23 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Чистай шәһәренә килде. Биредә республика башлыгы Чистайның горурлыгы булган "Восток" сәгать заводы" ачык акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.
Президентны сәфәрдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгат Абдуллин, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин, Чистай муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Вячеслав Козлов, "Восток" сәгать заводы" ААҖ генераль директоры Владислав Цивилин озатып йөрде.
Быел завод үзенең 65 яшен тутырган. 1943 елда беренче продукциясен - ирләр өчен "Киров" кул сәгатен чыгарган завод алга таба Россиядә һәм дөньяда "Победа", "Командир", "Амфибия" кебек сәгатьләр белән танылды. Хәзер исә кул, машина сәгатьләреннән тыш, Чистай сәгатьчеләре яңа төрле җитештерүләрне дә үзләштерә - биредә сәгатьләр өчен пружиналар, техник ташлар, сәгать каешлары һәм пыялалары, пластмасс детальләр җитештерүләрен ачканнар. Болардан тыш, кварцлы кул сәгатьләре, стена, өстәл, манара сәгатьләрен дә ясый башлаганнар. Узган ел заводта "Восток" инновацион-җитештерү технопаркы ачылгач, яңа төрле җитештерүләр дә сафка баскан. Хәзер "Восток" Чистай сәгать заводы" ААҖ канаты астында 50гә якын кече һәм уртак предприятиеләр эшли. Аларда вакытны исәпләү, энергия саклау приборлары, автомобиль компонентлары, хәрби продукцияләр җитештерелә. Монда хәтта тротуар плитәләре, агач эшкәртү җитештерүләре дә бар. 2004 елдан завод сәгать механизинары белән Ауропа базарын тәэмин итә башлады. Алга таба монда Швейцария сәгатьләре механизмнарын ясау буенча да уртак проектны тормышка ашыру көтелә.
Предприятие кадрларны үзе әзерли, мәктәптән үк талантлы яшьләр белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә завод һәм аның инновацион-җитештерү технопаркында 3 меңнән артык кеше эшли. Елына предприятие 2 миллиард сумлык продукция эшләп чыгара. Быелгы табыш 2 миллиард 500 миллион сум тәшкил итәр дип көтелә. Заводта хезмәт хакларын эшнең катлаулылыгына карап түлиләр. Уртача хезмәт хакы 12 – 15 мең чыга диләр.
ТР Президенты "Восток" заводы җитештергән сәгатьләр күргәзмәсе белән танышты, шулай ук "Петар" су һәм газ исәпләү счетчикларын ясау барышын карады. Узган ел заводта барлыгы 520 миллион сумлык 2 миллион 500 данә су исәпләү счетчиклары чыгарылган. Алар техник күрсәткечләре буенча Алманиядәге тиңдәшләреннән бер дә калышмый. Шуңа күрә счетчикларны Татарстанда гына түгел, БДБ һәм чит илләрдә дә сатып алалар. Владислав Цивилин сүзләренә караганда, "Восток" заводы чыгарган энергия саклау счетчиклары Россия һәм БДБ илләрендә әлегә беренче шундый зур җитештерү. Соңгы вакытта кытайлар "Динар" исеме астында ялган продукция чыгарырга тотынган, предприятие алар белән судлаша башлаган.
Президент та заводка үз хокукларын якларга өндәде. "Илдә торак-коммуналь хуҗалык тармагын үзгәртеп коруга хәзер зур игътибар бирәбез. Аның барышында барлык фатир һәм йортларны энергия саклау счетчиклары белән тәэмин итү каралган. Шуңа күрә Татарстанның "Восток" предприятиесенә җитештерүен киңәйтергә уңайлы вакыт, энергия саклау счетчиклары базарын югалтырга ярамый", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев. Владислав Цивилин Президентка үзләренең тагын бер проектын тәкъдим итте. Ул - энергия счетчиклары мәгълүматларын туплау системасы. Аның счетчигы, мәсәлән, су, газ һәм электр энергиясе чыгымнарын берьюлы санап бара. Соңгы мәгълүматларны белү өчен гомуми хезмәткәрләргә фатирларга керү кирәк тә түгел - бөтен мәгълүмат уртак электрон базага җыела. Минтимер Шәймиев барлык категория гражданнарны да энергия саклау счетчиклары белән тәэмин итү өчен республикада аларны традицион урнаштыру буенча мөмкинлек барлыгын әйтте. "Счетчик хакын халык алга таба коммуналь хезмәтләр белән бергә түләп бара алачак", - диде ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев шулай ук Чистайда Боз сарае ачу тантанасында катнашты. Бер мең кешегә исәпләнгән комплекс бер елда сафка бастырылган. Аның ике катлы административ бинасында тренажер заллары, хореография класслары, фитнес зал урнашкан. Биредә массаж кабинетлары, кунакханә бүлмәләре дә бар. Төзелешне "Лениногорски тимер-бетон эшләнмәләр заводы" ААҖ башкарып чыккан.
Спорт комплексын карап чыкканнан соң, Минтимер Шәймиев үз чыгышында республикада хәзерге вакытта тагын шундый алты Боз сарае төзелүен искә алды. "Моннан ун-унбиш ел элек без бүгенге кебек боз комлекслары турында хыяллана да алмый идек. Хәзер исә республиканың социаль-икътисади күрсәткечләре безгә социаль-мәдәни объектлар төзелешенә игътибарны арттырырга мөмкинлек бирә. Көндәшлеккә сәләтле талантлы балалар тәрбияләү өчен без – өлкәннәр – аларга кечкенәдән үк бөтен шартларны тудырырга тиеш. Республиканың киләчәген талантлы, белемле яшьләр кулына тапшырырга кирәк", - диде Минтимер Шәймиев.