли. Шуңа күрә ул алга таба бу хакта барлык муниципаль район һәм шәһәр башлыклары белән җитди сөйләшәчәген әйтте. Ә Спасс районы җитәкчесе Камил Нугаев бүген беренчеләрдән булып, Татарстан Президентының Рәхмәт хатына ия булды.
Бәйрәмдә республиканың татар һәм рус фольклор, балалар ансамбльләре аналарга үзләренең җырлы-биюле чыгышларын бүләк итте. Әниләр көне белән тәрбрик итәргә Россиянең халык артисты Сергей Захаров та килгән иде. "Корстон"ның беренче һәм икенче катындагы фойеларда балалар йортында тәрбияләнүче һәм инде гаилә учакларын тапкан балаларның фотокүргәзмәләре оештырылган иде.