2 декабрьдә Россия Дәүләт Думасына узган сайлауларда татарстанлыларның 85,4 проценты катнашкан. Бу хакта 3 декабрьдә Татарстан Президенты, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә узган матбугат очрашуында хәбәр итте. Республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен ТР Президенты үткән сайлаулар нәтиҗәләре белән таныштырды.
"Россия Дәүләт Думасына үткәрер өчен теге яки бу партиягә биргән тавышларны исәпләү әле дә дәвам итә. Үз чиратыбызда без Татарстанда сайлауларга йомгак ясап, барлык беркетмәләрне Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырдык инде. Шуңа күрә нәтиҗәләрне дә игълан итә алабыз", - диде Минтимер Шәймиев.
Президент сүзләренчә, Татарстанда тавыш бирергә килгән халыкның 81,02 проценты "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш биргән. Бу - 2003 елдагы сайлауларда әлеге партия җыйган тавыштан шактый күбрәк. "Татарстанлылар - "Бердәм Россия"не сайлады", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. "Бердәм Россия"дән тыш республикада бер партия дә 7 процентлы киртәне уза алмаган. КПРФ - 6,72 процент, "Справедливая Россия" - 4,3 процент, ЛДПР - 3,88 процент тавыш алган. Алардан соң 0,8 процент белән "Яблоко" килә.
Киләсе елның мартында Россия Президентын һәм 2009 елда Татарстан Дәүләт Советына узачак сайлауларны искә алып, Минтимер Шәймиев: "Республика Хөкүмәте, иҗтимагый оешмалар, "Бердәм Россия" партиясе, "Татарстан - Яңа Гасыр" сәяси хәрәкәте - барысы да Татарстанда төбәк бүлекчәләре булган партияләр белән хезмәттәшлеккә әзер, - дип белдерде. - Әмма, инде әйткәнемчә, Татарстанда тавыш җыярга теләсәләр, аларга үзләренең эшчәнлеген тамырдан үзгәртеп корырга туры киләчәк. Безнең төбәктә ниндидер бер калыпка салынган, көндәлек вәзгыятьне тәнкыйтьләүгә генә корылган эш рәвеше алып бару нәтиҗә китермәячәк. Татарстанда күп милләтле халык яшәвен онытмыйча, социаль-икътисади үсешне тәэмин итүдә катнашып, җирле хакимиятнең эшчәнлегенә анализ ясап, аралашып эшләгәндә генә теләктәшлеккә өметләнергә була".
Президент әйткәнчә, быелгы сайлауларда республиканың авыл районнары муниципаль органнары актив эшләгәне күренә. Аларда сайлауларда катнашучылар саны 96,1 процентка тиң. Тавышларны 92,54 проценты "Бердәм Россия" өчен бирелгән. КПРФка - 2,76 процент, ЛДПРга - 1,25 процент, "Справедливая Россия"гә - 1,49 процент, хәтта Аграр партиягә дә 0,46 процент кына тигән.
Казан белән Чаллыдан кала, республика дәрәҗәсендәге шәһәрләр буенча (алар бездә 12), тавыш бирү түбәндәгечә: аларда халыкның 84,9 проценты тавыш бирергә килгән; "Бердәм Россия" - 75,82 процент, КПРФ - 10,25 процент, ЛДПР - 3,6 процент, "Справедливая Россия" 5,8 процент тавыш җыйган. Калган партияләр 1 процентны уза алмаган.
Казан белән Чаллы быелгы сайлауларда аеруча зур күрсәткечләргә ия. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, бу җирле хакимияткә яңа җитәкчеләр килүе белән аңлатыла: "Яңа командага социаль өлкәләрдә барган авыр үзгәртеп корулар чорын үтәргә, көндәлек тормышка кагылышлы күп төрле мәсьәләләрне чишәргә туры килә. Яшәү дәрәҗәсен арттыру нәтиҗәсендә алар халык белән уртак тел табуга да ирешә", - диде М.Шәймиев.
Күрсәткечләргә килгәндә, Чаллы халкының 75,2 процентны сайлауларда катнашкан: "Бердәм Россия" өчен - 65,88 процент, КПРФ өчен - 13,43 процент, ЛДПР өчен - 5,5 процент, "Справедливая Россия" өчен 9,74 процент тавыш бирелгән. Казан буенча катнашучылар саны - 79,4 процентны тәшкил итә: 77,36 процентны - "Бердәм Россия", 5,73 процентны - КПРФ, 6,68 процентны - ЛДПР, 4,29 процентны - "Справедливая Россия", 1,5 процентны - "Яблоко", 1,1 процентны - "СПС" алган.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, быелгы сайлауларда яшьләр активлык күрсәткән: "Республикада үз гомерләрендә беренче тапкыр 60 мең яшь кеше тавыш бирергә килде. Барлыгы бездә 17-30 яшькәчә 700 мең кеше исәпләнелә, аларның тавышларын киләсе сайлауларда да югатлырга ярамый", - диде М.Шәймиев.
Президент әйткәнчә, 2 декабрьдә Россия Дәүләт Думасына сайлаулар белән беррәттән, Татарстандагы кайбер муниципаль берәмлекләрнең җирле хакимият органнарына да өстәмә сайлаулар уңышлы гына узган. Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев сайлаулар көне Татарстанда тыныч, тәртип һәм закон бозуларсыз үтүен ассызыклады: "Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дә ачылды һәм кичке 8дә ябылды. Шушы вакыт эчендә бер мәхкәмә искы да килмәде. Төнлә белән генә Лениногорскидагы бер участокта кемдер канәгатьсезлек белдергән, әмма аның дәлилсез булуы сәбәпле - кире кагылган. КПРФ, мәсәлән, сайлаулар алдыннан ук ил буенча законнарны бозуга каршы митинглар уздырырга рөхсәт сорап мөрәҗәгатьләр тараткан иде, аларның заявкалары Татарстанда да бар. Геннадий Зюганов инде кичәдән шул хакта сөйли, чөнки тавыш чыгару ул алдан ук уйланылган эш", - ди ТР Президенты.
Бүген журналистлар белән очрашудан файдаланып, Татарстан Президенты татарстанлыларга сайлаурда актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Республика халкы биргән тавышны мин Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путин алып барган курсны хуплау һәм Татарстан Президентына, парламентына һәм башкарма хакимиятенә ышаныч белдерү дип кабул итәм. Әлбәттә, бу күренеш бездән тагын да зуррак җаваплылык таләп итәчәк, - диде Минтимер Шәймиев. - Сайлаулар алдыннан без халык белән күп очраштык, кешеләрне борчыган сорауларны тикшердек, кайберләре буенча инде чаралар да күрергә өлгердек. Алга таба алар республика бюджетын формалаштырганда исәпкә алыначак, җирле үзидарә органнары, министрлык, идарәчелекләр эшчәнлегендә чагылыш табачак, күп кенә проблемалар ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында урын алачак", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Президенты безнең республика Россиянең сәяси тормышында, һәрвакыттагыча, мөһим урында торачагын ассызыклады. Бу сайлауларда Татарстанның башка төбәкләр белән чагыштырганда, актив катнашу да шуны дәлилли, ди Илбашы. "Татарстан беркайчан да проблемалардан качмады, безнең хакимият һәрвакыт халык көченә нигезләнеп, аларның ышанычына таянып эшләде. Билгеле булганча, хәзерге көндә республика алдагы социаль-икътисади үсеш юлында нефть химиясенә, машина төзелешенә йөз тота. Безгә алга киткән илләрне куып җитү өчен әле бик нык тырышасы бар. Монда юллар төзелеше дә әһәмиятле эш, дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, социаль-икътисади үсеш - юлларсыз мөмкин түгел. Халык безне бу юнәлештә дә хуплар дип өметләнәбез", - диде Минтимер Шәймиев.
