Минтимер Шәймиев "Кытай һәм Россия милли еллары" бүләгенә лаек булды

2007 елның 28 ноябре, чәршәмбе

27 ноябрь көнне Мәскәүдә Россия Федерациясендә Кытай халык республикасы Илчесе Лю Гучан Россия Хөкүмәт учреждениеләре, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Кытай һәм Россия "милли еллары"н үткәрүгә керткән өлешләре өчен медальләр һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләр КХР Дәүләт Советы премьеры Вэнь Цзябао һәм вице-премьер У И исеменнән тапшырылды, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Тантанада чыгыш ясаганда Лю Гучан 2006 һәм 2007 елларда Кытайда Россия һәм Россиядә Кытай "милли еллары"н үткәрү "зур уңыш белән барды" диде. Аның сүзләренчә, бу еллар кысаларында 500дән артык чара уздырылды, аларны берничә йөз миллион кеше тамаша кылды.

"Кытай һәм Россия милли еллары" мактаулы бүләгенә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Приморье крае губернаторы Сергей Дарькин, Чита өлкәсе губернаторы Равил Гыйниятуллин, Иркутск өлкәсе губернаторы Александр Тишанин, Новосибирск өлкәсе губернаторы Виктор Толоконский, Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев, Хабаровск крае губернаторы Виктор Ишаев лаек булды.

Шушы ук бүләк "Интерфакс" генераль директоры Михаил Комиссарга, "ИТАР-ТАСС" һәм "Новости" агентлыклары җитәкчеләре Виталий Игнатенкога һәм Светлана Миронюкка, "Русский алюминий" генераль директоры Олег Дерипаскага, Россия-Кытай сәүдә-икътисади хезмәттәшлек үзәге идарәсе рәисе Сергей Санакоевка бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International