27 ноябрь көнне Казан Кремлендә республика Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тырыш хезмәтләре белән илебезнең һәм төбәгебезнең социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән күренекле галимнәргә, табибларга, укытучыларга, икътисадчыларга, авыр һәм җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Татарстан Президенты шәхсән үз, шулай ук ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.
2007 ел тәмамланып килә, шуңа күрә дә Минтимер Шәймиев тантанага җыелучылар алдындагы чыгышын узып баручы елның нәтиҗәләрен искә алудан башлады. ТР Президенты сүзләренчә, республика бу елны фаразланганнан күпкә югарырак күрсәткечләр белән тәмамлаячак, тулаем төбәк продукты күләме дә 9 процент үсеш бирәчәк. "Авыр үзгәртеп кору елларын артта калдырып, Россия тотрыклы социаль-икътисади үсеш юлына басты. Татарстан да бу вәзгыятьтә беркемнән калышмый. Күп кенә күрсәткечләр буенча республика Россия төбәкләре арасында алдынгы рәтләрдә бара. Безгә киләчәктә дә социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл иткәндә билгеләнгән юлдан тайпылмыйча атларга кирәк. Иң куанычлысы - безнең һәр эшкә талантлы, булдыклы белгечләребез бар. Аларның тырыш хезмәтләре, үзләре яшәгән җиренә һәм халкына тугры хезмәте алдагы көннәребезгә ышаныч бирә", - дип горурланып сөйләде Президент залда утырган мөхтәрәм затларга.
Беренче итеп, Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры, Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбирен Кев Салиховны "Ватан алдындагы казанышлар өчен" IV дәрәҗәдәге ордены белән бүләкләде. 71 яшен тутырган, моңа кадәр дә күп төрле дәүләт бүләкләренә лаек булган галим химия физикасы һәм спектроскопия өлкәсендәге ачышлары белән Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылу тапкан кеше. Аның җитәкчелегендә онкология һәм башка авыруларга башлангыч диагноз куярга мөмкинлек бирүче ЯМР-томографы эшләнгән, нанотехнологияләр өлкәсендә мөһим нәтиҗәләргә ирешелгән. "Гомерен фәнгә багышлаган галим кешелекнең имин киләчәгенә хезмәт итәм дип янып яши. Аның ачышлары чынбарлыкта кулланыш тапса, өстәвенә, дәүләт тарафыннан игътибар һәм ихтирам күрсәтелсә, галимгә моннан да зуррак бәхет булырга мөмкин түгел", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Кев Салихов.
Россия Президенты Указы белән "Татэнерго" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев "Мактау" орденына, "Татплодоовощпром" концерны идарә рәисе Раил Зыятдинов "Дуслык" орденына, "Казан Гипронииавиапром" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Борис Тихомиров, "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе" предприятиесе генераль директоры беренче урынбасары Владимир Михайлов, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Хафизов "Ватан алдындагы казанышлар өчен" II дәрәҗәдәге орден медаленә ия булды.
Шулай ук РФ Президенты Указы белән республиканың уннан артык күренекле һөнәр иясенә мактаулы исемнәр тапшырылды. ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Рәисә Сәхиева "Россиянең атказанган юристы", Клиник онкология диспансеры бүлек мөдире Владимир Потанин "Россиянең атказанган табибы", 15 ел Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестрын җитәкләгән дирижер Анатолий Шутиков "Россиянең халык артисты", Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Нуриәхмәт Сафин "Россиянең атказанган артисты" исемнәрен алды. Очрашу форсатыннан файдаланып, Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры республикада театр сәнгатен үстерүгә һәрвакыт ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президентына иҗат коллективы исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде: "Татар яшь тамашачы театры сезнең теләктәшлек нәтиҗәсендә җитлеккән коллектив булып аякка басты, театрга зур дәрәҗә күрсәтелеп, Габдулла Кариев исеме һәм безне иң зур куандырганы - бина бирелде. Тиздән без революциягә кадәр төзелгән әлеге Алафузов театры бинасында беренче тапкыр спектакль уйналуына 90 ел тулуны бәйрәм итәчәкбез. Сезне дә тантанага чакырабыз", - диде Нуриәхмәт әфәнде. Бәйрәм киләсе елның язына планлаштырылганын әйтте ул.
Минтимер Шәймиев республиканың тагын бер мөхтәрәм галименә хөрмәт күрсәтте. Бөтен гомерен игенчелек мәсьәләләренә багышлаган авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе мактаулы әгъзасы 90 яшьлек Абдулла Җиһаншинга республиканың иң югары бүләге - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены тапшырылды. Һәркайсы үз өлкәсендә аеруча җаваплы эшләрне башкаручы бер төркем һөнәр ияләре республиканың "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды. Алар арасында - Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы, бүген үзенең юбилеен билгеләп үтүче Нәфис Закиров, ТР Адвокатлар палатасы президенты Людмила Дмитриевская, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казандагы дәүләтнеке булмаган Икътисад, идарә һәм хокук институты ректоры Виталий Тимирясов һ.б. бар иде.
Алдынгы укытучылар, табиблар, галимнәр, икътисадчылар, төзүче һәм механизаторлар - барлыгы егермедән артык кешене Минтимер Шәймиев Татарстанның мактаулы исемнәренә ия булулары белән тәбрикләде. Шулай итеп, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе", Казанның 12-нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы Илшат Борһанов "Татарстанның атказанган табибы", "Казан" бию ансамбле сәнгать җитәкчесе һәм балет артисткасы Чулпан Закирова "Татарстанның атказанган артисты" исемнәренә лаек булды.
Республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары бүген шулай ук "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән Татарстан Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Зариповны да "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме белән тәбрик итә.