Бүген РФ Дәүләт Думасында "Бердәм Россия"леләрнең күпчелекне тәшкил итәчәге көн кебек ачык. ТР Президенты фикеренчә, алар хәзер узган чакырылыштагы депутатларның хаталарын кабатламаска тиеш: "Үткән юлы "Бердәм Россия"леләр күпчелекне тәшкил итсәләр дә ел ярымлап, тәкъдим ителгән закон проектларын тикшерми, фикер алышмый рәттән кабул итеп бара башладылар. Бу юлы мондый хәл кабатланмаска тиеш. Партиягә үз холкын булдыру мәҗбүри. Чөнки еш кына теге яки бу законнар төбәкләрнең мәнфәгатенә җавап бирми, тик аларны Думада ишетүче генә юк. Быел Татарстаннан Дәүләт Думасына җибәрелә торган депутатлар саны 12дән дә ким булмаячак, бәлки 13 тә булыр әле. Алар алдында беренче чиратта шушындый бурыч куелачак - законнар барлык төбәкләрнең теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителергә тиеш. Өстәвенә бу юлы Дәүләт Думасы Россия Хөкүмәтен формалаштыруга да тәэсир итәчәк", - дип фикерләре белән уртаклашты ТР Президенты.
Билгеле булганча, "Бердәм Россия" сайлауларга нәтиҗә ясап, 20 декабрьләргә гомуми съездын үткәрергә ниятли. ТР Президенты анда тагын бер мәсьәләне күтәрергә ниятли: "Бердәм Россия" - ул урта позициядәге уң яклы партия булырга тиеш. Чөнки илдәге демократиягә, гражданлык җәмгыятенә йөз тотучы үзгәртеп коруларны, базар икътисады шартларына күчүне бары тик шул вакытта гына башкарып чыгып була. Безнең сәясәт мәйданында "сул яклар" болай да бик күп исәпләнелә, хәтта кирәгеннән дә артык. Кызганычка, алар ил үсеше өчен мөһим һәм чынбарлыкка туры килгән тәкъдимнәр кертмиләр", - ди М.Шәймиев.
Бүгенге сөйләшүдә ТР Президенты Россиядә тормышка ашырылучы илкүләм милли проектларның нәтиҗәләрен дә телгә алды. "Илкүләм проектлар безнең авыл хуҗалыгы тармагын, торак төзелеше, сәламләтлек саклау, мәгариф өлкәләрен үзгәртеп корырга, яңартырга мөмкинлек бирде. Аларның мөмкинлекләре белән республикага файдаланып калырга кирәк, - диде ТР Президенты. - Соңгы вакытта күп сөйләнелсә дә, мәдәниятне илкүләм проект дәрәҗәсенә күтәрүгә төрле карашлар бар. Әлбәттә, мәдәнияткә игътибар кирәк, әмма шул ук вакытта бу өлкәдә аеруча көндәшлелек шартларын тудыру кирәк. Минемчә, үсеп килүче буында дәүләт мәдәнияткә ярдәм итә дигән караш яшәмәскә тиеш. Мәдәният мәйданында көндәшлеккә сәләтле, талантлы кешеләр генә иҗат итәргә хокуклы. Шулай да бездә мәдәнияткә әз игътибар бирелә, дип әйтмәс идем. Республиканың Г.Камал, В.Качалов, К.Тинчурин кебек танылган театрлары биналары төзекләндерелә. Ә киләсе ел бюджет планында "Әкият" Татар дәүләт курчак театры белән Татарстан Милли китапханәсе биналарын төзү дә каралган", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
Очрашу азагында Татарстан Президенты сайлауларга әзерлек барышын даими яктыртып барганнары өчен гаммәви мәгълүмат чараларына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.