2 декабрь көнне Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар узды. Иртәнге сәгать уннар тулып киткәч, Казандагы 59-нчы сайлау участогына Татарстан Президенты да килде. Гадәттәгечә, тавыш бирергә Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән бергә килгән иде. Мәктәп ишегалдында аларны Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Быелгы сайлаулар илнең киләчәге өчен аеруча мөһим булгангамы, мәсәлән, Катанов тыкрыгында урнашкан 6-нчы санлы кадетлар мәктәп-интернатында оештырылган бу сайлау участогына халык ишекләр ачылу белән, иртәнге сәгать 8дән үк агыла башлаган. 9 сәгать 30 минутка бу участокка беркетелгән халыкның инде 15 проценты тавыш бирергә өлгергән. Комиссиядәгеләр мондый хәлнең әле булганы юк иде, ди.
Ял көненә карамастан мәктәп бүген шау-гөр килеп тора: кадетлар сайлауларга килүче абыйлар һәм апалар өчен Актлар залында концерт тәкъдим итте, ә бинаның беренче катында Казанның 3-нче икмәк-күмәч заводы үзендә пешерелгән тәм-томнар сатуны оештырды. Берсеннән-берсе үзенчәлекле итеп бизәлгән чәкчәкләргә, төрле сорттагы оннан пешергән икмәк-күмәчләргә Минтимер Шәймиев белән Сәкинә ханым да сокланмый үтеп китә алмады.
Сайлау залына узгач, тавыш бирергә килгән халыкның күплеген исәпкә алып, Шәймиевләр гаиләсе тиз генә бюллетеньнәр алды да, пәрдә артына узды. Тамгаланган бюллетеньнәрне алар тартмаларга берьюлы салды.
Журналистларның соравына җавап биреп, Минтимер Шәймиев бүген сайлауга яхшы кәеф белән килүен ассызыклады. "2007 елны без барлык социаль-икътисади күрсәткечләр буенча шактый үсеш белән тәмамлыйбыз. Үсеш тулаем төбәк продукты күләменә дә, бюджетны арттырып үтәүгә дә кагыла, - диде ТР Президенты. - Иң куанычлысы - бүгенге сайлауларда халыкның активлык күрсәтүе. Иртәнге сәгать 10га республиканың кайбер районнарында җирле халыкның инде 40 проценты тавыш бирергә килгән. Бу - Дәүләт Думасына узган элеккеге сайлаулардан һәм, хәтта соңгы тапкыр Россия Президентын сайлаганнан да күбрәк. 40 процентны хәзергә Актаныш, Зәй, Чирмешән районнары бирде, Казан да калышмый. Сайлаулар көн азагына кадәр шулай актив барыр дип өметләнәм", - диде Минтимер Шәймиев.
ТР Президенты сүзләренчә, сайлаулар алдыннан республика җитәкчелеге халык белән күп очрашкан, нәтиҗәдә күп кешеләрнең борчу-зарларын ишетергә мөмкинлек булган: "Бар кешене илебезнең киләчәге борчый: алга таба ничек яшәрбез, көнкүрешебездә нинди үзгәрешләр булыр, хәзерге көндә социаль өлкәдә алып барылган эшләр ахырына кадәр җиткерелерме, сәяси-икътисади курс сакланып калырмы? Шундый сорауларны күп бирделәр, - ди Минтимер Шәймиев. - Кайбер мәсьәләләрне, мәсәлән, гомум файдалану урынында электр энергиясе өчен түләү кебек бәхәсле хәлне без халык белән очрашкан чакта ук чиштек. Моннан тыш, планга кертелеп тә, төрле сәбәпләр аркасында төзелеп бетми калган социаль объектларны сафка бастыру өчен дә финанслар мәсьәләсен хәл иттек. Безгә бу очракта быелгы бюджетны арттырып үтәвебез бик зур ярдәм күрсәтте", - дип фикерләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев.